Чыннан да, салмак кына агылучы көй, люстрадагы лампочкаларның сүрән яктылыгы күңелгә ни...
Чыннан да, салмак кына агылучы көй, люстрадагы лампочкаларның сүрән яктылыгы күңелгә ниндидер тынычлык бирә. Монда вакыт агышы акрынаеп калган шикелле. Әйтерсең залның соры диварлары артында шаулап торучы дөнья бөтенләй юк. Вакыт та, дөнья үзе дә дүрт стена белән чикләнгән кебек тоела. Бирегә килеп эләккәннәрне дөнья мәшәкатьләре борчырлык булмасын өчен шулай эшләнгәндер ул... (Дәвамы бар.)