Егет Казанда үскән булып чыкты. Кечкенәдән эпилепсия өянәге белән җәфаланган. Даруда ут...
Егет Казанда үскән булып чыкты. Кечкенәдән эпилепсия өянәге белән җәфаланган. Даруда утырган. Хәрби билет алган бу диагноз белән... һәм "сәламәт" дигән язулы, чиста медицина карточкасы ачтырган. Кайбер көннәрдә эшкә килә алмыйм дип шылтыратуы шул өянәге кузгалу белән бәйле булып чыга инде, димәк. Габделнур бик тәртипле, бер ел элек гаилә корган, бала көтәләр. Ә эшкә килгәндә, бик яхшы хезмәткәр икән. Ул төзәткән двигательләргә ничәшәр ел кул да тигезәсе юк, диләр. Аңа эшләтергә чират торалар икән шоферлар. Бүген дә әнә, алыштырырга башка кеше булмаганга гына, кем урынындадыр эшләп торган. Бу сүзләрдән соң директор өстәп куйды: — Минем машинаны да караганы бар ул егетнең. Куллары алтын аның. Алар егетне хастаханәгә салып тикшерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Аннан күз күрер. Яхшы белгечләр юлда аунап ятмый. Директор Мәдинәгә кәгазь сузды. Бу Сочига шифаханәгә юллама иде. Мәдинә, юлламаны кулына алып, күз салу белән, бер секундка югалып калды. Аннан ачу белән кәгазьне өстәлгә атты. Сан Саныч аңлап бетермәде аның бу кыланышын. Мәдинә: — Мин үзем генә барам. Аңлашылдымы? — диде усал итеп. Тынлык урнашты. Авыр тынлык. Сан Саныч, Мәдинәгә карап торганнан соң: — Ярар. Алай булгач, икенче юлламаны бераз көтәргә туры килер, — диде. Мәдинә чыгып киткәч, директор аның турында озак кына уйланып утырды. Эшли башлаганда да шундый чая иде бит ул Мәдинә. Үз сүзен әйтә белә, авыл кызы димәссең. Баштарак кызга үзенең дә күзе төшкән иде. Мәхәббәт булдымы, азгынлыкмы, мин-минлекме — озак вакытлар үзенеке итәсе килеп йөрде аны. Мәдинә төшләренә кереп йөдәтте. Ул кире каккан саен, күңеле һаман аны теләде, хыялында күпме иркәләде ул аны, озын чәчләренә чуалып, күпме рәхәтлек алды. Әйе, хыялда гына булса да. Соңыннан аңлады Мая Алексеевнаның дөрес эшләгәнен. Ул бит аның уң кулы, кешегә сөйләргә ярамый торган күпме серләрен белә ул хуҗаның — ник берсе кешегә чыксын ул серләрнең! Ничә тапкыр эшеннән алырдай хәлләр килеп чыкканда да, Мәдинәнең киңәшләре белән җайланды аның дөньялары. Әйе, урынбасарлары, белгечләре бар аның. Ләкин янәшәндә ышанырдай, сине күз карашы белән аңлардай кешеләрең булуга ни җитә! Мәдинә шул аз санлы кешеләрнең берсе иде, беренче урындагысы иде. Юлламага хуҗа табылыр дип уйлады ул. Илфат хатыны Илүсә белән барыр әнә, бик әйбәт кеше аның хатыны. Бәлки, аралары якынаеп китәр. Кайчан килеп кермә аларга — Илүсәнең өе һәрвакыт чиста, шул арада өстәлен әзерләп куя. Уйлары һаман Илфат белән Илүсә тирәсендә бөтерелде. Ничек яратмаска мөмкин шундый хатынны — аңламый иде ул. Ул буй-сын дисеңме, чибәрлеге дисеңме Илүсәнең! Дөрес, Илфат гаиләсе өчен бөтенесен дә эшли: үз йортлары белән торалар, ашау-эчүгә, кием-салымга акчасын кызганмый ул, балаларын бик ярата. Ә менә Мәдинә аның өчен дөньяда иң илаһи хатын-кыз булды. Күп күрде Илфат хатын-кызны, ярата ул гөлдән гөлгә кунарга. Шулай да, Мәдинәне очратканнан бирле, аны бүтәннәр кызыксындырмады. Илүсәсе белән арасын ничек җайлагандыр, аның белән аерылмый гына никах та укыттылар бит хәтта. Ник ризалашты ул Мәдинәне зур кунакка бирергә, ничек үзенә әйтергә теле барды — һаман да башына сыймый. Их, Маечканы кияүгә бирергә, бәхетле итәргә иде дә бит, ләкин кемгә? Шундый хатын әрәм булып ята... ----------------------------***------------------------ Мәдинә эштән җәяү генә кайтырга булды. Паркта шундый матур, агачлар яфракка бөреләнгән, җирдә ямь-яшел үлән борын төрткән, урыны-урыны белән язның беренче тансык чәчәкләре — үги ана яфрагының бармак башы кадәр генә сап-сары нәни кояшкайлары балкып утыра. Һәр яклап сулышы бөркелә. Шундагы утыргычка утырып, беркадәр вакыт кына булса, әлеге гүзәллеккә хозурланырга, тирә-якны күзәтергә булды. Күптән мондый тынычлыкны тойганы юк иде аның. (Дәвамы бар.)