Шул төнне Назыйм төш күрде. Имеш, кып-кызылдан киенгән малай аңа таба шуыша. Иреннәре: ...
Шул төнне Назыйм төш күрде. Имеш, кып-кызылдан киенгән малай аңа таба шуыша. Иреннәре: «Абый, коткар», – дип пышылдый. Ир аңа таба якынлаша. Кызыл кием дигәне малайның тәненнән саркып чыккан кан икән. Назыйм аны күтәреп алырга тели, тик малай эрегәндәй юкка чыга... Шул урында Назыйм уянып китте... Ирне башында: «Бу люстра тиккә төшмәгән бит инде! Сәпитле сабый каргышы бу», – дигән куркыныч уй йөгереп узды. «Юк, юк, – дип үз-үзен тынычландырырга ашыкты ул. – Бу – бары тик куркыныч төш кенә. Ул хәлләр инде күптән онытылган». Аннан соң... Гаепле булса да, Назыйм малайны юри таптатмады бит. Бу бары тик очраклы хәл. Ир үзе дә – шул күңелсез очракның корбаны... Ике елдан соң Булат белән янә хәвефле хәл булды. Әнисе кер элеп йөргән арада малай яңа гына кайнап чыккан чәйнекне үзенең өстенә аударды. Бу юлы инде курку белән генә чикләнмәде, баланың куллары, корсак тиресе шактый нык пешкән иде. Ике ай дәваланганнан соң янәдән элеккечә уйнап йөрсә дә, сабыйның тәнендәге эзләр гомерлеккә калды. Инде менә хәзер... Хастаханәдә Назыймны елаудан шешенеп беткән килене һәм үзен тыныч тотарга тырышса да, нишләргә белмәүдән гаҗизләнгән улы Фәрит каршылады. Оныкның хәле авыр иде, табиблар төгәл берни дә әйтмәделәр. Назыйм аларның янында утырып торды да, кисәк торып китеп, авылга кайтырга булды. Алдан хәбәр итмичә генә кайтып төшкән улын күреп, әнисе шатлыгыннан елап та алды. Булат турында сөйләп, анасын борчымаска булды, хәл-әхвәлләр сөйләшеп утырдылар. Назыйм ипләп кенә авылдашларын сорашты, яңалыклар белеште. Аннары җавйлап кына сораштыра башлады: Әнкәй, бер елны сабан туе көнне сәпитле кечкенә малайны машина белән бәрдереп үтергәннәр, дип сөйлиләр. Бер танышым шуның гаиләсен эзли. Син белмисеңме аларны? – Күптән булган хәлләрнең кемгә кирәге чыкты әле? Бер ләгънәт төшкересе бәрдереп качкан, дип сөйләделәр шул. Тик ул малай үлмәде, улым. Күрше авыл Сабираның оныгы ул. Кызы белән кияве юл һәлакатенә очрап үлгәннән соң берьялгызы карап үстерде шуны. Кем эзли соң аларны, улым? Аларның якын туган-тумачалары юк дип беләм. Сабира Җиде чишмә авылына яши. Сабира дип сорасалар, әйтерләр. *** Исән! Малай исән калган! Их, юләр... Шул вакытта ук әнисеннән читләтеп сораган булса, болай гомер буе вөҗдан газабы кичереп яшәмәс иде... Сабира әбиләрнең өен Назыйм тиз эзләп тапты. Кечкенә генә иске йортта яшәп яталар икән. Ишегалдында кош-кортка җим сибеп йөргән карчык, үзенең исемен ишеткәч, кем икәнлеген танырга азаплангандай, бермәл иргә карап торды. Аннары өйгә чакырды, тиз генә чәй табыны хәстәрләп алды. Өстәл артында Назыйм шактый еллар элек сабан туе көнендә килеп чыккан хәлләрнең барысын да карчыкка түкми-чәчми сөйләп бирде. – Сабира апа, мин синең алда да, оныгың Муса каршысында да бик гаепле, – диде ул, карчыкның сүзсез уйга калуын күреп. – Тик, зинһар өчен дип әйтәм, кичерә күрегез! Мине дә аңларга тырышыгыз. Ул вакытта тормышым башланып кына килә иде әле. Улым беренче классны тәмамлаган иде. Мин бит сәпитле теге малайны үлгән дип уйладым. Исән икәнен белсәм, ташлап качмас идем... Их... – Бу дөньяда һәркем үзен кайгырта шул, энем. Тормыш артыннан куып, тимер арбаларыгызга утырасыз да нишләгәнегезне дә белмичә ашкынасыз. Ул вакытта табиблар: «Тагын ярты сәгатькә соңлаган булсагыз, Мусаның гомерен саклап кала алмаган булыр идек», – диделәр. Бәхеткә, шәһәрдән кайтучы автобус шоферы күреп алган да бәбкәчемне бүлнискә илтеп тапшырган. – Гафу ит мине, Сабира апа! – ир куллары белән йөзен каплады. – Гомерем буе үкенеп яшәдем, шул көнне уйлап, яшәвем яшәү булмады! Их, кирегә кайтып, хаталарны төзәтеп булса икән ул... – Мин сиңа ачу сакламыйм, энем, хәзер сүрелдем инде, куркыныч көннәр бик еракта, артта калды бит. Реанимациядә Мусаны аяк очларында саклап утырганда, оныгымны бу хәлгә төшергән кешегә йөрәгем әрнеде, әлбәттә. Тик мин сине каргамадым. Бик озак дәваланырга туры килсә дә, Аллага шөкер, Мусам тулысынча савыкты. Барлык гамәлләребез өчен барыбызга да Аллаһы каршында җавап бирәсе. Телисең икән, Мусаның үзен көтеп тор. Бәлки, аның белән сөйләшү