Күләгә (роман)
Күләгә (роман) Фәрит ИМАМОВ 16. – Энем, син берәр көнне мәчеткә бар әле. Андагы инсафлыларны күрерсең. Шуннан, бәлкем, җомга намазына да килгәли башларсың. Мин сиңа, авылыбыз яшьләре арасында мәчеткә йөрүчеләр бар, дип әйткән идем бит. Шулар белән аралашырсың. Мәчет ул – Аллаһ йорты. Анда калебне чистарту өчен йөриләр. Көн саен юынгычта бит-кулыңны, атнага бер мәртәбә мунчада тәнеңне юасың бит. Рухыңны да шул рәвешле пакьләндерергә кирәк. Мәчет ул – җанны пакьләү урыны… …Әлеге сөйләшүдән соң берәр атна үттеме-юкмы, Марат җомга көнне, өйлә вакытында, тәвәккәлләп мәчеткә керде. Идәндә намазлыкка тезләрен бөкләп утырган картларның кайберләре ишек ачылган тавышка башларын күтәреп карады, икенчеләре исә, игътибар да итмичә, Хафиз мулланың вәгазен тыңлауларында булды. Ишек тавышына мулла үзе дә сөйләвеннән туктап торды кебек. Юк, аның йөзендә аптырау яисә гаҗәпләнү галәмәте күренмәде. Маратның монда керүен ул бик табигый дип исәпләде бугай, карашын кабат үзен йотлыгып тыңлап утыручы мөэмин-мөселманнарга юнәлтте дә салмак кына сөйләвен дәвам итте: – …Үзенең гаебен хәтерендә тотмаган кеше генә башкаларның гаебен үзенекеннән күбрәк, дип уйлый. Андыйлар кай берәүләргә: «Ул – гөнаһ иясе, бозык», – дип әйтсәләр дә, безнең кайсыбыз гөнаһсыз соң? Үзенең гаебен күреп, шуны төзәтү белән мәшгуль булганлыктан, башкаларның гаепләрен күрергә вакыты булмаган, хаҗәтеннән арткан малын тиешле урыннарга бүләк итеп биргән, сүзенең артканын исә үзендә калдырган, сөннәткә муафыйк рәвештә гамәл кылган, аннан килеп, хәрам эшләр кылмаган кеше генә туры юлда була… Маратка, тегендә барып тезлән, монда килеп утыр, дип урын тәкъдим итүче булмады. Әйтерсең ул – монда көн саен кереп ияләнгән кеше. Шунлыктан егет, идәндә утыручыларны бер кат күздән кичергәч, үзеннән ерак түгел бер кырыйда намазлык өстенә тезләнгән Рафат янына килеп басты. Барысының да намазлык җәймәсенә утырган булуларына ул шунда гына игътибар итте. Ә аның намазлыгы юк. Ярар микән, ярамас микән дигәндәй, бераз аптырап торды да идәнгә тезләнде. Аннары мәчеттәгеләрне тагын бер мәртәбә күздән кичерде. Ләкин аңа игътибар итүче юк иде. Хәтта Хафиз мулла да, исе китмәгәндәй, вәгазь сөйләвендә булды: – …Белегез ки, фани дөньяда яшәү вакыты бик кыскадыр. Аңа таяну – алдану булыр. Андагы шатлык – мәрхәмәтле булу дыр. Шуның өчен, гафу итүчән, кешеләргә авырлык китермәү че бәндә, кешеләр күңеленә якын һәм әманәтле була. Аллаһыдан һәр хәлеңдә дә курык, һичбер эшеңдә дә Аңа буйсынудан чыкма! – Бераздан, вәгазен тәмамлап, Хафиз мулла намазга күчте: – Әгузе билләһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Үә нүнәз зилү минәл-кур’әәни мәә һүүә шифәәәә ә’үү-үә рахмәтүл-лил мүэминиин, үә ләә йәзиидүз-залимиинә иллә хасәәрә… Мулланың бер көйгә укуыннан Марат уйга калды. Бу гарәп сүзләренең мәгънәсен ул бөтенләй аңламый да. Шуны уйлап, мәчеттәге кешеләрдән кыенсынып та куйды. Марат, берникадәр нишләргә белмичә утыргач, башын боргалап, тирә-якны күздән кичерде. Тупас юнылган бүрәнәләрдән эшләнгән мәчет стенасына, кешеләр күп йөрүдән ашалып чокырланган идән сайгакларына күз салды. Үз гомерләрендә нинди гамәлләрнең генә шаһиты булмагандыр болар?! Кайчандыр бу бина клуб хезмәтен үтәгән, диләр. Биредә җырлаганнар-биегәннәрдер, концертлар куйганнардыр, театрлар уйналгандыр, кичәләр булгандыр… Аллаһ йорты, диләр… Кайчандыр шайтан туе булган җир хәзер Аллаһ йорты була аламы икән? Менә Марат күңеле белән, ирексездән үткән гомеренә әйләнеп кайтты. Аның әлегә кадәр бу хакта ныклап уйлаганы юк икән. Яшәлгәне аз да түгел, күп тә түгел. Әнә шул кыска гына гомерендә, яманлыктан башка, кемгә, нинди яхшылык китерде соң? Әнисе мескен, ул кеше булсын дип, алны-ялны белмичә эшләде дә эшләде… Хатыны Люба белән дә әнә ничек килеп чыкты – яшәделәр дә, яшәмәделәр дә кебек. Порхның күкрәгенә пистолет терәгәндә дә кулы калтырамады. Инде килеп, Таһирны?... Аны Марат үтермәде дә бит… Тик кем ышаныр?...