– Аның белән нәрсә була инде хәзер? – дип сорап куйды, бүлмәнең алгы чатында аркасы бел...
– Аның белән нәрсә була инде хәзер? – дип сорап куйды, бүлмәнең алгы чатында аркасы белән борылып бала ашатып утырган Аида. – Төгәл генә бернәрсә дә әйтә алмыйм. Тикшерү эшләре бара. Ул кулга алынды. Беренче эш итеп психикасын тикшерәчәкләр. Үз баласын югалткач, башы киткән аның. Ул һәркөнне башка балаларга карарга сез барган поликлиникага йөргән. Ә сезнең коляска нәкъ аның баласыныкы төсле икән. Сезне күргәч, ул бу коляскада аның кызы ята дип ышанган һәм сезнең игътибарны ничек тә читкә юнәлтеп, баланы алып китәргә тырышкан. Кичен Тимур белән Аида фатирында бәйрәм табыны әзерләнде. Әминәне күрергә дип уенчык күтәреп дәү әни-дәү әтиләре килде. Барысы да шат, бәхетле иде. Әминәне кулдан-кулга йөртеп, ярату, назга күмделәр. Кызый чыркылдады, ыгылдап сөйләште, бәхет нуры чәчте. Ул төнне баланы аерым, үзенең кечкенә караватына салмады әтисе белән әнисе. Урталарына алдылар. – Беләсеңме, Тимур, – диде Аида, – минем балама кул сузган кешенең бугазын чәйнәргә әзермен. Әмма теге хатынны бик кызганам мин. Оҗмах исе килеп торган йомшак нәниеңне, менә шушы кадерле җанны бөтенләй югалт инде! – Аиданың күзләренә яшь тулды. – Без ул хатынга ачу сакламыйбыз, тынычлан, Аида. Ә иртәгә бергәләп, безгә Әминәкәйне табарга булышкан ханымга бүләкләр илтеп кайтырбыз. Мин тикшерүчедән адресын алдым. Гаилә акрын гына йокыга талды. Өйгә тынычлык һәм бала исе сеңде. Тынычлык дип... иртәнге алтыларда Әминә әтисе белән әнисен аякка бастырып әйбәтләп елап алды әле. Авызда өченче теш чыгып килә иде. Әминәнең елмаюы моннан соң тагы да нурлырак булачак, димәк!