Мәдинә гөлкәем (повесть)
Мәдинә гөлкәем (повесть) Сания ГАЛИУЛЛИНА 9. Әлеге хәлләр бер ел чамасы дәвам итте. Җәй башында Мәдинә чираттагы ялга чыкты. Урынына кеше тапмаганнар иде әле, шуңа авырган кешеләр аның ярдәменә мохтаҗ иделәр. Ялда булса да, ул аларның өйләренә барып кайта. Арада юк-бар белән борчучысы да була бит әле аның. Көндез шикаять язарга яратучы бер хатын шылтыратты: — Үләм, килеп җит тизрәк! — Нәрсә булды сезгә? — Минем йөрәгем авырта. Миндә инфаркттыр. Ай-ай ай!!! Мәдинә, тиз генә сумкасын алып, шунда йөгерде. Барып керсә, теге апа тирләп-пешеп чәй эчеп утыра. "Нәрсә булды?" — дип сорагач: "Бик каты йөрәгем чәнчеп алды, куркып чакырдым инде", — диде. Мәдинә аны тыңлап карады, бөтенесе дә тәртиптә. Сәламәтлеге менә дигән ул хатынның. — Сезнең йөрәгегез әйбәт эшли. Мин ялда, шигегез бар икән, районга барып күренеп кайтыгыз. Теге хатынга шушы сүзләр җитә калды, үз-үзен белештермичә, Мәдинәгә җикеренә башлады: — Минем йөрәгем авырта, дим мин сиңа! Син бернәрсә дә белмисең! Надан духтыр син! Мин бу эшне болай гына калдырмыйм! Килгәнгә рәхмәт әйтү урынына, шикаять язам, дип калды бит әле, дип, Мәдинә юл буе үртәлеп кайтты. Зәйтүнә апасына бу турыда әйтеп, аны борчыйсы килмәде. Өйгә елмаеп кайтып керде. Тик алай җиңел генә узмады шул ул күрешү. Икенче көнне иртүк районнан Илгиз Галиевич шылтыратты. Җитәкченең тавышы бик дорфа чыкты, хәер, соңгы вакытларда ул болай да, Мәдинәгә теш кайрагандай, шактый ук кырыс сөйләшә иде инде: — Мәдинә, тагын синең өстән зарланалар! Син кайчан кешечә эшли башлыйсың инде, ә? Ул аңа сүз әйтергә дә ирек бирмичә җикерде-җикерде дә телефонны ташлады. Бу сөйләшүне тыңлап торган Зәйтүнә Мәдинә янына килеп утырды, аның башыннан сыйпап куйды. Шуны гына көткәндәй, Мәдинә елап җибәрде. Соңгы вакытта аның өстеннән нахак язулардан ул бик арыган иде, нык рәнҗи иде ул шикаять язучы кешеләргә. Бераз тынычлангач, апасы сүз башлады: — Мәдинә, күрәм, соңгы елда сине нахакка рәнҗетәләр. Эшләгәнеңнең кадерен белми башладылар. Мин бу турыда күптән уйлап йөрим инде. Кит син Казанга. Хәзер син отпускыда. Эш эзләп кара. Үзең таба алмасаң, анда туганнар да, танышлар да бар бит, булышуларын сорарбыз. Балалар әлегә минем янда булырлар. Җан биргәнгә җүн бирә, диләрме әле? Кызым, рәте-җае чыга аның. Минем Казанда фатирым бар, беләсең бит инде. Сеңлемнең анда яшәүче малае үзе квартир алды инде. Тиздән бушата ул минекен, аңынчы берәр фатирга кереп тор. Болай үзеңнән көлдерергә ярамый. Мәдинә башта аптырап калды, биредә ияләшкән җир ләбаса, эшен дә ярата. Апасының акыллы киңәшенә шаккатты. Аның бу турыда уйлап караганы да юк иде бит әле. Иртәгә үк Казанга барырга булды. --------------------‐-------***-------------------- Иртәгәсен районнан рейс автобусы килмәде. Мәдинә, юлым уңмый инде болай булгач, дип уйлап куйды. Тукталышта кеше шактый иде. Шулай да олы юлга кадәр алып бара торган бер машина туры килде. Урынга килеп җитәрәк, халык гөжләшә башлады, юлда бер "КамАЗ" машинасы ауган икән, шоферы йоклап киткәндер, мөгаен. Ярый әле каршыга машина килгән чак булмаган. Килгән халык, кайсысы кызык эзләп, кайсысы кызганып, кайсы уфтанып дигәндәй, ауган машина янына ашыкты. Анда бер абзый машинаның ишеген ачарга маташа иде инде. Һәлакәт яңа гына булган, ахрысы, бу абзый кырыйда туктаган икенче "КамАЗ"ның шоферы булып чыкты. Ул көч-хәл белән машина ишеген ачты, кабинадагы шофер аңсыз ята, ул кан эчендә иде. Ишек ачкан абзый, җыелган халыкка карап: — Ярдәм кирәк, арагызда медик бармы? — дип кычкырды. Халык шундук Мәдинәгә юл бирде. Ул сумкасыннан үзе белән һәрвакыт йөртә торган ашыгыч ярдәм күрсәтү кирәк-яраклары салган янчыгын алды. Абзый аңа сынаулы караш ташлады, ләкин сайланырга бүтән варианты юк иде. Секунд эчендә кемдер килеп, яралыны кабинадан төшермәкче булган иде, Мәдинә усал итеп: — Ашыкмагыз, ипләп кенә кузгатырга кирәк яралыны, — дип кычкырды. – "Ашыгыч ярдәм" машинасын, милиция хезмәткәрләрен чакырырга кирәк!