Күләгә (роман)
Күләгә (роман) Фәрит ИМАМОВ 3. Марат әлегә турыдан-туры аларда катнашмаса да, үзен шуңа әзерләгәннәренә төшенде. * * * Бермәлне Женя Маратка ачыктан-ачык: «Мондый заман да гел туры юлдан гына йөреп булмый, братан, әгәр яшәргә телисең икән, бөтерелергә туры килә», – диде. Ул көнне алар боксына юеш асфальт төсендәге бер «десятка» машинасы кертеп куйганнар иде. Дөресрәге, Марат аны кайчан, кемнәр керткәнен күрмәде дә. Төнлә булгандыр. Чөнки егет иртән эшкә килгәндә, машина анда иде инде. Вася, Женя һәм тагын берничә таныш түгел егет шунда кайнаша. Күренеп тора: бу гадәти ремонтка кертелгән машина түгел. Аның тирәсендә кайнашучы әлеге егетләр дә машинаның хуҗалары булырга охшамаган. Женя аларның берсенә – Косой, икенчесенә Зебра дип дәште. Димәк, алар күптәнге танышлар. Ә машина урланган булырга тиеш. Аның шулай икәнен Марат сизенде. Бу ике егет машинаны урлаганнардыр да, эзләрен яшерү өчен, монда куеп торганнардыр. Озакламый алып китәрләр, дип фикер йөртте үзенчә. Тик машина бокста тагын атнадан артык торды әле. Марат аның двигатель номерын үзгәртүләрен, башка төскә буя уларын һәм яңа документлар әзерләнүен күреп, белеп торды. Шул көннәр эчендә Зебра да, Косой да бүтән күзгә-башка чалынмады. Яңарган машинаны сатып җибәрүче дә Вася үзе булды. «Бәхетле» сатып алучы ГАИда законлы рәсмиләштерелгән машинасына утырып киткәч, Маратка боксны чистартып чыгарырга куштылар. Ә үзләре, арткы бүлмәгә бикләнеп, акча сана дылар, дөресрәге, бүлештеләр булса кирәк. Шул ук Зебра белән Косойга да өлеш чыгармыйча калмаганнардыр. Әлбәттә, Женя белән Вася үзләрен дә рәнҗетмәгәннәрдер. Кемнең кулында, шуның авызында… Маратка да өлеш чыгар микән, анысы билгесез. Бу эшкә әллә ни катнашмады бит. Хәер, кыңгыр эшне күреп тору үзе үк шул эштә катнашу кебегрәк инде. Өлешсез калдырмаслар анысы… Әйе, юраган юш килде. Әнә шул өлешне кесәсенә шудырганда әйтте дә инде Женя, гел туры юлдан гына йөреп булмый, дип. Әле монысы баласы гына, алда тора анасы, дигәндәй, Маратка да гел бокста карта сугып ятарга туры килмәде. Бер кичтә Вася белән Женя, машинага утырып, үзләре белән Маратны да алып, «савым»га чыгып киттеләр. «Гел бокс саклап ятмас бит инде, эшкә өйрәнергә вакыттыр», – диде Женя. Ул көнне алар ны үзәк урам чатында Косой белән тагын ниндидер таза гына егет көтеп тора иде. Аларны да үзләре белән алдылар. Атап барган җирләре студентлар тулай торагының подвалына урнашкан «Мебель» кооперативы икән. Монда абыйлы-энеле ике бәндә, кечерәк кенә цех ачып, агачтан мебель ясау белән шөгыльләнә башлаган. Гади генә эш кораллары, тегеннән-моннан җыеп төзәтелгән иске станоклар. Мондыйлар белән әллә нәрсә майтарып та булмастыр кебек. Тик егетләр, күренеп тора, үзләре тырыш. Кулларыннан да килә икән. Яңарак кына ясалган ике тумбалы өстәл шул хакта сөйли. Вася егетләре үзләрен хуҗаларча тотты. Мондый урыннарда еш булырга туры килә, күрәсең. Косой килеп керүгә үк ишек янәшәсендәге электр рубильнигының тоткычын үзенә тартып куйгач, түрдә эшләгән циркулярка тынып калды. Анда өстенә тузып беткән халат кигән бер ир агач борыслары телә иде. Ул, эшеннән туктап, килеп керүчеләргә төбәлде. Арырак диван кебегрәк әйбер җыеп маташучы өч кеше дә күтәрелеп бу тарафка карады. Вася стена кырыендагы җылылык батареялары янәшәсенә киптерергә куелган урындыкларның берсен үзенә тартыбрак, җәелеп утырды. – Закир, нәрсә, кунакларны каршыламыйсың?... Аның соравына каршы түрдә диван җыеп торучыларның берсе билен турайтып күтәрелде дә Кулак каршына атлады. Кооперативның җитәкчесе Закир шул икән инде. Ул, килеп, күрешергә кулын сузса да, Вася аның сәламен алырга ашыкмады. Шуңа күрә теге эшмәкәрнең кулы һавада асылынып калды. – Закир, син нишләп миңа һаман буш кулыңны сузасың. Андыйлар үзебездә дә бар. Инде буш куллар белән сөйләшә торган вакытлар күптән узды түгелме?... – Соң, егетләр, мине дә аңлагыз. Мантып та җитә алмый быз бит. Әле тегесе, әле монысы акча даулый…