Йөрәгеңне тыңла (хикәя)
Йөрәгеңне тыңла (хикәя) Лилия ЗАКИРОВА 1. Дусты белән бергәләп чәй эчәргә дип, кибеткә тәмле торт күтәреп кергән Мәдинә, Зиләнең борчулы йөзен күреп, аптырап калды. – Ни булды? – диде ул, өс киемен элгечкә элә-элә. – Берәр усал клиент кыерсытмагандыр бит үзеңне? – Юк, – диде Зилә, авыр сулап. – Миңа синең белән сөйләшергә кирәк, Мәдинә. Мин... Ришат минем кибеттә эшләвемне теләми. Өйдә генә утырырга куша. Соңрак, балабыз туып, азрак үскәч, теләсәм үзенең фирмасына урныштырырга тәкъдим итте. Чыннан да көне буе аяк өстендә эшләү үземә дә кыен соңгы арада. Аннан соң... Акчасы да әллә ни күп керми. Син ачуланма, дустым... Имәндә икән чикләвек. Акча әз керә дип... Кибет ачуларына ике ел вакыт кына үтте бит әле. Эшли-эшли шомарган булырлар иде. Инде эшләре тәмам җайга салынды дигәндә генә... Барысы да шул Ришат аркасында. Бөтен кешедән көнләшеп, чәчәк сыман саклый Зиләне. Мөмкин булса урамга да чыгармас иде. – Ачуланып ни файда, – дип җавап бирде Мәдинә дустына үпкәләвен йөзенә чыгармаска тырышып. – Әйдә чәй эчеп алыйк. Алга таба бу мәсьәләне ничек хәл итәргә икәнлекне уйлашырбыз. – Мин... Бүген Ришатның әти-әнисе кунакка килергә тиеш. Син риза булсаң, өйгә кайтып, тәмле ризыклар пешермәкче идем. Иртәгә барысы хакында да сөйләшербез, яме? – Ярар, иртәгәгә кадәр, алайса, – Мәдинә, дусты белән моңсу гына саубуллашып, уйга калды. *** Зилә белән алар – балачак дуслар. Бер өйдә, бер подъездда үсте кызлар. Әниләре, бер институтта укып, якын ахирәтләргә әверелгәннәр, шуңа ике гаилә бер-берсенә еш кунакка йөри иде. Яшь аермалары бер елга да тулмаган Мәдинә белән Зилә игезәк кызлардай үсте. Бер балалар бакчасына йөрделәр, аннан соң бергә мәктәпкә керделәр, бер парта артында утырдылар. Мәктәпне тәмамлагач, төрле уку йортын сайлады алар. Хыялый Мәдинә гуманитар юнәлешне сайласа, дусты сәүдә буенча белемен тирәнәйтте. Тик икенче курсны тәмамлаганнан соң кызларның тормыш юлы янә бер-берсенә бәйләнде. Арзан гына бәядән интернет сайтыннан киемнәр алып булу мөмкинлеген белеп алган Зилә дустына уртак эш ачарга тәкъдим итте. Озак уйлап тормыйча хыялларын тормышка да ашырды кызлар: менә шушы кечкенә генә кием кибетен ачып җибәрделәр. Башта аренда, товар алу кебек чыгымнарны каплауны әти-әниләре үз өстенә алды. Берничә айдан кибет яхшы гына табыш китерә башлап, кызлар үзләре аларга ярдәм итә башлады. Укуларын читтән торып дәвам иттеләр. Көннәрен бергәләшеп эшләде, кичләрен кино, театрларга йөреп күңел ачты кызлар. Бер-берсеннән башка ярты көн дә яши алмаслар төсле иде. Тик көннәрдән-бер көнне Зилә гашыйк булды. Алар белән танышырга теләүче егетләр элегрәк тә күп иде. Тик бөтен көчләрен уку һәм эшкә юнәлткән кызларда егет кайгысы булмады. Ә Ришат исемле кара күзле сүзгә оста егет Зиләнең тәмам башын әйләндерде. Көннәр буе ниндидер хыял диңгезендә йөзә башлады кыз. Телендә гел Ришат булды. Әле бер тапкыр да егетләр белән очрашканы булмаган Мәдинәнең моңа ачуы чыкты. Һәрвакыт иптәш кызы белән йөргән кыз кичләрен ялгызы өйдә утырды. Дөрес, яшь пар аны һәрвакыт үзе белән күңел ачарга чакыра иде. Тик Мәдинәнең өченче кеше булып аларга комачаулап йөрисе килмәде. Дустының көннәр буе Ришатны мактавына, кичләрен кайларга барулары хакындагы туйдыргыч хикәятләрне дә тыңларга күнеккән иде инде Мәдинә. Яшьләр өйләнеп, Зилә балага узгач та, эшләрен элеккечә дәвам иттеләр дуслар. Инде менә Ришат кыз өчен яңа сынау уйлап тапкан. Юк, ялгызы гына эшләве авыр булачак Мәдинәгә. Соңгы вакытта бу эшеннән тәм дә тапмый башлады. Кибетне ябарга да, тормышында ни дә булса үзгәртергә кирәк. Тиздән алар диплом алачаклар. Сатучы булып эшләү болай да ялыктырды. Диплом алганнан соң Мәдинә башка шәһәргә күченде. Аспирантурага укырга керде. Тырыш кызны үзе укып йөргән институтта эшкә дә чакырдылар. Студентлар белән эшләү бик ошый иде Мәдинәгә. Томышын шулай кискен үзгәртүгә тамчы да үкенмәде. Үзен тулаем эшенә багышлады. Еллар үтүгә карамастан һаман ялгыз булуына да артык кайгырмый башлады. Баштарак Зилә белән һәр көнне диярлек телефоннан шалтыратып хәл белешеп торсалар, соңрак