Мәдинә гөлкәем (повесть)
Мәдинә гөлкәем (повесть) Сания ГАЛИУЛЛИНА 6. Зәйтүнә шушы бер ай эчендә иренә шундый ияләшеп өлгерә, әйтерсең алар гомер буе бергә яшәгәннәр. Алар бер-берсе күңеленә юлны тиз таба. Бергә үткәргән сихри төннәр, Зәйтүнәнең тырышып пешергән тәмле ризыклары, Шамилнең якын итеп, рәхәт итеп иркәләүләре һәм матур, күңел эретерлек сүзләр икесенең дә зур бәхете иде. Һичшиксез, бу пар корган тормышларына канәгать булып, Аллаһка рәхмәт укып яшәячәкләр. Шамилнең китәр көне дә килеп җитә. Егет хатынын үз янына утырта да пачкасы белән акча суза. Зәйтүнә аптырашта кала: — Миңа нигә шуның кадәр акча? Шамил сүзне ерактан башлый: — Минем синең белән сөйләшәсем килә, Зәйтүнә, акча турында. Мин сиңа акча калдырам. Әйе, безнең авыл күзлегеннән караганда, бу — зур сумма. Үзеңә нәрсә кирәк, нәрсә ошый — ал. Бервакытта да үзеңә кирәк әйбергә акча кызганма. Тагын бер темага сөйләшәсем килә синең белән, бик авыр тема, бик катлаулы тема. Акчаны әҗәткә биреп тору турында. Мин ун ел буе акчалы эштә эшлим. Һәрвакыт акчам бар. Туганнар, дуслар сорап тора башладылар. Бирәм. Түбән оч Гариф абый ияләнде шулай. Сорый — бирәм, азрагын кайтара, күбрәк ала. Минем кайтканны көтеп кенә тора. Миңа әҗәте бик күп җыелды. "Гариф абый, өй җиткерергә җыенам, акча үземә кирәк, бу юлы бирә алмыйм, шушы арада әҗәтеңне да кайтарырсың", — дигән идем, сүгенеп, миңа әллә ниләр әйтеп бетерде. "Мин сиңа шуның чаклы акчаны кайдан алып түләп бетерим, бай кешенең шул булыр инде", — ди. Өч ел үтте инде, алган акчасын бирергә уйламый әле. Галия бар бит әле биш балалы. Минем ерак туган ул. Ауган агач астында калып, ире үлгән иде бит. Мин аңа, кайткан саен, балаларына хәер булыр дип, акча бирә башладым. Ул моңа шундый ияләнде ки, мин кайту белән килә дә җитә. Шулай беркөнне урамда күрдем: "Син бу вакытта фермада булырга тиеш бит, ник эштә түгел?" — дим. — Шамил туган, аларның тиеннәренә эшләп ятмыйм әле. Күбрәк бирерсең инде моннан соң, син барыбер ялгыз, — ди. — Беләсеңме, Галия, мин өй җиткерергә уйладым. Моннан соң сиңа булышып булмас, — дигән идем, нинди генә пычрак сүзләр ишетмәдем! Хатын-кыздан андый әшәке сүзләрне гомеремдә дә ишеткәнем юк иде. Сөйли китсәң, мондыйлар күп булды. Бөтен кеше дә мондый түгел, билгеле. Дилбәрне беләсең бит, берүзе өч бала үстерә. Аңа да ярдәм иткәләдем, аның ничек рәхмәт укыганын күрсәң! Хәтта балаларын, вак-төяк эшләремне карашырга дип, ярдәмгә җибәрә. Олы малаен кичә үзең дә күрдең. Йомычка, калган вак-төяк утын кисәкләрен алар алып китеп барды, миңа да файда, аларга да... Әйтәсе килгән сүзем шул иде, Зәйтүнәкәй, кеше акча сораса, ияләндермә. Мине гаеплә, акча калдырмады, дип әйт. Бу саранлык түгел, бу — тормыш. Аннан соң, эшең турында — эшләмәсәң дә була, нәрсә дисең? — Беләсеңме, Шамил, мин табиб булырга хыялландым. Ләкин менә ничек килеп чыкты. Санитарка булып булса да эшлим әле, барыбер медицинага якын. — Ярар, үзеңә ничек ошый, шулай ит. Беләсеңме, Зәйтүнәкәй, мин дә бит гомер буе читтә эшләмәм. Син яшь бит әле, Казанга күченербез, укырга керерсең... Шулай матур гына башланып, тормыш үз җаена акрын гына дәвам итә, Зәйтүнә Шамилне бик сагынып көтеп ала. Ярый әле киткәндә эт баласы алып кайтып калдырган иде, ул хәзер Зәйтүнәгә юаныч та, иптәш тә. Әниләренә барса да, озак тормый, тизрәк өенә кайтырга ашыга. Шамил кайткан саен хатынына матур киемнәр алып кайта, Зәйтүнәнең сөөнүләре шул вакытта! Ун ел шулай үтеп тә китә. Соңгы елда Шамилнең бирешүе ачык күренә башлый, аңа кырык яшь кенә тулса да, армиядә куеп кайтарган диагнозы үзен сиздерә, күрәмсең. Зәйтүнә иренә: "Бу баруың соңгысы, эшеңнән туктарга әзер булып кайт, сәламәтлекне кайгыртырга кирәк", — дип, ныклап әйтеп җибәрә. Шамил, шунда аны кочагына алып: — Ярый син бар әле дөньяда, Зәйтүнәкәй. Син әйткәнчә булыр, үзем дә шулай уйлаган идем. Безнең икебезгә җитәрлек запасыбыз бар. Торырга өебез, Казанга күчәбез дисәк, анда фатирыбыз бар. Иң мөһиме — икебез дә сәламәт булыйк, — дип, хатыны белән килешеп тә куя. Шамил авылга бөтенләйгә кайткач, машина алып җибәрәләр.