Шунда, гөнаһ шомлыгына каршы, гел уйламаганда, Хафиз мулла Рафат белән Таһир исемнәрен ...
Шунда, гөнаһ шомлыгына каршы, гел уйламаганда, Хафиз мулла Рафат белән Таһир исемнәрен дә телгә алды. Югыйсә, авылдашларыбызның барысының да өлеше керде, дигән иде. Башка берәрсенең исемен атаса соң… Дөрес, ул моны начар ният белән эшләмәде кебек. Яшьләрнең күңелләрен булсын дигәндер инде… – Дин сукмагына яңарак кына килеп кергән яшь кешеләр, Рафат белән Таһир, әле менә соңгы көннәрдә генә үз теләкләре белән мәчетнең эчен бизәп чыгарга алынганнар иде. Баштарак, өлгерербезме, дип икеләнеп торсалар да, вакыт белән хисаплашмыйча, алны-ялны белмичә тырышкач, бу эшне вакытында тәмамладылар. Алланың рәхмәте яусын аларга!... Исемнәре чыккач, җыелып торучы кешеләр алар ягына борылып карады. Рафат, алгарак чыгып, башын игәндәй итте. Марат, киресенчә, башындагы түбәтәен батырыбрак киде дә кешеләр артына елыша төште. Шунда аны Наил Хәкимович та күреп алды. Хәтта берничә мизгелгә карашлары да очрашты кебек. Күрүен күрде, таныды микән? Юктыр, ара ерак, таный алмагандыр, дип, Марат үзен тынычландырырга тырышты. Хафиз мулла, егетнең бу халәтен тартыну дип аңлап булса кирәк, сүзне озынга сузмады, мәчетләр ачуның саваплары турында кыска гына вәгазь укыды. Аннары: – Безгә һәм бездән соң киләчәк буынга шушы күркәм мәчеттә Аллаһыга гыйбадәт кылып, намаз ләззәт-рәхәтлекләрен татырга насыйп әйләсен иде, – дип, чыгышын йомгаклады. Тантана тәмамлангач, кунаклар, мәчет эчен бер тапкыр карап чыккан булсалар да, бөтенесе бергә кабат эчкә үтеп, тагын бер мәртәбә җентекләп карап йөргән булдылар. Марат бу юлы да Наил Хәкимович күзенә чалынырга тырышмады. Кунаклар таралышкач, авыл кешеләре, мәчеткә сыйганы – мәчеттә, сыймаганы – тышта, намаз укыды. * * * Күкташта яңа мәчет һәм мәдрәсә ачу тантанасыннан кайтып, бер-ике көн узгач, Наил Хәкимович зиратка Марат каберенә барырга ниятләде. Моңа ике сәбәп бар иде. Беренчедән, Маратны җирләп, өч-дүрт ай узгач, ул Зәйтүнә янына кереп чыкты. Болай, хәл белергә генә. Күмделәр дә оныттылар, димәсен өченгә генә. Ул фаҗигале, кайгылы көннәрдән соң Маратның өендә кабат бер мәртәбә дә булмады ләбаса ул… Зәйтүнә әле дә эчтән яна-көя. Наил Хәкимовичның хәлләр соравына да: «Аллага шөкер», – дип кенә җавап бирде. Күренеп тора, улы үлү кайгысыннан бик бетерешкән. Шулай да нык булырга тырыша. Сүз иярә сүз чыгып, ана кеше: – Кабер ташы урынында һаман әле күмгәндә кисеп куелган такта башы гына тора. Ручка белән язылган хәрефләре дә уңып беткән. Кабер ташы ясатып куярмын дигән идем. Бик кыйммәт икән. Аннан соң, артыннан юллап йөрүчесе дә юк. Үземнең көчемнән килми, – диде. Наил Хәкимович үзе бу хакта уйлап җиткермәгән икән шул… Тормыш мәшәкатьләре белән барысын да истә тотып буламы ни?! Дөрес, Марат эшләгән предприятие җитәкчелегенә дә бу хакта уйласалар була да бит… Югыйсә Зәйтүнәнең мөмкинлеге юк икәнлеген беләләр. Тик Вася Кулагин моны беркайчан да эшләмәячәк. Маратның исемен телгә дә аласы, аның турында ишетәсе дә килми бугай… Локаль сугыш ветераннары оешмасы да проблеманы хәл итүдә читтә калырга тиеш түгел кебек. Марат бит кайчандыр кайнар ноктада хезмәт иткән кеше. Оешманың рәисе буларак, Наил Хәкимовичка да бу турыдан-туры кагыла. Андый эшләрне элек тә башкарганнары бар югыйсә. Әнә шуларны уйлагач, әфганлылар белән дә киңәшкәч, Наил Хәкимович Марат каберенә таш куюны үз өстенә алды. Ә соңыннан таш ясатуны тулысынча үзе финанслап, үз исеменнән башкарырга кереште. Кабер ташын яз урталарында коеп китерделәр. Аны урнаштыру көне дә билгеләнде. Тик, ни кызганыч, нәкъ шул чакта Наил Хәкимовичка бер-ике атнага командировкага китәргә туры килде. Чарада ул катнаша алмады. Ләкин, аңа карап, кабергә таш кую вакытын кичектермәделәр. Бу эшне әфганлылар үзләре башкарып чыкты. Наил Хәкимович исә, командировкадан кайткач та, зиратка тиз генә килә алмады. Калган эшкә кар ява дигәндәй, көн артыннан көн узды. Вакыты булмады. Дөрес, вакыт булмау сәбәп кенә, анысы. Ә менә Күкташта узган яңа мәчет ачу тантанасында Маратка бик тә охшаган егет күзенә чалынгач, кабергә барып килергә кирәк, дигән уй күңелендә кабат яңарды. Беркөнне базардан