Наил боларның законсыз рәвештә башкарылганын аңлый иде. Нишләмәк кирәк, директор куша б...
Наил боларның законсыз рәвештә башкарылганын аңлый иде. Нишләмәк кирәк, директор куша бит. Учлап акчасын бирә. Эшләре авыр булганга, өстәлдә туйганчы ашарларына ризыклары һәм аракысы тора. Әтисе исән чагында ул акчасын өйгә алып кайта иде. Ә хәзер Фирүзәгә акчасын бирәсе килмәде. Аңа ачуы килә иде. Кеше ирләре хатыннарына шулхәтле акча алып кайтып бирмиләрдер. Авылда акчаны сөенерлек итеп түләмиләр. Күпләр тормышларын тартып-сузып, очын очка бәйләп кенә алып баралар. Ә үзләрен бәхетле итеп тоталар. Кешеләр белән аралашканда, «минеке, минем ирем» дип кенә сөйләшәләр. Фирүзәнең дә аңа начар сүз әйткәне юк. Сирәк кенә сөйләшәләр алар. Берәр нәрсә кирәк булганда гына бер-берләренә, ике күрше кебек, сүз кушалар. Наилнең болай итеп яшисе килми. Фирүзәнең үзенә сиздерми, ул аңа һәрвакыт сокланып карый. Вакыты-вакыты белән бер-берләренә уен-көлкеле сүзләр әйтеп рәхәтләнеп көләсе, аны кочаклап, дерт итеп типкән йөрәген сизеп шаярасы, кулларына күтәреп, дөньясын онытып егылганчы әйләндерәсе, күңелләре булганчы җирдә ауныйсы килә. Нигә аңламый соң ул аны өзелеп яратканын! Нигә һаман да ул аңардан салкынлык тоя? Шундый уйлардан соң, һаман Мансурны оныта алмый дип, кабат Фирүзәгә ачуы чыга. Юк, болай сузып булмый бу аңлашылмаучанлыкны дип, көн дә күңеленә беркетеп куйса да, ул үзендә Фирүзә белән аңлашырлык көч таба алмады һәм нәрсә эшләргә кирәген дә аңламады. Урман эше җиңел түгел шул. «Урман кистеңме әллә?» дип, халык юкка гына әйтми инде. Көннәр буе тынчу урман эчендә балта белән киселәсе агач өчен урын әзерләү, киселгәннең ботакларын чабып, бер урынга тәртип белән өеп кую Наилләрнең кичкә таба бөтен хәлләрен алып, бик каты арыта һәм, өйгә кайткач, Фирүзәнең аңа карата игътибарсыз карашы, аның болай да арыган гәүдәсен чыраена чыгарып, тагын да караңгылата иде. Шуңа күрә соңгы вакытларда Наил күңелен аракыга сала башлады. Эчкәч арыганлыклар да бетә, өйдәге киеренкелекләр дә әллә ни сизелми. «Әйбәт иттем әле, моннан соң да шулай эшләргә кирәк, бәлкем, үзенең ире барлыгын аңлар!» – Наил, үз-үзенә куәт биреп, бу фикереннән хәтта шатланып та куйды. Аннан келәттәге аракысын исенә төшереп, кызу адымнар белән шунда атлады. (Дәвамы бар.)