Мәк чәчәге (бәян)
Мәк чәчәге (бәян) Асия ЮНЫСОВА 6. *** – Минем улларым үсеп җитүгә әфган сугышы тукталды дип сөенеп кенә йөргән чакта чечен сугышы башланып китте. Шөкер, олы улым Азатны комиссовать иттеләр. Күзлек кия ул, балачактан. Югары уку йортына да кереп куйды. Ул арада Ичкериядәге «беренче сугыш» дигәннәре дә тынды. Әмма ул сугыш уллары булган аналар йөрәгенә кара кан булып укмашып калды. Матбугаттагы җан өшеткеч язмалар, бөркәүле япмаларны ачтырып, югалган улларын эзләүче аналар хәсрәте бөтен илне басты. Бу ачы хәсрәт берәүне дә тыныч яшәтмәде. Тыныч заманда, үз илеңдәге сугыш бит бу! Дөреслекне эзләп йөреп тә табып булмый торган чорга кердек. Ә минем икенче улым Халит армия хезмәтенә яраклы дип табылды. Югыйсә ябык кына бала иде инде ул. Яраклы дип табылды да солдат шинеле дә киде. Вагоннарга төяп алып та киттеләр. Ярый әле, Кавказ тарафына түгел, Оренбург ягына дип юанып калдым. Солдат аналары берләштек. Һәр дислокацияне белеп кенә торабыз. Үткенрәк аналар балаларын йолып калу хәстәренә кереште. Чөнки Оренбургтан яшь солдатларны менә-менә бүтән юнәлештә алып китәселәр дигән хәбәрләр иреште. «Кая әле аларга, хәрби ант кабул итмәгән килеш. Мылтык тотарга өйрәнәселәре бар», – оптимистлар шулай фараз кыла. Мин язмышына ни язгандыр бит, дип, һаман әле Халитемнең бәхетле йолдызына өмет баглыйм. Язмышның барлыгына ныгытып ышандырып куйган бер вакыйга, дөресрәге фаҗига булды. Өлкән улымның сыйныфташы шулай ук Оренбургта тупланып, гаскәрләргә китәсе иде. Бу егет баруга лазаретка эләккән. Калган яшь солдатларны вагоннарга төяп алып киткәндә, аны онытып калдырганнар. Бу бәгырь, лазареттан чыккач, буш казармаларда исәнгерәп йөргән-йөргән дә өенә кайтып киткән. Беркем тоткарламаган, беркем туктатмаган. Бернинди гаепле гамәл кылмаган бит инде бу. Уллары үз аягы белән кайтып кергәнгә сөенгән ата-ана Илшатны яшергәннәр. Ул иптәшләре армиядән урап кайтканчы өйдән чыкмыйча яшәгән. Аның белән армиягә киткәннәр кайткач, алар белән күрешергә барган, әлбәттә. Аның шулай «качып калуын» мәзәк күреп көлешкәннәр. Әмма гаепләмәгәннәр. Ул вакытта качып калу хәйләсен күпләр корып карады. Тыныч заманда яу кырында кемнең үләсе килсен?! Әлбәттә, сугыш батырларны да барлады. Ләкин гомер – исән калу иң зур бүләк ләбаса! Гимнастёркаларын салып аткан иптәшләре су коенганда, Илшат та аяк бармагы белән генә суны, яр читен капшап караган. Шунда, гөнаһ шомлыгына каршы, егетнең аягы таеп киткән. Яр буе булса да, су тирән икән. Егетнең су төбенә киткәнен абайламый калганнар. – Миңлегөл, улым үлде бит! Суга батып! – дип, Мансура шалтыраткач, аңышмый торам. – Кайда, Ичкериядәме? – дим. – Армиядән калган иде бит ул! Өйдә, тик яткан җирдән, – ди әнкәсе. – Язмышның шуклыгына, әллә аяусызлыгына димме, хәйраннар калдым. Сиңа язганы барыбер алдыңа килә икән. Суга батасың булса, ләгәнгә төшеп үләрсең кебегрәк гыйбарә дә бар бит, гөнаһ шомлыгына каршы! Улым юлдан хат салган: «Без вагонда гына Хәрби ант кабул иттек. Көннәр җылынганнан-җылына бара. Мөгаен, Кавказга якынлашабыздыр». Солдатлар төялгән поезд артыннан ук без дә – тынгысыз солдат аналары да кузгалдык. Аңынчы ук шактый активлашып алдык әле. Мәгълүмат туплыйбыз. Әнә бит Мордовия, Чувашия, Удмуртия үз балаларын алып калган икән. Нигә Татарстан алып калмый? – Бирмим улымны сугышка! – Алып кайтам! – Мәскәүгә барам! – Аналар, берләшик! – дип, көне-төне чабышабыз. Депутатларга бәйләнәбез: «Кайда сезнең, Татарстан уллары Татарстанда хезмәт итәргә тиеш, дип язган кануныгыз? Нигә ул көчендә түгел?» Бар белгән ишекләрне шакыйбыз. Мәскәүдәге Солдат аналары комитеты «акыллы» киңәш бирә: «Барыгыз да алып кайтыгыз!» Әллә без кайтуга ук аларны хәрби трибунал хөкем итәчәген белмибезме? Алай да барып алып кайтучылар булды. Аларга чыннан да акыллы киңәш бирүче депутат табылган: «Кайтуга өегезгә түгел, хәрби комиссариатка барып, хак дөресен сөйләгез. Хәрби прокурорга гариза языгыз. Балагызның бүтән гаскәрләрдә хезмәт итүдән баш тартмавын әйтегез», – дип. Ул киңәшне тыңлаучылар булды. Оттылар. Ә мин, әлеге дә баягы, язмыш дип, тагын өч