Фирүзә үзенә артка таба юлның юклыгын күңеле белән аңлый иде. Юк, маңгае җыерылмады, ав...
Фирүзә үзенә артка таба юлның юклыгын күңеле белән аңлый иде. Юк, маңгае җыерылмады, авыр уйлардан күз төпләренә кара көелгән төсләр дә чыкмады. Ул алда булачак авырлыкларга беркайчан да игътибар итмәскә булды. Чөнки шушы ук апалар шундый ук тормышка ияләнгәннәр һәм беркайчан да куркырга уйламыйлар. Ә ул нәрсәсе белән алардан артык йә ким дип уйлады сыерларын сауганда. «Ходаем, Наил белән генә арабызны якынайт! Авырлыкларга мин риза, тормышымны бүгенге көндәгедән тагын да югарыракка күтәрү өчен көрәшергә ярдәм ит!» – дип сорады ул, тормыш дуенына кереп киткәнен аңлап. Соңгы вакытларда Наилнең әтисе каты ук авырта башлады. Моңарчы өйдәге эшләрне алып барырга ул булыша иде. Ә хәзер бөтен эш Фирүзә җилкәсенә калды. – Наил, син азрак булыш әле! Әнә казларны япсаң да ярый. Көтү кайтуга сыерга әзрәк яшел печән чабып алып кайтсаң да ярар иде. Ерактан түгел, бакча артыннан гына. Вахта машинасының бөтен әрҗәсен печән белән чүпләп бетердем инде. Шофёр абый ачулана: «Миңа көн дә әрҗәне себертәсең, Наилең нәрсә карый?» – ди. Алып кайтмасаң, сыер ач кала, кич белән саварга кергәндә, күзгә карап тора. Мин нишләргә дә белмим хәзер. – Мин сиңа нәрсә дидем, исеңә төшер әле? Чыкма эшкә, дидем. Мине тыңламадың, хәзер инде өлгер! Мин дә урманга уен уйнарга бармыйм. Эт булып арып кайтам. Сат син аларны! – Син нәрсә, Наил! Бөтен авыл кычкырып көләр. Ялкаулар, бер сыер да тота алмыйлар дип, безгә төртеп күрсәтерләр. Оятын кая куярсың?! – Оятыннан курыксаң, үзең этлән инде. Миңа ышанма! Аларга Нәзирә дә кергән иде. – Син, Наил, алай димә, без дә уйнап йөрмибез. Әзрәк булышсаң, маең кимемәс. Китсәң-кайтсаң ашарыңа әзер, сиңа тагын ни җитми? Вакыт җитте инде бергә җигелергә, бер йортка кайтасыз, – дип, ул да кушылды, аларның сүз көрәштерүләрен тыңлап торганнан соң. Сүзгә Нәзирә килеп тыгылгач, Наил бөтенләй үк чыгып китте. – Нишләгән соң бу Наил, арагызда берәр нәрсә булмагандыр бит? Бик каты үзгәреп бара бу. Хәер, элек тә үзсүзле иде. Әнинең сүзен бөтенләй тыңламады, әтидән генә курыкты. Ярар, берәр ничек җайлашырсың әле. Һәркемнең дә нинди дә булса йомшак ягы була. – Әйе, Нәзирә апа! Хәзер инде башны ташка орып булмый, кеше генә көлдермәскә кирәк. Алар шулай, бер-берсе белән туганнарча гәпләшеп, чәй эчеп, озак кына утырдылар. – Фирүзә, чәең өчен рәхмәт! Әтине дә карыйсың инде, барысына да җитешәсең. Тагын бер кат рәхмәттән башка сүзем юк сиңа. Әтине генә күреп чыгам да өйгә йөгерәм! – дип, Нәзирә әтисе янына кереп китте. * * * Соңгы көннәрдә Фирүзәнең күңелендә ниндидер авыр кичерешләр уянды. Эшендә тиз арый һәм таркау була башлады. Йә бер әйберен оныта, йә бер эшләгәнне кабат эшләргә җыена. Ул аларны булып узган вакыйгалар белән бәйләргә тырышты. Әбисен югалту, һәрвакыт өйдә булышып торучы Наилнең әтисен җирләүләре – болар барысы да Фирүзә өчен бик авыр иде. Ул күңеле белән нидер сизде, ләкин аңа ышанасы килмәде. «Булмаска тиеш, алай булмаска тиеш», – дип кабатлады ул үз-үзенә. «Әни белән киңәшергә кирәк», – дип тә уйлап куйды. Бүген савымчылар җәйләүгә эшкә килгәч, аларны Габдулла каршы алды. – Кызлар, вакуум моторы ватылды. Белмим, кайчан рәтләрбез, әле билгеле түгел. Шуның өчен әллә кичке савымны калдырасызмы? Иртә белән саварсыз! – Юк инде, Габдулла абый, тизрәк рәтләгез, без көтәрбез! Хәзер савымны уздырмасак, сыерлар ничә көн сөтләрен юньләп бирмәячәкләр, – дип кычкырды Фирүзә, башка савымчылар нәрсә әйтергә белми утырганда. Алар мондый сүз булыр дип уйламаганнар иде, ахры. – Син нәрсә сөйлисең, Фирүзә! Әле кайчан рәтләячәкләр, аннан кайчан савып бетерәбез, кайчан өйгә кайтабыз? Бу турыда уйладыңмы? Сине Наилең өйгә кертмәячәк! «Кайда йөрдең?» дип кыйнап ташлаячак. – Кыйнамас! Без бит уйнап йөрмибез. – Ярар аңласа, алар андый вакытта бик аңларга тырышмыйлар, – дип кысылды Сабира, барысы өчен дә җавап биреп.