– Тукта, егеткәем, син моннан өч ай элек нәкъ шул сүзләрне әйткән идең түгелме? Күпме к...
– Тукта, егеткәем, син моннан өч ай элек нәкъ шул сүзләрне әйткән идең түгелме? Күпме көтәргә була тагын?... Син, бәлки, беркайчан да мантый алмассың… – Арендага, материалы-чималы өчен түләргә, налогы… Эшләүчеләргә хезмәт хакы бирергә дә калмый бит… Өстәвенә «крыша»га акча сорап җанга тиясез… Бу сүзләргә Вася күркә кебек кабарынды. Ул Закирның якасыннан умырып тотты да үзенә тартты. – Син нәрсә, үләксә. Мине һәрчак шулай алдап котылмак чы буласыңмы? Моннан бер атна элек билгеләнгән сумманы әзерләп куярга кушылган иде. Ә син һаман күзгә төтен җибәрәсең. Болай булса, мин синең бу хәчтерүш мастерскоеңны, ут төртеп, ун минутта көлгә әйләндерәм бит… Шулчак әле яңа гына циркулярка янында торган икенче мужик килеп араларына кермәкче булды. – Барыгыз да акча даулап килә башладыгыз әле, әрәмтамаклар! Акчаны алу өчен башта эшләргә ки… Ләкин ул сүзен әйтеп бетерә алмады, янәшәдә генә торган Косой аңа саллы гына селтәнгән иде, мужик, артка мәтәлеп, киптерергә өеп куелган урындыкларга ауды, «пирамида» җимерелеп, ап-ак агач урындыклар тегенең өстенә ишелде. Закир аңа ярдәмгә ташланды, кабаладан тартып чыгарып, аягына басарга ярдәм итте. Бу Закирның энесе икән. Кызу канлы егетнең авыз-борыныннан кан киткән. Закир аны тынычландырып азапланды. Ә Вася исә, урыныннан да кузгалмыйча, бу хәлне тыныч кына күзәтеп утырды да тагын сүз башлады: – Нәрсә, Закир, егетләреңне безгә каршы күтәрелергә өйрәтеп куйган идеңме әллә? Үзеңне үзең якламакчы буласыңмы? Ха! Барып чыкмас. «Түбә»дән башка син беркем түгел. Мөлкәтеңне яклый да, саклый да алмаячаксың, ахмак. Хәзергә безнең хезмәткә мохтаҗ син. Ә хезмәт өчен түләргә кирәк! Аңладыңмы, адәм актыгы?... Вася, йодрыгын йомарлап, Закирның эченә төртте. Мужик, авыртуга түзә алмыйча, бөгелеп төште. Аннан, чыраен сытып, авырлык белән генә күтәрелде. Күренеп тора: хезмәт белән тәрбияләнгән бу авыл егетләре хәзерге зилзиләле, тынгысыз тормышка ияләнмәгән. Кулларыннан эш килсә дә, мондый «разборка»ларга әзер түгел шул алар. Шуңа күрә Закир тиз йомшарды. Гаепле кыяфәткә кереп: – Егетләр, без «крыша» дип, акча кысып китүчеләр дә күбәйде бит хәзер. Кемнең кем икәнен белмәссең. Килеп керәләр дә, пистолет терәп, акча даулыйлар. Әле узган атнада сезнең белән очрашкач та, өч «текә егет» кереп, без сезнең «крыша», дип, пистолет белән куркытып, акча каерып чыгып китте. Инде тагын сез килеп кердегез. Бездә Әндери казнасы юк бит. Эшләүче егетләр инде ничә ай рәтле акча алганнары юк. Мин монда үзем җитәкче, үзем бухгалтер, үзем үк эшче дә, ничек итеп очын очка ялгарга белмим… – Ха! Авыр, дисең инде, алайса?... – Инде болай да үләргә җитешеп, азапланып кына яшисең, шулай яшәргә дә ирек бирмиләр. Нишләргә кала соң безгә? – Син нәрсә, көчәнмичә генә яшәргә җыенган идеңме әллә? Алай бармый ул дөнья, братуха... Вася, урыныннан торып, яңарак кына ясалган өстәл янына килде. Аны бер әйләнеп чыкты. Агач өслеген сыйпаштыргалады, тумба ишекләрен ачкалап карады. – Моны күпмедән җибәрәсез соң? Закир уйланып торды да: – Күпмедән, дип… Алай төгәл куйган бәясе юк… Барыбер без куйган бәяне бирмиләр. Без кайчак әйберләтә дә алабыз. Ит, бәрәңге, мәсәлән… – Ит әйбәт инде ул… Әле шушы көннәрдә генә кооперативыгызга машина алып куйгансыз икән, дип ишеттем… Вася, бездән берни дә яшереп калдыра алмассың дигәндәй, масаеп егетләр ягына карап куйды. Закир аклангандай сөйләнә башлады: – Әй, аны машина дисәң, хәтере калыр… Төбе череп бет кән, кырык ямаулы иске «каблук» инде. Складтан материалларны йөртергә транспорт кирәк. Читләргә ялынырга туры килә. Ә аларга тагын акча түләргә... Болай, ичмасам, үзебезнеке… – Иске дисең инде?... – Әйтәм бит, срогын күптән тутырган машина дип… – Шулай булса да, машина әле ул… Акчам юк, дисең, ә үзең машина алгансың. Бушка гына бирмәгәннәрдер югыйсә?... – Әле аның ярты бәясе дә түләнмәгән. Калганына мебель ясап бирергә сөйләштек… Менә бу өстәл дә шуңа… Вася өстәлне тагын бер мәртәбә әйләнеп чыкты: – Мин синең машинаңны гына конфисковать итәр идем. Тик без кешенең соңгы әйберсен тартып алырга җыенмыйбыз.