Күләгә (роман)
Күләгә (роман) Фәрит ИМАМОВ 14. Марат, сүзләрен раслау өчен, чалбарына кыстырылган күлмәк итәген тартып чыгарды да, кызга корсагындагы ярадан калган җөйне күрсәтте. Чечня сугышында снаряд кыйпылчыгы телеп алган җәрәхәт җөен күргәч, Гөлназ бөтенләй иләсләнде, аһ итте. – Ай, үләм! Бик авырткандыр инде, абый, – диде ул, яра урынын учы белән сыйпап. Аның хәтта күзләренә яшь тә килде сыман. Марат зарлануны кирәк санамады. Бу чынлыкка хилафлык булыр иде. Шуңа күрә тыныч кына: – Авыр инде анысы… Тик түзәрлек… Ә менә якыннарыңны югалту?! И Гөлназ, кайчак йөрәк авыртуы тән авыртуына караганда авыррак була, анысына түзүе читен, – диде ул, Таһир роленә керергә тырышып. Гөлназның кыяфәтенә караганда, бу рольне ул оста башкарып чыкты. Бераздан берни булмагандай: – Ә «тәти» дигән сүз нәрсәне аңлата соң ул? – дип сорады. – Матур, яхшы дигәнне аңлата… Кечкенә балалар сөйләшкәндә, гадәттә, «тәти» диләр. Синең минем әтине «тәти абый» диюең «яхшы абый» дигәнне аңлата. Бәләкәй чакта шулай эндәшергә өйрәткәннәр дә, соңыннан ияләнгәнсең инде… – Тәти… Тәти абый… – дип кабатлады Марат, урыныннан кузгалып. Бүгенге «дәрес» шуның белән тәмам иде. Гомумән, башына берьюлы күп мәгълүмат керү соңгы вакытларда Маратны тиз талчыктыра иде… * * * Хафиз – авыл мәчетенең мулласы. Аларның нәселе электән үк бик динле. Атасы Сәлмәнне, тирә-юньдә танылган гыйлемле кеше булган, дип сөйли өлкәннәр. Ул әле 1917 елгы революциягә кадәр үк мәдрәсәдә белем алып, кайсыдыр мәхәлләдә муллалык иткән. Соңыннан, Октябрь ревоюциясе җиңеп, большевиклар мәчет манараларын җимерә башлагач, аларның бу гамәлләренә бик нык каршы чыккан: «Алланың каргышы төшәр, кайчан да булса моның җәзасын алмый калмассыз», – дигән. Аны, шундый карашлары өчен, Советларга каршы пропаганда алып барды, дип, сөргенгә җибәргәннәр. Сигез ел чит җирләрдә каңгырап йөргәч, туган якларына кайткан. Колхозга эшкә кергән, гаиләсен ныгытып, тынычлап яши башлаган. Дөрес, динне дә ташламаган. Чалма-чапан киеп, мулла булып йөрмәсә дә, намаз укыган, ураза тоткан, балаларында, оныкларында исламга карата ихтирам тәрбияләгән, аларга дини йолаларны өйрәткән. Хафиз да беренче дин гыйлемен атасыннан алган. Дөнья – куласа, бер әйләнә, бер баса, дигән кебек, тормыш бертөрле генә тормый икән. Илдә үзгәртеп корулар башлангач, кайчандыр мәчет манараларын кырып йөргәннәрне, чыннан да, тәнкыйтьләргә тотындылар. Диндарлар хөрмәтле кешеләргә әверелде. Авылдагы иске клубның түбәсенә манара утыртып, мәчет корып куйдылар. Шуннан ерак кына түгел яңасын да сала башладылар. Хафизны мәчеткә мулла итеп билгеләделәр. Совет чорында да динне алга сөргән кеше өчен бу зур сөенеч булды, әлбәттә. Ул җиң сызганып эшкә кереште. Авылда дини йолаларны белеп, җиренә җиткереп үти торган мулла булуына күкташлылар үзләре дә сөенеп бетә алмыйлар. Кайчак аны күрше авыллардан да Коръән ашларына чакырып киләләр… Әнә шулай тыныч кына яшәп ятканда, Хафиз Үзбәкстанда яшәүче бертуган апасының ире белән бергә фаҗигага очрап үлүе турында хәбәр алды. Тик җирләшергә барырга соң иде инде. Элекке Советлар Союзы түгел, Үзбәкстан хәзер чит илләр рәтендә. Авыл кешесе җыенып чыгып, анда барып җиткәнче, шактый вакыт кирәк булыр иде. Шул вакыйгалардан соң күпмедер вакыт узгач, апасының улы Таһир, Күкташка кайтырга телим, дип хәбәр итте. Хафиз шунда ук чакырып хат язды. Әйдә, кайтсын, үз каныбыз бит, читтә каңгырап йөрмәсен, дип уйлады ул. Элегрәк җәйләрен авылга кайтып йөргәнлектән, Таһирның бик тәртипле, инсафлы бала булуын да белә. Хафизның үзен дә бик ярата, Тәти абый, дип кенә тора. Кызы Гөлназ белән дә бик якын, туганнарча мөнәсәбәттә. Монда кайтса, бергә-бергә яшәр идек әле. Тора-бара үз кешебезгә әйләнеп, шушында гаилә корып җибәрер. Көчебездән килгәнчә ярдәм итәрбез, дип, үзенчә фикер йөртте...