— Беләсеңме, Мәдинә сеңлем, мин зур автохуҗалыкта эшлим. Соңгы елларда бездә эшен җирен...
— Беләсеңме, Мәдинә сеңлем, мин зур автохуҗалыкта эшлим. Соңгы елларда бездә эшен җиренә җиткереп эшли торган шәфкать туташы таба алмыйлар. Директор үзе эзли хәзер. Шоферларның аек килеш рейска чыгулары бик мөһим бит. Исерек килеш руль артына утыручылар бик күп юл һәлакәтләре ясый. Бүгенгесе — ачык мисал, ярый әле егет исән калды, хәзер машина ремонтын да исәпләсәң, күпме сумма түләргә кирәк була аңа! Безнең директор мондый очракта ике сөйләшеп тормый. Эш аны үзе эзләп тапты булып чыга түгелме соң әле бу — Мәдинә сүзсез калды, бу аның өчен бик зур сөенеч иде. — Мине алырлар микән, миңа бит балалар бакчасы да, торырга урын да кирак? — дип, зур зәңгәр күзләрен тутырып, Назирга карады. Бу карашта сорау да, үтенү дә, горурлык та, булганлык та, үзенең кадерен белү дә чагыла иде. — Директорга да шулай матур итеп карарсың, — дип көлде абзый. Юл озын булса да, барып җиткәннәрен сизми дә калдылар. Казанга кергәнче ашап чыктылар, ачыкканнар икән, абзый сыйлап та ашаткач, ризык бик тәмле булды. Машина зур капка янына килеп туктады, капка үзеннән-үзе ачылып китте, Мәдинәгә бу могҗиза булып тоелды. Территориянең зурлыгына хәйран калды ул. Мондагы машиналарны күреп, исе-акылы китте. Моның кадәр машинаны кинода да күргәне юк иде әле аның! Ә бит әле паркта машиналарның чиреге дә юк икән, күбесе юлда, дип сөйләде Назир абыйсы. Бераз көтеп торырга кушып, абзый үз эшләре буенча китте. Мәдинә, үзенең кайда, нишләп йөргәнен дә аңышып җиткермичә, утыра бирде. Ул ничәмә-ничә оешмага керергә туры килер инде дип уйлаган иде. Менә ничек җайлы гына килеп чыгарга тора әле монда. Шул арада үзалдына уйлап куйды: "Мәдинәкәй, сине эшкә алган кеше юк әле. Бу оешмага эшкә кеше кирәк булуы хак. Сине алсыннар өчен, син үзеңне күрсәтергә тиеш. Зәйтүнә апа әйтте бит, кешегә үзеңне күрсәтә белү бик кирәк нәрсә, диде. Ә тагын: "Кызым, сүзең кыска булсын, кешегә туры карап сөйләш, ашыкма", — дигән иде. Ул күңеленнән генә директорга әйтәсе сүзләрен барлый башлады. Үзе турында кыскача текст әзерләде, кат-кат кабатлады. Каушамаска тырышты. Күпме вакыт узгандыр, кырыена Назир чыгып утырды, кәефе кырылган иде аның. Мәдинә күзләрен тутырып аңа карады. — Бүген бергә эшли торган дустым Андрей юл фаҗигасендә һәлак булган. Шул аракы аркасында инде! Үзе шундый акыллы егет, уңган-булган, ярдәмчел... Эчүе генә хараплар итте үзен! — дип, күз яшьләре белән елап та җибәрде. Мәдинә нәрсә эшләргә дә белмичә аптырап калды. Назир үзен тиз кулга алды: — Их, әрәм булды Андрей! — диде үзәк өзгеч тавыш белән, аннан бик озак уйланып утырды. Юл буе шат күңелле булган кеше секунд эчендә картларга охшады да калды. Беркадәр вакыт үткәч кенә телгә килде: — Мәдинә, сине директор эшкә алам, — диде. — Хәзер мин азрак тынычланыйм, аннан алып керәм үзе янына. Безнең монда бик җитди әле хәлләр. Бер айга — күпме һәлакәт! Үлем очраклары да бар... Таләпчән фельдшер кирәк хуҗалыкка, — дип сөйләнә-сөйләнә, Мәдинәне җитәкче янына алып китте. Александр Александровичның, директорның исеме шулай иде, йөзендә проблеманың никадәр зур булуы ачык чагыла. Алыптай зур гәүдәле, урта яшьләрдәге директор, Мәдинәне баштанаяк күздән кичергәч: — Сөйлә, — диде. Башта Мәдинә каушап калды, аннан тиз генә үзен кулга алып, матур итеп, ягымлы елмаеп исәнләште. Авылда биш ел фельдшер булып эшләгәнен әйтте, төп эше белән бергә, бик күп җәмәгать эшләре алып барганын сөйләп китте. Директор: "Җәмәгать эшенә нәрсәләр керә инде?" — дип сорап куйды. Мәдинә тезеп китте: сайлауларда агитатор булып йөрүләрен, хатын-кызлар белән сәламәтлек темасына әнгәмәләр оештыруын, балалар белән медицина турында уен формасында төрле чаралар үткәрүен әйтте. Хәзерге вакытта авылда эчүчелекнең коточкыч дәрәҗәдә булуын, шул афәткә каршы ничек көрәшкәннәрен сөйләде. Хуҗа аңа: