торалар. Шунда үземнең эшкә бара алмавыма төшендем. Авырый ул, дип әйтергә энемне йөгер...
торалар. Шунда үземнең эшкә бара алмавыма төшендем. Авырый ул, дип әйтергә энемне йөгерттем… Бер-ике сәгатьтән соң Рафатларга аянычлы хәбәр китерәләр. Эшчеләрне илтүче машина, текә үрдән төшкән вакытта тормозы тотмыйча, таудан аска тәгәрәгән. Шофёр һәм Габбас абый шунда ук үлгән. Калган өч кеше авыр яраланган… – Минем беркайчан да эштән калганым булмады. Ә ул көнне… Хәзер инде үзем дә аңлатып бирә алмыйм… Әйтерсең кемдер мине шул фаҗигадән саклап калу өчен тырышты. Минем элегрәк тә андый хәлләр турында ишеткәнем булды. Саклаучы фәрештәсе кешегә шундый фаҗигаләрне алдан белгертергә тырыша, дип сөйләгәннәре дә бар иде. Үзем белән шундый хәл булгач, озак уйландым. Моның тикмәгә генә түгел, ниндидер хикмәте барлыгын күңелем белән тоя башладым. Бабам мәрхүм әйткәндәй, күңеле изгелектә булганнарны Алла саклый икән ул, – дип сүзен дәвам итте Рафат. Шул хәлләрдән соң Рафат тартуын да ташлый, эчми дә. Сәламәт яшәү рәвешенә күчә. Кешеләрне рәнҗетүдән курка башлый. Әнә шулай итеп еллар уза. Һәм менә бервакыт Рафатка Хафиз мулланың вәгазен тыңларга туры килә. Ул чакта ничектер дини бәйрәмнәрнең берсендә мәчеткә болай гына кергән була. Башта вәгазьгә артык күңел бирмәсә дә, бераздан ул: «Карале, имам-хатыйб дөресен сөйли бит», – дип уйлап куя. Чыннан да, әлегә кадәр күңеленә тынгылык бирмәгән сорауларга җавап таба ул вәгазьләрдән. – Әнә шуннан соң акрынлап мәчеткә йөри башладым. Бер гадәткә кергәч, хәзер аерыласы да килми. Авылда намазга йөрүче яшьләр юк диярлек. Шунлыктан кайберәүләр сәерсенебрәк карый. Ә икенчеләре, киресенчә, хуплап тора. Менә бит ул ничек: хәзер авылда эчкече яшьләр шактый. Вакытын да табалар, акчасын да. Аларга сәерсенмиләр ләбаса. Ә намазга йөргәннәргә сәерсенәләр. Гаҗәп инде бу кеше дигәнең: яхшысы аңа сәер кебек, ә начары – гадәти нәрсә. Ә минем аңа исем китми. Әйдә, кем ничек тели, шулай уйласын, мин үземчә яши бирәм, – дип, Рафат сүзен тәмамлады… * * * Мәчетне ачу тантанасына авылның яше-карты – барысы да җыелган иде. Бирегә шулай ук матди ярдәм күрсәтүчеләр дә, мәчетне салуга һәрьяклап булышкан район төзелеш оешмасы вәкилләре дә чакырылган. Авыл җитәкчеләре белән беррәттән башкаладан килгән дин әһеле дә басып тора. Кешеләр төркеменә кушылып арырак баскан Марат мәчет янына көйләп куелган микрофон алдында торучы җитәкчеләрне һәм кунакларны күздән кичерде. Алар арасында булган берәү аңа таныш кебек тоелды. Халык күп булып, арттарак торгач, ул кешегә башта игътибар да ителмәгән. Бу район төзелеш тресты начальнигы Наил Хәкимович иде. Марат шунда ук үзеннән алда басып торучы кешеләр артына елышты. Наил Хәкимович аны күрмәде, әлбәттә. Тантана башлангач, башта олырак кунакларга – Казаннан килгән кешеләргә сүз бирелде. Наил Хәкимович та авыл халкын, дин тотучыларны әлеге зур вакыйга белән котлады. – Авылларыбыз яңара, матурлана. Шуның белән бергә күңелләребезгә дә иман нуры иңә. Кешеләр дингә, Аллага тартыла. Бүгенге мәчет ачу тантанасы – моңа ачык мисал. Күп еллар буе совет идеологиясе аңнарыбызны томалап торды, менә хәзер күзләребез ачыла башлады. Ходай рәхмәте. Маратның зиһененнән: «Карале, Наил Хәкимович болай да сөйләшә белә икән», – дигән уй йөгереп узды. Шул «аңнарны томалаган совет идеологиясе» вакытында канат ныгытып, җитәкчелеккә үрмәләгәнлеген онытканмы, әллә юри генә күзгә төтен җибәрәме? Кайчандыр, партия әгъзасы булып йөргәндә, башкачарак сайрагандыр әле. Мондыйлар җил кайсы яктан иссә, шуңа җилкәләрен куя белә. – Инде киләчәктә дини йолаларыбызны шушы матур мәчеттә җиренә җиткереп үтәргә язсын. Аллаһ йорты ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерүдә хезмәт итсен, иншалла, – дип, Наил Хәкимович чыгышын тәмамлады. Ул соңгы сүзләрен әйткәч, кешеләр төркеме арасыннан: «Амин, шулай булсын!» – дигән авазлар ишетелде. Хафиз мулла да чыгыш ясады: – Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин. Газиз дин кардәшләрем, мөхтәрәм авылдашлар! Бу күркәм мәчетебезне төзүгә күпләрегезнең тырышлыгы керде. Аңа үз өлешен кертмәгән авылдашыбыз калмагандыр да, шәт…