Карышып кара хуҗа кешегә! Түрәләр сөеклесе, дип, бу юлы иренен кыйшайтып елмайды Саша. ...
Карышып кара хуҗа кешегә! Түрәләр сөеклесе, дип, бу юлы иренен кыйшайтып елмайды Саша. Үртәлдем, әмма үз бәямне белгәнгә күрә, бу кыек елмаюга исем китмәде. Кем соң ул миңа? Егетемме әллә? Елмаючылар тагын да бар ул! 8 Март бәйрәме алдыннан Саша үзе мине эзләп, тулай торакка килде. Йомышы һаман да шул иске йомыш икән: эштән китәргә булыш! Машенька... – Андый кодрәтем юк. – Бар синең кодрәтең. Беләбез. Куенындагы кәккүккә кем каршы килсен! – Нәрсә?! Нәрсә дисең?! – Матурланма. Йоклап йөрисең. Беләбез... Мин кайнап чыктым. Тәмам ярсыдым. Сафлыгын саклау бәрабәренә сөйгән ярын югалткан чык бөртегедәй саф кызга нинди яла ягып маташа бит бу! Бәлки яла ягам дип белмидер дә. Ул бит телгә кергән гайбәт сүзен генә кабатлый. Димәк, минем хакта ямьсез гайбәт сүзләре таралган. Безнең цехта ниндидер хәшәрәт үрмәкүч миңа карата ятьмә үргән! Шулай да булсын, ди. Тик Саша бөркетләр оя кора торган яктан – Кавказдан килгән егет. Кызларның намусын күз карасы кебек саклый белә торган халык баласы минем хактагы мондый гайбәтне ялгыш та әйтергә ярамаганлыгын белергә тиеш иде ләбаса! Чын булса да, ышанмаска тиеш иде ул! Ышана калган очракта да, минем намусымны яклап, юлбарыс кебек сугышырга тиеш иде. Мин бик гарьләндем. Чыннан да гарьлек бит бу. Мин үз-үземне ничек яклый алам? Ничек акланыйм? Гомумән, акланып тору кирәкме соң әле? Сүзнең иң зәһәрен табарга иде бит! Бу егетне бетереп ташларлыгын. Кем соң әле ул миңа гаеп ташларга базган егет? Суыкка ияләшә алмыйм дип зарланган Тау бөркете! Хәчтерүш! Гыйффәтле кыз икәнлегемне акларга тырышып йөрү минем өчен дә түбәнлек бит әле ул. Тик ничек, ничекләр акланыйм соң? Башымда йөз сорау, ә бер җавап юк! Ә Саша килә дә килә. Чәчәк белән дә, бүләк белән дә. «Яратам!» – ди. – Өйләнешик, Машенька! Мин өйгә хат яздым. Әни белән әти юлда инде. Кара син моны. Егет була белә икән бит бу. – Мин бит – Кавказ егете, Машенька! Анда кызлар намусы белән шаярмыйлар. Шул көнне мин әткәй-әнкәй янына кайтып киттем. – Мин кияүгә чыгам. Урыска! Кавказ кешесенә! – дидем. Бу сүзләрем әнкәйгә корт чаккан кебек тәэсир итте: – Әстәгъфирулла! Әстәгъфирулла! Әстәгъфирулла! Сандугач баласыдай үстергән кызымны урыска бирәмме соң! – Әнкәй җен суккандай, бер урында бөтерелә башлады. Котым алынды – юләрләнә бугай дип торам. Аннары мин алып кайткан күчтәнәчләрне алды-куйды, алды-куйды. Кызыл эчле ялтыравык галушны аягына киеп куйды. Салды. Тагын киде. Тәһарәт алырга булса кирәк, комган тотып, ишегалдына чыгып китте. Ә мин идән уртасында гаепле бала сыман кыймылдарга да куркып басып торам. Әнкәй белән берәр нәрсә булыр кебек. Мин белә идем – минем бу хәбәрем карт атам белән анамны аяктан егарга тиеш иде. Үтерергә! Тик аларның иркә кызларын ярату хисе бу юлы да җиңде. Шөкер, әнкәй әйләнеп керде. Ләкин миңа бер сүз дә катмады. Әткәй генә телгә килде: – Анасы, бетеренмә әле. Монда – Татарстанга тиклем килеп чыккан ул бала эш сөя торган егеттер. КамАЗ шундыйларны җыйды. Безнең балабызны яраткан өчен генә аны каһәрләргә ашыкмыйк әле. Мин госпитальдә ятканда, тау халыкларын күрдем. Иманлы халык алар. – Урыста иман бармы? – диде әнкәй. – Алла шәфкатеннән ташламасын! – диде әткәй. – Барыбыз да Ходай бәндәләре. Татар барда хәтәр бар, урыс барда милость бар. – Мәкальнең мондыен ишеткәнем юк иде әле. – «Ләүхелмәхфүз»дә – маңгаеңа язылганы булыр. Язмышың шулдыр. Әткәй бу сүзләрен миңа төбәп әйтте. Иренә каршы әйтергә күнекмәгән әнкәй дә шул сүз белән юашланып калды. «Авылыбызда урыска кияүгә чыккан син беренче булырсың! Ояты да үзеңә булыр!» – дип, миңа фатихасын бирде. Ә мин аларның йөзенә шундый оят китергәнем өчен гомер буе үземне битәрләдем. Юраганнары юш килде. Саша йомшак кеше иде, әткәй-әнкәйгә миһербанлы булып чыкты. (Дәвамы бар.)