Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 5. Кунаклар караңгы төшәрәк кенә таралышты. Барысы да әйбәт кенә исерешеп беткәннәр иде. Нәзирә яшьләргә, бөтен йоласына туры китереп, келәткә урын җәйде. Фирүзәнең моңарчы беркайчан исерткеч эчемлекләр эчкәне булмаса да, бу юлы, үзен оныттырыр өчен, бер чәркә аракы эчеп куйды. Шуңа күрәме, әллә инде бу көннәрдә булып узган хәлләр аның ихтыяр көчен сындырып, күңелен язмыш үргән җепләргә чорнап, язмыш чоңгылына эләгүенә ризалыгын белдерүе идеме, ул әле аңламады, үзендә җиңеллек кенә сизде. Авыл җирендә һәр кешенең тормышы уч төбендәге кебек күренеп тора. Аларның никахлашуларын бөтен авыл белә иде инде. Өч көннән соң аларга ферма мөдире Муззакир абый килеп җитте. – Фирүзә, инде ничә көн ял иттең, әйдә эшкә! Синең урынга калып торган кыз, мәктәпкә барганчы әзрәк ял итәм, ди. Иртәгә группаңда кеше юк, – дип, өстәл артына килеп утырды. Наил аның хәлен бик тиз аңлады бугай, шкафтан бер чәркә алып, аракы салып бирде. – Йә, сезне законлы никахыгыз белән котлыйм! Бәхетегез һәрвакыт тулып торсын! – Муззакир абыйлары Наил салып биргән чәркәне йотып куйды. Шулвакыт Наил, әкрен генә Фирүзәнең иңнәреннән кочып: – Муззакир абый, мин аны сыер саварга җибәрмәм дигән идем. Өйдә болай да эш күп! Үзем урман хуҗалыгына эшкә урнаштым. Акча җитәр әле, – диде. Ферма мөдире вазифасында азау тешен чыгарган Муззакирның мондый сүзләрне күп тапкыр һәм күп кешедән ишеткәне бар иде бугай. Керфекләре дә селкенмәде. – Юк, Наил, акча беркайчан да җитми! – дип, чәркәсен Наилгә сузды. – Тагын берне салып бир инде. Кичә күбрәк киткән, баш авырта. Наил аңа тагын бер чәркә салып бирде. Аларның сөйләшүләрен тыңлап торган Фирүзә, иренең иңнәрендәге кулларыннан арынып, әңгәмәгә кушылды: – Ярар, Муззакир абый, иртәгә эшкә чыгармын. – Кая чыгасың! Өйдәге эшләрне кем эшләр? Мин сиңа ярдәм итә алмыйм. – Эшләрмен, чыдармын әле. Мин монда хокуксыз ялчы түгелдер. – Ну ярар, чык! Ләкин миңа өйдә эш күп дип зарланма. Тагын бер мәртәбә кисәтеп әйтәм сиңа! – Фирүзәнең үзсүзлелегенә аның ачуы чыкты. «Ярар, кеше барында сүз чыгармаска кирәк инде, ләкин алга таба болай үзсүзләндермәскә кирәк булыр», – дип уйлап куйды. – Өй эшен икең дә эшлисең инде аны. Шуңа күрә дә «тормыш алып бару» дип атала инде ул. – Муззакир, кызып китәргә торган яшьләрнең араларына кереп, аларны тынычландырырга теләде. Чынлап та, Фирүзәне өйдә яту туйдырган иде инде. Ярый әле Муззакир абый үзе килгән. Әйбәт булды әле бу дип уйлады ул. Наилнең каршы килүе генә азрак кәефен бозса да, үзенә бер рәхәтлек белән иртәгә эшкә киячәк киемнәрен барлап куйды. Иртән аны хатыннар: – Кая югалдың әле син, качкын? – дип каршы алдылар. – Саттыгыз бит тишек биш тиенгә! – дип, көлеп кенә җавап бирде Фирүзә. Ул аларның аның хәле ничек икәнен бик яхшы белгәннәрен аңлый иде. Авылдагы яңалыкларны иң беренче булып савымчылар ишетә һәм, үзләренчә аңлап, кабат аңа нидер өстәп, ары тараталар. Шуңа күрә аның берсе белән дә сүз куертасы килмәде. Буш урынга барып утырды. Хатыннар, тагын берәр сүз әйтмәсме дип көтсәләр дә, өметләре акланмагач, машина артында күтәрелгән тузанга карап, үз уйларына чумдылар. Машина тәгәрмәчләреннән күтәрелгән тузан куе болыт булып өскә таба күтәреләсе килсә дә, иртәнге дымлы һава аңа артык таралырга ирек бирми иде. Фирүзә чынлап та җәйләүне, эшен сагынган икән. Яңа гына күтәрелеп килүче кояш агач башларын, урман буйларын якты нурга күмгән. Җәйләү буасыннан күтәрелеп килүче сыек кына рәшәне, малларны иртәнге савымга куучы көтүчеләрне, аларның артта сөйрәлеп кайтучы һәм, тамаклары туймаганга кырыйга чыгып, бер-ике генә үлән булса да эләктерүче сыерларны ашыктырып кычкыруларын – барысын да беренче мәртәбә күргән кебек тоелды. Малларын да сагынган икән. Әле бик озак эшләмәсә дә, ул аларга ияләнеп беткән иде инде. Һәркайсының үзен тотышлары бутарга ирек бирми. Үзләре дә аны юксынганнар, тавышын ишетүгә, кайберләре, мөгрәшеп, савымга килә башладылар.