– Кияүгә китешләр, бәби табышлар турында сөйләшеп утыру була инде ул, – дип әйтеп әйтәм...
– Кияүгә китешләр, бәби табышлар турында сөйләшеп утыру була инде ул, – дип әйтеп әйтәм икән. Бу, имеш тә, мин әйткән сүзләрне бер мәзәк итеп искә алулары гына булгандыр. Үзем бер дә хәтерләмим. Сүзләрнең зиһенемә сеңеп калганнары да бар. «Кыз бала үзен сакласын инде ул. Югыйсә ишектән кергәндә дә, чыкканда да, башына тукмак төшә ул мескеннең. Нинди тукмак турында сөйләгәннәрен бераз исәя төшкәч, күп ишетә торгач төшенә башладым. Кыз баланың иң затлы бирнәсе – гыйффәте! Кызлыгын югалткан бичараларның бәхетсез язмышы турында да хикәятләр сөйләнелә иде кич утырган заманнарда. «Ишетсен колагың!» «Башыңны сакла!» «Уяу йөр, алдана күрмә!» кебек кисәтүле сүзләр теш арасыннан чыкмый. Юк! Оятыңнан кая качарга белмәс идең. Үсмер чакта андый сүзне ишетү түгел, бәлки кинаяләп әйтү дә намусыңны рәнҗетү кебек яңгырый. Гаепләп түгел, бәлки кисәтеп әйтелгән йогышсыз сүз дә мәсхәрә кебек ишетелә бит ул. Кыз балалар арасында «профилактика» үткәрү өчен сәбәпләр булып торган икән шул авылда. Хәдичә атлы күрше кызы, әнә, читкә китәргә йөри икән. Алданган мескенем. Егете алмаган. Читкә китми хәле юк бәгырькәйнең. Калым түләргә хәленнән килмәгән үзбәк егетләренә хәзинә инде безнең уңган-булган чибәр татар кызлары. Ахирәт әбиләрдән ишеткәннәрем мине кул-тел тидергесез тәүфикъ иясе итеп бетергән иде инде. «Үзбәккә кияүгә чыккан икән Хәдичә. Болай бер дә зарланмый икән иреннән. Тик менә үзбәк кияүнең генә кайтып күренгәне юк. Кыз баланың бәхете иреннән инде аның. Төшкән җирендә таш булсын, кана!» Дус кызымның үзбәк җизнәсен минем дә күреп калганым булды. Хәйләкәр дә, мут та бугай ул Үзбәк җизни. « Хәдичә бик сагына», – дип, берзаман пылт итеп үзе генә кайтып төште бу. Күрдек җизнине. Тик аңламадык. Ул кайтканга карап, Хәдичә апаның сагынуы ничек басыла торгандыр. Мин үзем кияү дип, чит-ят җирләргә китүгә каршы. Авылдан да китмәм әле. Инде җитеп киләм. Кичке уенга да чыкканым бар. Егетләр әле мине күрмиләр. Югары Очның Гадиләсе авыл чибәре санала. Менә ичмасам, Гадиләнең хәлләре мөшкел. Клубтан бер генә тапкыр да рәхәтләнеп кайта алганы юк. Гел артыннан бастырып куып киләләр. Ничек качып өлгерә торгандыр? Акыллы да, матур да кыз ул үзе. Миннән өч яшькә генә олырак. Ялыктырмадыммы әле? Ни дип сөйли торгандырмын инде мин бу әбекәйләр сабакларын. Күрәсең, үзем дә шул карчык-корчыкларны сагынамдыр. Юк бит инде алар хәзер. Югыйсә тагын бер балачагыма кайтып, итәкләренә башымны салып, агач тарак белән чәчләремне тараттырыр, лыбыр-лыбыр сөйләшкәннәренә оеп ятар идем. Юк шул инде. Үткәннәргә кайтыр юл юк. – Минем сезне тыңлаудан туйганым юк. Әгәренки, сез арып киткән булсагыз, сөйләшүне башка вакытка кичектерә алабыз. Минем вакытым иркен. Күбрәк үз алдыма, ягъни өйдә эшлим. – Бәлки шулай килешербез дә. Әле мин җылынып җитмәдем бугай. Ашыкмасагыз, тагын бераз серләшик әле... Миңлегөл ханым, коньягын ирененә тидереп кенә алды да, бәллүр чәркәне кире өстәлгә куеп, өзелгән сүзне дәвам итте: – Бер көнне авыл өстеннән эт кояшы шуып үткән кебек кенә ямьсез хәбәр таралды: «Гадилә читкә киткән!» Кыз хакында авыл бер яман сүз чыгармады. Кара төндә коточкыч вәхшилек кылынган. Кызның әнисе Фәрхинур түтәй сарык фермасында төнге каравылда булган. Битенә оек кигән берәү тәрәзәдән төшкән... Моны белүче дә, күрүче дә булган. Әмма кызга гайбәт йокмады. Авыл моны үз өстенә килгән бәла итеп кабул итте. Бәла иде бу. Бәла! Ник китте Гадилә авылдан? Мин шушы хакта гел уйланып йөрдем. Кызның гаебе юк бит. Ул бит вәхшәт корбаны! Кызлык пәрдәсенең бөтенлеге янәшәсендә кызның үзенең әхлакый пакьлеге, намусы берни дә тормый микәнни? Кеше кулын, аягын да өздерә. Аңа карап, кирәкле, кадерле кеше булудан туктамый. Бәхетсезлек очрагы бит бу! Гадиләнең читкә чыгып китүен табигый адым кебек санаулары да вәхшилек! Әйе, Гадиләне аңлыйм мин. Ул гарьләнгән, үртәлгән, аңа бик тә оят булган. Үз авылында шундый кеше яшәгәненә әрнегән ул. Шуңа күрә Гадилә авылдашлары арасында яшәп калырга теләмәгән. Яши алмаган! Ярый әле үзенә үзе кул салмаган. Андый хәлләр дә була икән... Яшьлек сукмагыма мин әнә