Абзый, бу кызыйның тавышы кайдан чыга икән дигәндәй, җәлт кенә аңа карап куйды. Мәдинә ...
Абзый, бу кызыйның тавышы кайдан чыга икән дигәндәй, җәлт кенә аңа карап куйды. Мәдинә тиз генә яралы егеткә күз салды, нәрсәсендер өнәп бетерми ул бу кешенең. Үзе дә аңламый. Тиз генә сулышын, йөрәк тибешен тикшерде: ул исән. Ир-атларга яралыны, бик чамалап, җайлап кына алып, җиргә яткырырга кушты. Аны урнаштыргач, шундук күзе белән генә аны карап чыкты, канның кайдан саркуын белергә тырышты. Янында басып торган абзыйга кайбер күрсәтмәләр биреп, үзенә ярдәм итүен сорады. Абзыйның хәрәкәтләре дөрес икәненә ышангач, егетне ныклап тикшерә башлады: нашатырь иснәтте, егет ыңгырашып куйды — аңына килә башлады. Чәче кап-кара кан иде егетнең, караса, башында икән ярасы. Кан һаман саркып тора. Җәрәхәте бик куркыныч булып чыкмады алай. Кайчысын алып, яра тирәсендәге чәчләрне тиз генә кисте дә, чистартып, башны яхшылап бинт белән урап куйды. Яралы һушына килә башлады. Егетне әкрен генә янтайтып, аркасын тикшерде, умыртка сөякләренә баскалап карады, аларына егет бер сүз дә әйтмәде. "Болай булгач, әйбәт" дип уйлады Мәдинә. Аякларын тоткалап карады: уң аягына егет кагылдырмады, бик каты итеп кычкырып җибәрде — сынган булырга охшаган. Сул аягын тотса, кулы лычма кан булды, җәрәхәтле икән, ярасы тирән булып чыкты. Егет бик түземлеләрдән түгел бугай, аның кулын читкә алып атмакчы була. Көч-хәл белән чалбар балагын кисеп, аягындагы яраны бәйләп куйды, каны да туктады. Кулларын тоткалап карады, алар тәртиптә шикелле. Яралы егет, Мәдинәгә карап, әкрен генә: — Рәхмәт, — диде. Егеткә беренче ярдәмне күрсәткәч, Мәдинә торып басты, янә егеткә күз салды, нәрсә ошамый миңа бу егеттә, дигән уй аңа һаман тынгылык бирми иде. Беренче ярдәмне күрсәтеп, бераз тынычлангач кына, моның сәбәбе аңына барып житте: егеттән аракы исе килә икән бит! Ул яралы янында мәш килгән абзыйдан: — Сез бу егетне беләсезме? — дип сорады. — Әйе, без бергә эшлибез. — Ул бит исерек! — диде Мәдинә, усал гына итеп. Абзый нәрсә дип тә җавап бирергә белмәде. Башта ул егетне үлгән дип курыккан иде, хәзер исән калганын күреп сөенде. Яше иллегә җитеп килгәндә, кеше өчен кызарасы да килми иде аның. Ничә тапкырлар әйтте бит ул аңа: — Эчмә, эчкечелек юньлегә алып бармый, — диде. — Дөрес әйтәсең, Назир абый, — ди дә тегесе, иртәгесен тагын эчкән була. Милиция машинасы килеп җитте. Авып яткан машинага, яралы егеткә карау белән беренче сораулары шул булды: — Эчкәнме? — Яралыга беренче ярдәмне әйбәт күрсәткәнсез, китсәгез дә була. Рәхмәт сезгә, — диде алар Мәдинәгә. Назир аңа: — Сеңлем, син кая барасың? Казанга булса, утыр әйдә, — дип, машинасына чакырды. Башта Назир аракының нинди кайгыларга сәбәп булганын, их, аңласалар иде бу кешеләр, дип уфтанып, эче пошып сөйләп барды. Аннан бераз дәшмичә баргач, сүзне икенчегә борды: — Сеңлем, әйдә бу турыда онытып торыйк әле. Әнә як-якта нинди матур агачлар үсә, ерактагы басуларда игеннәр ямь-яшел. Нинди матурлык! Күрә беләргә генә кирәк. Олы яшьтәге абзый бик кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты, сөйләшергә ярата, шуннан соңгы юлда Мәдинәне көлдереп, эчләрен катырып бетерде. Аннан тормышын, кая баруын сораштыргач, Мәдинә үзенең максатын әйтеп бирде. Авылда фельдшер булып эшләвен, Казанга күчәргә исәбе барын сөйләде, ике кечкенә кызы турында да телгә алды. Эш эзләп карарга кирәк, шуңа барам әле, диде. Әле бит аңа, үзенә эш белешү белән бергә, балалар бакчасын, торыр урынын җайларга да кирәк — монысын да яшереп тормады. Абзый кызның булганлыгын, авыр чакларда югалып калмый торган кеше икәнен күрде инде. Ул җайлап кына, әкрен генә: "Авылда фельдшерлар ни кыра инде?" — дип, ярымшаяртып сорап куйды. Мәдинәгә шул җитә калды: кайсысын җитди итеп, кайсысын шоферның үзе кебек мәзәккә әйләндереп сөйләде дә сөйләде. Назир бик кызыксынып тыңлады, аеруча аңа Мәдинәнең эчүчелеккә каршы көрәш алып барганы ошады, аны сөйләвеннән туктатып, төрле сораулар бирде. Мәдинә төпле итеп, җавапларны шунда ук әйтә барды. Чәчләрен озын толымга үреп салган, яшим дип, булсын дип янып торган бу яшь хатын тормышында күпне күргән абзыйга бик ошады: