Күләгә (роман)
Күләгә (роман) Фәрит ИМАМОВ 5. Официант өстәлгә ризыклар китереп куеп, бокалларга кыйммәтле коньяк салгач, Вася, тамак кыргалап, тост әйткән булып маташты: – Егетләр, менә инде күпме вакыт бергә эшлибез, шушындый шартларда иркенләп чын күңелдән базарить итеп утырганыбыз да юк. Женя белән без күптән корешлар. Син дә, Марат, үзеңнең тугрылыклы кеше, ышанычлы дус икәнеңне эш-гамәлләрең белән аклап киләсең. Кеше үзенә дә шикләнеп карый торган заманда янәшәдә шундый кореш булу – үзе олы бәхет бит ул. Әйдәгез, бу рюмкаларны киләчәктә дә бер-беребезне аңлап эшләү, тугрылыклы дуслар булу өчен күтәрик. Вася сүзен тәмамлады, тик эчәргә ашыкмады, өстәлдәшләре ягына карап, баш игәндәй итте. Женя исә, авызын күпме булдыра ала, шуның кадәр җәеп, Маратка күз кысты, рюмкасын күтәреп, төбенә кадәр бушатып та куйды. Марат та үз рюмкасын бушатты. Вася исә алар эчеп бетергәч кенә иреннәрен эчемлеккә тидерде, анда да бетереп эчмәде. Ниһаять, кашык-чәнечкеләр телгә килде. Салатлардан авыз иткәч, бокалларны кабат түбәләмә тутырдылар. Инде Женя сүз алды: – Марка, мин үз гомеремдә кайларда гына кемнәр белән генә эшләмәдем, тик синең кебек ышанычлы дусларым булмады, – дип төчеләнде ул. – Менә шуңа да бүген, башка беркемне дә чакырмыйча, үзебез генә узкий кругта утырабыз. Әйдәгез, иркенләп күңел ачыйк әле бер, – дип куйды. Женяның моның ише урында телгә бик үк осталыгы юк икән. Шулай да ырып-ерып чыга алды тагын үзе. Монысында рюмкалардагы коньякны һәр өчесе дә төбенә кадәр эчеп куйды. Затлы эчемлек, тиешле урынга барып җитеп, үзенекен эшли башлады. Егетләрнең күңелләре әкренләп күтәрелә барды, тормыштагы вак мәшәкатьләр акрынлап арткы планга күчте. Күңелләрне алгысытып әрле-бирле йөрүче официант кызның йомры арт саны күзгә чалынды. Күрше өстәл артындагы ярыйсы гына төшереп алган хатын-кызларның чытлыкланып көлүләре дә колак читеннән узмады. Өстәвенә Женя да бераз дан әңгәмәне шул якка борып җибәрде. Иһаһай-миһаһай килеп утыручы шук хатыннар һәм алар янәшәсендә тук айгырлар кебек кешнәүче ыспай ирләр ягына ишарәләде: – Әнә, андыйлар ял итә белә, ичмаса. Без түгел инде. Алар көн саен шушында. Кайчан килмә, шуларны күрәсең. Шу-у улай, акча сикертә ул. Ә безнең соң?... Тегеннән бер тиен, моннан ике тиен, дигәндәй… Шунда Вася да аның сүзләрен элеп алды: – Әле анысын да тартып алмакчылар. Инде кул астыннан биләмәләребезне талый башладылар. Безгә – кукиш. Болай булса, тиздән ресторанга түгел, кара икмәккә дә акча җитмәячәк… Васяның тавышы калтыранып куйгандай булды. Маратның аның мондый мескен халәтен әлегә кадәр күргәне юк иде. Әллә юри генә кылана, әллә чынлап та хәлләре мөшкел инде? Беркөнне генә Закир мастерскоенда үзен ничек иркен һәм батыр тоткан иде. Марат уенча, андый «комок»лардан гомуми казанга акча алай аз керми бит. Ә кергән акчаның барысы да Васяның үз кулында. Тели икән, бөтенесен үз кесәсенә шудыра ала. Һәм шудыра да. Ә монда мескенләнеп утырган була… – Ул тамерланлыларны акылга утыртмыйбыз икән, Вася, алар безне басып алачак. Аннан соң беребезгә дә көн булмаячак. Безне чебеннәр урынына сытачаклар. Моңа юл куярга ярамый, братаннар, – диде Женя, әшнәсенең сүзләрен хуплап. Ә Марат җилнең кайсы якка искәнен һаман аңламый. Хәер, аңларга да теләми иде кебек. Эчелгән коньяк тәэсиреннән тәненең һәр күзәнәге ниндидер рәхәтлек кичерә иде бу минутлар да. Нәкъ шундый чакта баш миенең һич кенә дә дөнья мәшәкатьләре хакында уйлыйсы килми бит ул. Менә ресторан диварларына беркетелгән динамиклардан бию көе агыла башлады. Күрше өстәлдәгеләр арасындагы бер ханымның: «Ох-хо-хо! Белый танец! Дамы приглашают кавалеров», – дигәне ишетелде. Шул сүзне генә көткәндәй, өстәл артында ыгы-зыгы купты. Әнә, берсе янәшәсендәге ирне урындык арасыннан алып чыкты, күкрәкләре белән сылашып, бии дә башлады. Бүтәннәр дә берәм-берәм урыннарыннан кузгалды. Өстәл артында калган бер йомры гәүдәле хатын, үз өлешенә тигән чал чәчле өлкән ир-атны кыстап-кыстап та биергә алып чыга алмагач, Маратлар өстәле янына килде һәм, бик килешле генә итеп, Васяны чакырды. Биергә исәп тотмаган Вася