Кызлар кайсы кая, һәрберсе нинди дә булса эш табып таралыштылар. Фирүзә аппаратларын чи...
Кызлар кайсы кая, һәрберсе нинди дә булса эш табып таралыштылар. Фирүзә аппаратларын чистартырга уйлады. Юу бүлмәсендә беркем дә юк. Ул акрын гына авыз эченнән соңгы мәртәбә ишетелгән көйне көйләп, аларны сүтә башлады. Аппарат чиста, бер урында гына яшелләнә башлаган пычрак күренде. Фирүзә юа торган чүпрәге белән аны сөртә башлауга, борынына сасы ис килеп китте, һәм ул бөтен эчләрен актарып косып җибәрде. Ярый әле беркем дә күрмәде. Әгәр күргән булсалар! Ходаем, нишләр иде ул?! Тиз генә авызын чайкап, косыкларын су белән юып җибәрде дә, бөягә төшеп, әйбәтләп битләрен юды. Аның элегрәк тә ишеткәне бар иде, балага узучы хатыннар шулай итеп азаплана икән. Димәк, ул балага узган, озакламый ана булачак. Кисәк кенә Наилләрнең келәтендә булган хәл исенә төште. Ул вакытта да укшыды бит ул. Аның күз аллары караңгыланып китте. Фирүзә, савымны башлап җибәргәнче, су буенда үз уйларыннан аптырап утырды. Савымчы хатыннар ул көнне өйләренә төн урталары җитәрәк кенә кайттылар. Фирүзә капканы ачып керүгә, капка төбендә яткан сарыклар куркудан ишегалды уртасына кунаклаган казларны уяттылар. Алар бик каты каңгылдаша башладылар. Сарыклар, тагын да куркып, абзар почмагына барып өелделәр. Аларның яшел күзләре, төн караңгылыгын тишеп, аңа төбәлгәннәр иде. Фирүзә тиз генә сарыкларны урыннарына ябып, мине онытма дигәндәй мөгрәп торучы сыерын савып өенә керде. Өйдә, өстен дә чишенмичә, идән уртасында Наил йоклап ята. Ул аны уятмаска тырышып алгы якка узарга теләгән иде дә, барып чыкмады. Аның аягы Наилнең кулына тиеп китте. Ул бүген дә соңгы көннәрдәге кебек исерек иде. Әтисе үлгәннән бирле аның өенә аек кайтканы юк. Фирүзә берәр сүз әйтә башласа: «Бар, әнә Мансурыңны өйрәт!» – дип кычкыра. Хәзер дә уянып китүгә, аның беренче сүзе шул булды: – Кайда себерелеп йөрдең төн уртасына тикле? Мансурны эзләп йөрдеңме? Көтмә син аны, барыбер синең янга килми ул! Килсә, мин сезнең икегезне дә үтерәм. Сиңа мине генә яратырга кирәк. Мин синең ирең, аңлыйсыңмы шуны?! Әллә аңлатыйммы? – Яңа гына эштән кайттык әле. Ышанмасаң, бар, Нәзирәдән сора! Савым моторы эшләмәде, – диде ул. – Хәзер сорыйм мин синнән! – Наил, йодрыкларын йомарлап, Фирүзә өстенә килә башлады. – Син нәрсә, Наил, нишлисең? – Фирүзә өйдән чыгып качарга уйлаган иде, Наилнең аңа каршы ыргыткан урындыгына абынып, идән уртасына килеп төште. – Ә-ә, син әле миннән качарга уйлаган идеңме, мә ал! – Наил, ачудан күзләрен акайтып, Фирүзәнең эченә китереп типте. Авыртудан хатынның аяклары, гәүдәсе эченә бөгәрләнеп килде һәм ул аңын җуйды. Наил, берни дә булмаган кебек, хатынына борылып та карамыйча, өйдән чыгып китте. Әле аның һаман аракыдан башы тубал кебек тонган һәм берни дә аңларлык хәлдә түгел иде. Ул, кесәсеннән шытырдап торган йөзлекләр чыгарып, «хәзер каян булса да аракы табарга кирәк» дигән уй белән генә янды. Хуҗасы белән әйбәт мөгамәләдә булгач, акчасы кесә тулы шул. Урнашып азрак эшләүгә үк, директоры аның эшкә каты куллы, күп сөйләшми торган егет икәнен аңлап алды. Озак та үтмәде, аны үзенә чакырып, берничә егетне сайлап алып, ерактагы урман куелыгында йөзәр ел яшәгән наратларны кисеп, өй бурасы әзерләргә кушты. Наил мондый төз, сирәк кенә булып үскән мәгърур наратларны кисәргә кулым бармас дип уйлаган иде. Иптәшенең: – Наил, нәрсәгә аптырап калдың, наратлар күргәнең юкмы әллә? – диюе аның бөтен икеләнүен таратты. – Юк, болай гына! Бигрәк матур наратлар. Кисәргә кулың бармас, – диде ул. – Көяләнгәнең икән юк өчен. Син кисмәсәң, башкалар кисәчәк! – Әйе, дөрес сөйлисең! Мин булмасам, син булачаксың һәм мин кырыйда калачакмын! Наил балтасы белән агачның киселәсе урынына чабып эз ясады. Балта белән чабылган урыннан йомычка кырыйга атылды, һәм наратның кайрысыннан аерылган ап-ак кәүсәсендә бөрчек-бөрчек сагыз сыткылары борын төртте. Гүя төз, горур нарат, яшисе килгәнгә, ярдәм сорап елый иде. Тик кешеләр, аның күз яшьләренә игътибар да итмичә, үзләренә кушылган эшләрен үти башладылар.