– Югалттыгызмы мине, Гөлсөяр? Мин үзем дә дөньялардан югалып торгандай булдым. Минем бе...
– Югалттыгызмы мине, Гөлсөяр? Мин үзем дә дөньялардан югалып торгандай булдым. Минем белән гомеренең калган өлешен җитәкләшеп яшәргә җыенган Александр Касаткин көтмәгәндә вафат булып куйды. Йөрәк! Югыйсә чирләшкә түгел иде ул. Яшь хатын бик иркәләп боздымы шунда. Әллә, киресенчә, кадерләп бетермәдеме? Мин хәзер бәхетле булу өметеннән дә мәхрүм. Ярый әле ике улым бар. – Сез, Миңлегөл, гаҗәп тә бәхетле. Олыгаеп барганда, уң ягында – бер улы, сул ягында икенче улы булган анадан да бәхетле кеше юк. – Әле нинди уллар диген! Төп серем дә кече улым язмышына бәйле иде бит минем. Тыңлар булсагыз... Киләсе атнада Казанда йомышым бар. Очраша алырбыз микән? *** – Гөлсөяр! Бер кочак хризантемалар күтәргән Миңлегөл килеп кергәч, җыйнак бүлмәм хуш-искә тулды. Минем туган көнемне каян белде икән соң бу Мәк Чәчәге? Әйтмәгән идем бугай. Балдак үлчәмен дә әйтмәгән идем. Иллә дә үткен ханым булып чыкты бу! Якут кашлы йөзек алып килгән. Атсыз бармагыма тап-таман. Алтын балдакны салгач, бушап калган бармагыма иптәш булды бу йөзек. Тырнакларымны чия төсенә буяп йөри башлармын әле. – Рәхмәт яусын сезгә. Мине зурлаган өчен Аллаһыбыз үзегезне зурласын. Бу юлы күз яшьләрегезне ишек артында калдырып кергәнсездер кебек. Гәрчә хәсрәтегез дә бәләкәй түгел. – Хәсрәтем гомерлек булыр инде ул. Башка парым юк бит. Тик соңгы ике елда кичергән-күргәннәрем мине чыныктырган иде инде. Ай чыныктырды. Әмма җиңеп чыктым. «Чыктык!» дип сөенеп йөри ала торган хәлгә кердем инде мин. Чәеңне әзерлә. Үлән-фәлән салма. Чын чәй тәмен тоеп эчәсем килә. Безнең авылның йөзьяшәр Майбәдәр карчык кебек итеп. Вакытың булса, мин синең башыңа ике елга сузылган хәвеф-хәтәр тулы маҗараларымны сөйләрмен. Теге очрашуда без яшьлек илендә йөргән идек. Бу юлы, классик язучылар язганча, вакыйгалар «20 ел узгач!» булыр. Сез язмышка ышанасызмы ул? – Ышанам да, юк та. – Ә мин ышанам. Ышанганга күрә шул язмыш кортка иләп тә куйды соң мине. Юк, Кортка түгелдер ул! Галиҗәнап патшабикәдер... Шул тиклем дә үзенә буйсындыра белмәс, кодрәтеннән килмәс иде. Ә мин сезгә мәк чәчәге белән бизәлгән чәйнек алып килдем бит әле, йөзеккә өстәп. Төсем итеп тотарсың. Йөзек дигәннән. Мин ул йөзеккә «Язмыш йөзеге» дигән исем куштым да кече улыма бүләк иттем. Тарихлы йөзек гаиләдә калырга тиеш. Халит аны хатынына бүләк итәр. Теге чакны ул йөзектән баш тартып, дөрес эшләгәнсез. Зирәк хатын шул сез! – Нәрсә инде сез дә сез. Күптән сингә күчәргә инде безгә! Иллә дә дөрес эшләгәнсең син дә! Чәйнек шәп! – Мондый гүзәл чәйнек янында рубин кашлы йөзек чүп кенә булып күренә, әйеме? – Юләр! Әллә чәйнегең дә комплимент яратамы? Чәйнең хасиятен беләләр минем өйдә. Рәнҗетмәм бүләгеңне. – Чәең каты, сөтең куе, балың татлы булса, егәрләнеп китә буыннар, ди торган иде минем әни. Ул гел шулай шагыйранә телдә сөйләшергә яратты. Җәл, син аны күрми калдың инде. Әйдә, сүзне чәйдән олы итмик әле. Аннары иркенләп сөйләшербез. – Бәлки әле тагын елашасы булыр... – Кара әле моны. Хәзердән үк кулъяулыгын йомарлап тора. – Их, белмисең шул син... – Сөйләсәң, белермен. (Дәвамы бар.)