Ә Артём үзе гаепле… Өлгермәгән булса, Марат үзе үлгән булыр иде… Алар инде күптән җир к...
Ә Артём үзе гаепле… Өлгермәгән булса, Марат үзе үлгән булыр иде… Алар инде күптән җир куенында. Марат исән менә. Әле алай гынамы?... Кемнеңдер исеме астында… Башкаларны алдалап… Хафиз мулланы да, сабый баладай самими Гөлназны да алдады… Башкаларны алдарга була, ә менә үзеңне?! Үзеңнән беркая да качып котылып булмый… Кызганыч… Нәфисә дә, әнисе дә… Марат шунда күңеле тулганны тойды. Аның соңгы елларда елаганы юк иде. Гомумән, елауны йомшаклык билгесе дип кабул итә ул. Ә хәзер әнә әйтерсең күзеннән яшьләр үзләре ташырга тора. Ни булды, нигә алай – Марат моны һич аңламый. Ул хәтта бөтен җаны-тәне белән сулкылдап куйды. Тирә-яктагылар ишетте микән? Ишеткәннәрдер… Менә аның күзеннән ташып чыккан бер яшь бөртеге бите буйлап тәгәрәде дә идәнгә тамды… Марат бүтән монда утырырлык хәлдә түгел иде. Ул кинәт кенә урыныннан купты һәм ишеккә томырылды. Урамга чыккач, егет үз-үзен белештермичә йөгерде дә йөгерде. Бары тик авыл башына чыга торган юл чатындагы карт өянкегә җиткәч кенә тукталды. Шуның төбенә чүгәләп утырды. Тыела алмыйча аккан күз яшьләрен туктатырлык түгел иде инде… * * * Максатлары бер булган кешеләр тиз дуслаша, диләр. Чыннан да шулайдыр. Соңгы вакытта Марат белән Рафат та якынайды. Алай, зурдан кубып, максатлары бер диярлек әллә нинди зур гамәлләр кылмасалар да, соңгы көннәрдә күп эшләре уртак булды. Баштарак алар мәчеткә килгән көннәрдә генә очраштыргалыйлар иде. Марат намазга көн саен йөрмәсә дә, әллә нигә бер баргалый. Рафат исә намазларны калдырмаска тырыша. Дөрес, ул да эш кешесе, төрле вакыты була. Бик теләсә дә, мөмкинлек чыкмаган чаклары бар. Рафат гәүдәгә бераз гына тәбәнәгрәк булса да, яшькә Мараттан өлкән. Армиядә булган, акыл утырткан, диләр андыйлар турында. Ул электромонтёр булып эшли. Эшсезлектән вакытын ничек үткәрергә белмәгән чаклары да бар, ә кайвакыт кылны кырыкка ярырдай булып йөрергә туры килә үзенә. Җил-давыллар вакытында электр чыбыклары өзелеп, авыл утсыз калганда, көнне төнгә ялгап эшли. Дөрес, андый чаклар бик сирәк була… Соңгы вакыйгалар Марат белән Рафатның дуслыгын тагын да ныгытты. Якын көннәрдә авылда яңа мәчет ачарга тиешләр иде. Тик менә анда төгәлләнеп җитмәгән эшләр бар. Гыйбадәт йортының эчен бизәүче кирәк. Рафат рәссам икән, ул бу эштә ярдәм итәргә теләк белдерде. «Тик үзем генә вакытында өлгертә алмыйм, ярдәмгә тагын бер кеше кирәк булыр», – дигәч, кайсыдыр: «Ник, әнә Таһир менә дигән рәссам бит», – дип әйтеп куйды. Калганнар да аның сүзен хуплады. Каршы килеп булмый. Марат «әйдә, нәрсә булса шул» дип ризалашты. Алай да: «Минем инде күптән кулыма пумала тотып караганым юк», – дип әйтеп карады. Рафатның, чыннан да, кулыннан килә икән, рәсемнәре яхшы чыга. Бизәкләр, шәмаилләр ясауны ул үз өстенә алды. Ә стена буяу кебек эшләрне Маратка йөкләде. Егет моңа сөенде генә. Шулай булмый соң, кая инде ул аңа бизәкләр төшерү, шәмаилләр ясау! Әле стеналарын тигез, шома итеп буяп чыга алса да ярап куяр… Әнә шулай килешеп эшкә тотындылар. Авыл җитәкчелеге, бизәү эшләре беткәнче дип, Маратны машина-трактор паркыннан мәчеткә күчерде. Рафат та, буш вакыты булган саен, шунда булырга тырыша. Дөрес, ашыгыч эшләре чыгып каядыр киткәндә, ул карандаш белән сызып калдырган урыннарны буяу Маратка кала. Ул, шулай итеп, азмы-күпме бизәкләр төшерергә дә өйрәнә башлады. Тырышсаң, алай авыр да түгел икән. Марат бервакыт, ял итеп утырганда, Рафатның ничек итеп намазга йөри башлавы хакында кызыксынды. Бераз уйланып торганнан соң, дусты сөйләп бирде: – Армиядән кайтып, колхозда эшли башлаган вакыт иде. Габбас абый белән икәү эшлибез. Ул елны авылдан ике-өч чакрым ераклыкта тузган линияләрне алмаштыра башладылар. Эш күп. Безне көн саен иртән колхозның «техпомощь» машинасы эш урынына илтеп куя, кичен барып ала. Комбайнчыларга ашарга йөртүче әбәт вакытында безнең янга да сугылып ашатып чыга… Көннәрдән бер көнне ниндидер саташулы төшләр күреп йокладым. Иртән дә кәефсез генә уяндым. Ниндидер күңелсезлек буласын сизенгәндәй, аяклар эшкә тартмый. Әйтерсең күңелнең кайсыдыр почмагында, эшкә барма, барма, дип әйтеп