Мәдинә гөлкәем (повесть)
Мәдинә гөлкәем (повесть) Сания ГАЛИУЛЛИНА 14. Әнә күрше эскәмиядә бер карт белән карчык утыра. Нәрсә турындадыр җайлап кына, әкрен генә сөйләшәләр. Әбинең ике күзе дә бинт белән бәйләнгән икәнен искәреп алды. Ә бабай күгәрченнәр туйдыра. Мәдинәнең башыннан: "Картаерга язса, мин бит берьялгызым булачакмын", — дигән уй сызылып үтте, аңа бу уйдан бик күңелсез булып китте. Хәтта әле генә күңелен биләп алган язга сөенү хисләре дә онытылды, юкка чыкты. Бу арада булган вакыйгалардан соң болай да күңеле китек иде, хәзер исә үзен бөтенләй бер яклаучысыз, мескен кеше итеп сизде. Шулай уйланып, шактый вакыт уздырганнан соң, читтәге эскәмиядә утырган ир-ат игътибарын җәлеп итте аның: күптәннән утыра инде ул анда. Җилкәләре салынып төшкәндәй тоела, башы да аска иелгән: сөйләшмәсәң дә, күренеп тора — бик зур кайгысы бар, ахрысы. Ул ир шундый таныш һәм күңеленә якын тоелды ки, Мәдинә башта: "Мөгаен, бу ир ялгыздыр, без икебез дә ялгыз, шуңадыр", — дип уйлады һәм... утырган урыныннан ничек сикереп торганын да сизми калды — Гомәрне таныды ул! Әйе, аптырап утырган кеше чыннан да Гомәр иде. Мәдинә әкрен генә аның янына барып утырды. Ир башын да күтәрмәде. Бераз вакыттан Мәдинә әкрен генә дәште: — Исәнме, Гомәр! Гомәр, гаҗәпләнүен яшермичә, аңа борылып карады — ирнең күзләрендә яшь иде. Күпмедер вакыт сүзсез утырганнан соң, Гомәр әкрен генә җырлап җибәрде: — Их, Мәдинәм, гөлкәем!... Икебезне ике якка Тормыш дулкыны какты. Мәдинәм, гөлкәем, Тормыш дулкыны какты, бәгырькәем... Бераз бер-берсенә карашып торгач, Гомәр, күптән сөйләшеп утырган әңгәмәдәше белән аралашканда бер мизгелгә өзелеп торган сүзен дәвам иткәндәй, капылт сөйләп китте: — Тормыш нигә шундый рәхимсез икән ул, ә, Мәдинә? Сине өзелеп яраттым — кавыша алмадык, Роза белән яшим, яратмыйм мин аны, яратмыйм гына түгел, күралмыйм! Аңлыйсыңмы, күралмыйм! Нишләп торасың аның белән дип сорарсың? Үземә дә бирәм бу сорауны — ник китмисең аннан? Беләсеңме? Китә алмыйм — нәрсәдер тота. Әллә сихер бар микән дип тә уйлыйм кайвакытта. Менә бер ай элек бер кыз белән таныштым. Матур гына очраша башладык. Күпкә яшь миннән. Кичә миңа әйтә кызый: "Мин авырлы", — ди. Минем ничек сөенгәнемне күрсәң син! Кырыкка җиттем бит инде, балам юк. Минем тормышта иң зур теләгем малаем туу. Саташкан кеше кебек, кайчакта улымны ничек җитәкләп йөрүемне күз алдыма китерәм. Кибеттән бүләккә бик матур йөзек алдым, киттем кыз янына. Без бит Роза белән язылышмаган. Мин өйләнергә булдым. Чынлап тәвәккәлләдем! Беләсеңме миңа кызый нәрсә ди: "Мин көткән бала синеке түгел, егетем белән ачуланышкан идек, ә баланы ирсез табасым килмәде. Хәзер без дуслаштык", — диде дә китеп барды. Аңлыйсыңмы син, Мәдинә? Ник миннән хатын-кызлар шулай көлә? Гомәр чын күз яшьләрен мөлдерәтеп елый иде. Мәдинә, бернинди тартынусыз, аны кочагына алды. Ир, рәнҗетелгән бала әнкәсенең куенына сыенгандай, карышып та тормады. Гомәр бераз тынычлангач сорап куйды: — Теге вакытта минем нишләп кайтмаганны беләсеңме син? Үзе Мәдинәнең җавабын да көтмичә сөйләп китте. — Розаның апасы почтада эшли иде ул вакытта. Апасы белән сөйләшеп, миңа синең исемнән "мин кияүгә чыгам" дип, ә сиңа минем исемнән "кайтмыйм" дигән телеграмма суктыра. Шулай җиңел генә Роза безне аерып та куя. Ә мин соң шул вакытта уз бәхетем өчен ник көрәшмәгәнмен? Мәдинәгә үпкәләдем, имеш. Миңа хыянәт иткән, мине алдап йөргән, имеш. Шуннан Роза минем тирәдә бөтерелә башлады, кайгымны уртаклаша, янәсе. Яңа елда ул синең Фәрит белән янәшә утырып төшкән фоторәсемеңне дә алып килеп күрсәтте әле. Бер килгәнендә, минем янда кунып калды. Мин аның ничек итеп йөргәне турында хәбәрдар булганга, вакытлыча гына дип уйлаган идем. Юк шул, гомерлеккә калган булып чыкты. Бала гына тапмады, яшьлек хаталары күп иде шул аның. Бала булса, бәлки, тормышыбыз икенче төрле дә булыр иде. Әле син тагын бер нәрсәне белмисең, Мәдинә гөлкәем. Бу турыда Роза миңа шушы арада гына әйтте. Баштан ук сине Фәриткә кияүгә биреп, ул мине үзенеке итәргә юл эзләгән. Сөйләшкәннәр икесе. Һәм алар сине үзләре белән Яңа