Мәк чәчәге (бәян)
Мәк чәчәге (бәян) Асия ЮНЫСОВА 3. Ачулансалар, кире уйлый ала идем әле. Әмма... Әткәй белән әнкәй ак сәке өстенә намазлыкларын җәеп, икәүләшеп намаз укыдылар. Аннары сәке читенә утырып, киңәш-табыш кордылар: – Кызым, кияүгә әйт. Никахны атнакич укытырбыз. Шул көнне үк әнкәй олы кызын – түткәйне чакырып кайтарды. Бергәләп, төш пешерергә керештеләр. Бал белән катырып, вак конфетлар белән бизәп, туй чәкчәге өйделәр. Күп итеп токмач кистеләр. Әткәй бүлтерек сарык бәрәнен чалды. Хәлләренә күрә сый әзерләнде. Никахка Сашаныкылар килеп җитте. Папа Чаллыда калды. Мама авылга ук килде. Бик сәерсенеп, каранып йөрде: «Как будто я здесь бывала. Когда-то, давным давно. Как называется эта деревня? Какое чистое село! Всё белым-бело. – Тугай называют наше село. А зимой везде белым-бело! У нас любят жить по-белому, – диде чая тутам. – Аның сүзләре «без чиста торабыз» кебек ишетелде. – Да-да. Я знаю. А всё-таки странно. Будто бы мое детство здесь прошло. Сәерлекләр тагын да булды әле. Бу юлы әнкәй сәерләнде. Мулла бабай тиз-тиз генә рәвешен китереп, никах догасын укып китте. Саша үзен чат татар кияве кебек тотты. «Риза булып алдыңмы?»га да, кызара төшеп, «да да, алдым», – дип, оста гына җавап бирде. Никахка чакырылган күрше-тирә таралышкач, якын кардәшләр белән тагын чәй яңартып алдык. Әнкәйнең күзе һаман кодагыеның йөзегендә. Мама баллы чәкчәккә үрелгәндә, йөзеген махсус күрсәткәндәй, бармагын бераз сузыбрак тота: янәмәсе, рәхәтләнеп карагыз әнием ядкаре булган бу йөзекне! Әнкәй карый, бик тә карый. Әмма сүз башлап сөйләшергә урысчасы җитеп җитми. – Тугайда бывал говоришь. Тут у нас детдом был. Я там санитаркой работал. Там ты была. Маленькая. Тебе пять лет было. У тебя была мешочек. А там лежал это йөзек. Рисунок помню. На молнию охшаган. Тебя Рәйсә зовут. Мама твой панна была. Бомбежкада погибла. Уф ерып чыктым бугай, балалар! – Мама тетрәнеп калган иде. – Менә бит язмыш дигәнең сине кабат безгә китергән. Итәгемдә үстергән идем. Инде кодагыем булдың! Хикмәтле синең ул йөзегең. Язмыш ясый торган йөзек ул. Шуңа күрә анаң аны, югалта күрмәсен балам, дип, танышларына әйтеп куйган да. Балаларны озата кайткан хатын безгә сөйләде. Сакладык йөзегеңне. Киткәндә, әйберләрең арасына төреп җибәрдек. Син дә саклагансың. – Инде әнкәй, русчасын ташлап, тугайчага күчеп бетте. Мама да аны аңлый кебек. Икесе дә елыйлар. Аннары без дә кушылып елый башладык. Минем язмышымны эзләп килгән хикмәтле йөзек турындагы хикәятне озак сөйләде авыл. Ә мама югалган тарихындагы бер ак тапның бетүеннән тәмам әсәрләнде. Үзе исән чагында миңа бер хикмәткә карагандай карады каенанам. *** Без Сашаның туган көнендә язылыштык. Туй ясамадык. Соңыннан кеше аркылы белдем, Сашаның йөргән кызы калган икән. Миңа әйтмичә генә, Кама Аланына барып, ул кыз белән хушлашып кайткан. Шулай итеп, мин дә берәүнең бәхетен кистем. Әллә берәүнекен, әллә үземнекен... *** Яшәп киттек. Бер елдан соң улыбыз туды. Аңа мин Азат дип исем куштым. Улым туган елларда без – татарлар, «азатлык» алачагыбызга инанып, шул шигарь белән яши идек: Азатлык! Азат! Саша минем бер гамәлемә дә каршы килә торган кеше түгел иде. Хәзер без Касаткиннар гаиләсе. Гаилә башлыгы тагын иске сүзне кузгатты: – Китәбез! Мин дә күндәм ир хатыны хәзер. Киттек Грозныйга. Әле бу шәһәрнең тыныч, бай, ямьле, төзек вакыты. Урамнарда шәп машиналар гына йөри. Каената белән каенана янында тату гына яшәп киттек. Әмма мине башта яратмадылар бугай. Бугай дими дә булмый. Яратмау телгә чыкмады, әмма серле татаркадан сагаю бар иде. Гәрчә Тугай кызы булуым мама өчен сандыкта кадерләп сакланган сөлге сыман кадерле иде. Еллар үткәч, яратуларын яшермәделәр: «Безнең өчен синнән дә кадерле килен юк!» – дигән сүзне ишеттем мин. Аңынчы әле яшисе бар. Каенсеңлем Галина миңа бик тиз якынайды. Хәзер дә мөнәсәбәтләребез бик җылы. Каенанам картлыгын минем белән үткәрергә җыенган иде. Өлгерә алмый калды. Гөлчәчәкләргә күмелгән Усалкалага – Грозныйга бөтенләйгә дип килгән идем. Әткәй белән әнкәйнең йөрәге өзелгәндер инде. Бер атнадан җирси башладым. Бер