– Әйдәгез алайса, кайнар ризык китертик. Йолдызларны буйсындыру безнең хәлдән килми икә...
– Әйдәгез алайса, кайнар ризык китертик. Йолдызларны буйсындыру безнең хәлдән килми икән. – Миңлегөл бушый алмый йөдәгән коньяк шешәсенә ымлап алды. – Бер дә баш бирми утыра... Кызыклар бар әле минем тәрҗемәи хәлемдә. Менә татарчам да начар түгеллеген исбатладым. Әлеге дә баягы шул физиология – гыйффәтем сәбәпче. – Ә минем хикәяткә ялгыш кына килеп кергән Инал исемен кат-кат ишетәсем килә бугай. Әллә ялгышаммы? – Иналмы? Шунда тауларда калды инде ул. Тик аның исеме чыккач, үзем дә сискәнеп киттем. – Нык яшергән серегезнең үзәгенә бастыкмы әллә? *** – Рәшит китте. Үзенең Мәк Чәчәгенә хыянәт итте. Син китте дип, йөрәк әрнемәсен. Яши башлыйм хәзер яңача. Яңа көнне синсез каршылармын, Тик бетмәсен дөнья таңгача... Әнә шулай, хыялымда һаман да әле мине яратучы Рәшит белән шигырь телендә сөйләшеп йөрим. Һаман да шул «Мәк чәчәге»н җырлап йөри торган булып калдым. Минем өчен җыр гына түгел, үкенеч гимны ул. Күңелдә – боз, йөрәктә – ут. Әле ашкынам, әле боегып калам. Ничек яшәп китәремне дә белмим. Мин бит моңа кадәр яратып – көтеп, сагынып, өметләнеп яши идем. Фәкать шулай гына яши белә идем. Ә хәзер ташу киткәндә, атауда ятып калган боз кебек мин. Ташуларга кушылып, елга иңләп ага алмыйм. Эреп бетеп, юк булганчы – әбиләр әйтмешли, кыямәткә кадәр кирәксезмен, ялгызмын. Мондый хисне татып караганнар бу дөньяда мин генә түгелдер инде ул. Ләкин һәр кеше үзе генә дип уйлый. Акыл бит ул соңлап килә. Инде кирәге калмагач... Тып итеп көзге каршына килеп басам. Аннан миңа томрап торган саф кыз карап тора. Көзгедә чагылган Миңлегөл миңа тереклек көче бирә: син чибәр, син яшь, сине бик күпләр сокланып күзли. Тот та арадан берсен сайлап ярат! Мәхәббәтнең беренчесе генә була. Соңгысы булмый аның. Ярат, ярат! Шул көннәрдә «КамАЗ»га Грозный нефть техникумын тәмамлап, бер төркем егетләр килеп төште. Завод Бөтенсоюз комсомол төзелеше бит. Әллә кайлардан, әллә кемнәр килә. Бу егетләр мин табельгә беркетелгән цехта эшли башладылар. Цехтагы таныш кызлар мине кыстыйлар: «Миңлегөл, утырма шул кетәклек кебек кадрлар бүлегендә. Безнең арада йөр». Үзем дә кызыгам. Чөнки цехта комсомол эше гөрләп тора. Миндә яшьлек дәрте дә, дәрман да җитәрлек. Грозныйдан килгән егетләр дә килеп кушылгач, цехтагы кызларның йөрәк яңалыклары, серләре диюем, гүпчим күбәйде. Цехка клубка килгән кебек ашкынып киләләр. Егетләрнең берсе мине укка алды, ахрысы.. Мин цехта күренгәндә, кесәмә шоколад салу җаен таба. Сөйләшми үзе, елмая гына. Гел шулай. Бер көнне цехтагылар үзләре мине эзләп килгәннәр. – Миңлегөл, сиңа йомыш бар. Бурычың да әле ул синең. Безнең Кавказ егетләре эшкә йөрми башладылар. Син сәбәбен белеп кайт. Бу бит саботаж! Кадрлар бүлеге инспекторын да моның өчен мактамаслар. Эшеңнән үк кумасалар әле... – Мин соң нишли алам? Йә, ярый. Алар яшәгән тулай торакка барырмын да, ди. Мәгәр үзем генә бармыйм. Алай да киттем. Үзем генә. Килсәм, ишек артында музыка! Шакыйм шакыйм – ишетүче юк. Ачтылар тагы. Ике егет ашарга пешереп йөри. Берсе, душтан гына чыккан, ахрысы – плавкидан гына. Мин оялдым да ишекне яптым. Минем кесәгә шоколад сала торган егет үзе минем янга чыкты. Саша Касаткин бу юлы елмаймый. Тәрәзә төбенә барып утырдык. Кулы ялгыш кына янбашыма тиеп китте: ток суктымы дип торам. Бөтен тәнем тетрәнеп куйды. – Китәбез без, Машенька. Мондагы салкыннарга ияләшә алмыйбыз. Җылы киемнәребез дә юк. – Ничек инде? Сез бит комсомол путёвкасы белән килгән яшь белгечләр. Өч ел эшләү мәҗбүри сезгә! – Булыш син безгә, Машенька. Эштән азат ителү җаен табарга булыш. Машенька... – Минем андый хокукларым юк. Булдыра алмам, – дидем, кыюсыз гына. – Китмәгез, Саша! – Алайса, үзең дә цехка күч. Күчтем. Баш инженер бәйләнә иде. Аннан качып күчтем. Машиналар җыю цехында конвейерлар туктатылмый. Шуңа күрә эш дүрт сменалы. Дүрт көн эшләүгә завод директоры мине цехта күреп алды: – Студенточка монда нишләп йөри? Марш моннан. Миңа секретарь кыз кирәк!