Наиләнең гарип булып калачагын белгәч, Вәсилнең кәефе үзгәрде. Күпкә түзмәде ул: «Син б...
Наиләнең гарип булып калачагын белгәч, Вәсилнең кәефе үзгәрде. Күпкә түзмәде ул: «Син болай булгач, бергә яшәп булмас инде, мине ачуланма, рәнҗемә, юллар аерыла!» – диде беркөнне эчеп кайткач. Наиләнең кояшын кара болыт каплады. Юк, ул: «Ташлама!» – дип ялвармады, яшь аралаш елмаерга тырышты: «Ачуланмыйм, Вәсил, үзем дә белеп торам, безнең тормыш юлы аерыла, сәламәтлегем әйбәт түгел. Мин әни янына кайтам, син башка берәүгә өйлән. Тик үтенеп сорыйм, авылда калма, читкә кит!» – диде. «Миндә аккош мәхәббәте, ышан миңа!» – ди иде Вәсил Наиләне үзенең кәләше итәргә йөргәндә. Мәхәббәткә тап төшергән ул бу сүзе белән. Дөрес әйтмәгән ич, мәхәббәте аккош мәхәббәтенә тиң булса, гарип калдың дип, ташлап китәр идеме?! Тукта, ни уйлый Наилә, менә ич, аның алдында ялгыз калган аккош, әллә аккошлар мәхәббәте дә вакланып, тапланып беткәнме?! Бозлар эреп, күл ачылгач кайтырмы ата аккош? Наилә дә Вәсилне көтте. Аягына басып йөри башлады, авыру әнисен тәрбияләде. Бергәләп ун ел яшәгәч, әнисе дөнья куйды. Наилә берүзе торып калды. Көченә күрә мал тотты, кош-корт үстерде. Әле дә савым кәҗәсе бар, ишегалды тулы чебеш, үрдәк. Печән, утынны әзерне генә сатып ала, анысын әзерләү җиңел түгел. Ярый әле кул эшенә оста, бәйли дә, тегә дә – акча эшли. Күңелкәе аккош күленең көмеш суы кебек саф Наиләнең, бозык юлга кермәде ул – ишек шакучылар булды, ачмады. Вәсилгә булган мәхәббәте саф калды. Җылы мал өендә яшәде аккош, алдындагы савытта туралган ипи, бөртекле ашлык өзелмәде. Бер ай тәрбия күргәч, тәмам савыкты ул, канатларын кагына башлады. «Ашатып симерткәнсең инде, суй да аша!» диючеләр дә булды, Наилә аларга: «Ач булсагыз, әнә, мине сөтсез калдырып, кәҗәмне алып чыгып суегыз!» – диде. Кешеләрнең пычрак күңеллеләре дә бар шул, аккошларның муенын боручылар азмы?! Буранлы кыш үтеп, яз җитте. Аккошны күлгә илтергә вакыт. Дусты белән аерыласы килмәсә дә, Наилә Галимҗан күршесеннән ат алып, аккошны капчыкка салып, башын гына чыгарып бәйләде дә күлгә илтә китте. Әй, ямьле чак, талларда бөре бүртә, җилдә умырзая чәчәкләре тибрәлә. Күлдә әле тынлык, аккош җан дустын үзләренең бәхетле күлләрендә каршыласын, дип уйлады Наилә. Аккошның пары килде. Наилә аларның шатлыклы каңгылдашып оя яңартуларын күреп, түзмәде, елап җибәрде. Аккош мәхәббәтенең иң саф мәхәббәт икәненә ничек ышанмассың?! Аккошларның балалары да үз парларын табып, башка күлләрдә оя корадыр. Наиләнең авыры матайда аугач төште шул. Баласы туган булса, ичмасам!...