Аккош мәхәббәте (хикәя)
Аккош мәхәббәте (хикәя) Кәүсәрия ШАФИКОВА Наилә күрше Галимҗан абзыйның җигүле атын сорап алды да, имәнлектә әзерләп куйган коры-сарысын алырга дип китте. Кыш якынлаша бит, өе тузып бара, ягуны күп сорый. Булган утынга иш булсын дип, Наилә берничә көн әрәмәдә чыбык-чабык хәзерләп ятты. Ярдәмче табып булмый инде ансы, аракысы да кыйммәт, әнә бит әле, атны бер «ярты»га дип кенә биреп чыгарды. Пенсия килү белән «ярты» алмый булмый. Бер генә дә түгел әле, кирәге чыгар, дип запаска да алып куясың. Ялгыз кешенең аның!... Ялгыз гынамы соң, сәламәтлеге дә юк бит, икенче группа инвалиды ул. Чәчәк кебек чагында, кияүгә чыгып өч кенә ай яшәгәннәр иде, күрше авылга йомыш белән барырга чыгып, матай белән каплану Наиләне гарип калдырды. Ире Вәсил исән-имин иде алай. Наилә чаптырып барды атны. Җир суык, туңдыра башлады, тәгәрмәчләр дыңгырдап тора. Хатынның тәнен чымырдау алды. «Әйдә, эшли башлагач җылынырмын әле», – дип уйлады ул. Җиңелчәрәк киенгән шул, калын кием белән хәрәкәт итү авыр, аякның рәте юк бит. Как арбага утырып, рәхәтләнеп кычкырып җырлап барды ул. Имәнлек ерак түгел, чакрым ярым булса булыр ара. Шәрә калган имән әрәмәсен күргәч тә, «Керим әле урманнарга!» – дип сузып җибәрде. Моңы бар Наиләнең, «Син минем сандугачым!» – ди иде Вәсил. Әрәмә буендагы зур булмаган күлгә килеп җитте Наилә, атын туктатып тирә-ягына күз салды. Күл өсте шомлы иде, дулкында тирбәлгән төнбоеклар да юк, таллар да яфраксыз, сандугачсыз торып калган җикән камышлар да бөгелеп төшкән. «Я, Ходай, әллә аккош инде?» Наилә шулай уйлап арбадан төште дә, аксаклый-аксаклый күлгә якын ук барып карады. Яр читендә генә, тәпие дә, очар канаты да имгәнгән аккош утырганын күреп, йөрәге кысылып куйды, күзләренә яшь тулды. «И бичарам, аккошкаем, иптәшләреңнән аерылып калгансың бит, киткәннәр бит, ялгызыңны калдырганнар!» Ул шулай такмаклый-такмаклый аккошны кочагына алды. Коточкыч хәлгә дучар булган аккош читкә тайпылды, ысылдады, хәтта Наиләнең беләкләренә каты гына итеп томшыгы белән төрткәләп тә алды. Үзе дә авыртулар кичергән хатын кошның хәлен аңлады, юк, ул аны орышмады, юатырга, тынычландырырга тырышты. Аккошны калдырып китү мөмкин түгел иде. Болай да әрнеп беткән, хәлсезләнгән ул, ачлыктан өшеп үләчәк бит, я төлке-фәлән авызына эләгәчәк. Кем тырнагынадыр эләгеп, шул хәлгә төшкән ул. Юк, Наилә аны җылы өенә алып кайтачак, ничек шушы ялгызакны авыр язмыш кочагында калдырсын! Кыш килә бит, бозга туңып калсынмы аккош?! Әйе, ул туңарга да риза булгандыр, аккош сөекле парын, җан дустын көтә бит! Наилә, коры-сарысына барып тормыйча, аккошны алып, кире авылга борылды. Суык җил исә, кар катыш яңгыр сибәли башлады. Ни дисәң дә, октябрь азагы бит! Наилә аккошны алдына тотып утырып, атны куалады. Күл буеннан кузгалып киткәндә, аккош, күле белән саубуллашкандай, кыйгылдап тавыш бирде. Утын әзерләргә килеп йөргәндә Наилә аккошларны күрә иде. Пар аккошлар иде алар, балалары да бар иде. Киткәннәр шул алары, яралы ана аккошны ялгыз калдырып, җылы якка очканнар. «Мин сезне көтәрмен, очыгыз көньякка! Хәлем аруланса, бәлки әле сезнең юлдан күтәрелеп тә очармын. Барыгыз. Бар, минем өчен борчылмагыз, исән очрашуыбызга ышанам!» – дигәндер авыртуларга чак түзеп торган аккош. Саубуллашу авыр булгандыр берсен-берсе өзелеп сөйгән аккошларга, күз яшьләре түгелгәндер. Аккош мәхәббәте иң саф, иң зур мәхәббәт, диләр бит, ничекләр түзде икән? Ана аккош яраланып күлдә калган, ата аккош балалары белән очып киткән. Наиләгә бик авыр булып китте, аккошны күкрәгенә кочып үкси-үкси: – Әй, мәхлуккаем, аерылып калулары бигрәк читен булгандыр. Җан дускаең яз җитү белән яныңа кайтырмын, дип вәгъдә бирдеме соң? «Китмим, ялгызыңны калдырмыйм, синсез яши алмыйм мин!» – дидеме, әллә бәгырькәеңне телгәләп: «Китәм инде, юлларыбыз аерыла, мине көтмә», дидеме? – дип өзгәләнеп сөйләнде хатын.