«Нишләргә, нишләргә?» – дип кабатлады ул үз-үзенә. Аннан соң, үзенә бер нәтиҗә ясап, «Д...
«Нишләргә, нишләргә?» – дип кабатлады ул үз-үзенә. Аннан соң, үзенә бер нәтиҗә ясап, «Димәк, Мансур мине яратмаган!» дигән фикергә килде. «Ул артык мин-минлекле шул. Хисләремне үзенә карата минем бүләгем дип уйлады, ахры. Ә мин аны чын күңелемнән яраттым. Нәзирә апа дөрес әйтә, минем хәзер беркемгә дә кирәгем юк. Мине хәзер барысы да «Наил калдыгы» дип кенә әйтәчәкләр». Ул уйлардан аның күзеннән кабат яшь бөркелеп чыкты. Ләкин аның елыйсы килми иде инде. Һәм шул ук минутта башыннан яшен тизлеге белән үз-үзенә кул салыргамы әллә дигән уй чагылып үтте. Бу уй, башкаларына ирек бирмичә өстенлек итеп, берничә секунд аның күңелен тыкырдатып торса да, түшәмдәге пәрәвез оясына эләккән чебеннең яшәр өчен тартышуы, кимсетелеп түбәнлеккә төшкән уйларын куып, үзендә горурлык көчен яңадан кабызды. Юк, яшәргә кирәк! Әнә чебен дә, пәрәвез оясына эләккәч, ничек көрәшә. Ул да үзенең язмышына риза түгел. Фирүзә бу чебенне җәлләп тә куйды. Бер печән сабагы алып, пәрәвез оясын болгатып, пәрәвез җебендә бәргәләнгән чебенне азат итте. «Оч рәхәтләнеп, башка эләкмә», – дип пышылдады ул аңа. Шуннан соң аңа җиңел булып китте. «Ярар, чебен, мин сине коткардым, чөнки син – чебен! Мине коткаручы булмады. Булмасын! Мин бит кеше! Алла бабай безне югары акыл иясе итеп яраткан. Шуңа күрә без һәр очракта да чыгу юлын үзебез табарга тиешбез!» Үзенең бу уйларыннан азрак күңеле дә күтәрелеп китте. «Барысы да әйбәт булыр әле, – дип тынычландырырга тырышты ул үзен. – Вакытлар үткәч, бәлки, Наилне яратырмын да, төшенкелеккә генә бирелмәскә кирәк!» Ул шулай уйланып бик озак ятты. Нәзирә, эштән кайткач, келәтне ачып, аңа чәй, ашарына яңа гына пешкән бәрәңге дучмагы алып керде. – Йә, Фирүзә, хәлең ничек? Табибка бармыйсыңмы? – Юк, Нәзирә апа, мин авыртмыйм! Кичә нервыларым какшаганга гына булды ул хәл. Хәзер әйбәт инде! – Бу минутларда аның күңеле әзрәк кенә булса да күтәрелеп килә иде инде. – Ярар, әйбәт булсын инде! – Нәзирә Фирүзәдәге үзгәрешләрне сизмичә калмады. – Бүген мунча яккан идек. Мин хәзер фермага йөгерәм, син бераздан Наилгә сөлге генә кертеп бир әле. Менә монда сөлгесе, – дип, ул аның алдындагы урындыкка сөлге куеп чыгып китте. Фирүзә чәй эчте дә, алма бакчасы рәшәткәсенә элеп куелган кулюгыч янына барып юынып, үзен тәртипкә китерде. Шунда ук рәшәткәнең бер кырыена кыстырылган көзге китегенә карап, бер кат чәчләрен рәтләштерде, аннан соң, күңелендәге ихтыяр көчен җыеп, көчкә аякларын атларга буйсындырып, алма бакчасының аргы башында урнашкан мунчага таба юл алды. Бу аның бүгенге көндәге язмышына буйсынуы иде. Икенче көнне Наил Фирүзәнең әнисенә барып, аны үзләренә алып килде. Аннан авыл советына язылышырга бардылар. Алар кайтуга Нәзирә табын әзерләде. Табын артында беренче булып Наилнең әтисе аларны гаилә кору көне белән котлады. – Фирүзә кызым, син безне ачуланма инде. Кәләш урлау безнең якларда бик борынгы заманнардан бирле килә ул. Бәхетегез генә булсын! Бер-берегезне аңлап яшәргә тырышсагыз, тормышыгызда барысы да булыр. Балалар тугач, шунда инде ул мәхәббәт дигән нәрсә дә кабыныр. Миннән наказ шул сиңа: йорт эшләре буенча өйнең хуҗасы син булырсың! Мин әниеңне бик яхшы беләм. Син нәкъ әниең кебек. Сезгә Ходаем тигезлек бирсен! Шуның өчен тутырып куйган чәркәләрегезне салып куегыз әле! – Барысы да күтәреп куйгач: – Чәркәләр нигәдер ачы тоела, әйдәгез, балалар, балландырып куегыз әле! – диде. Барысы да аңа кушылып: «Ачы, ачы!» – дип кычкыра башладылар. Наил Фирүзәне кулыннан алып, торып бастылар, һәм ир ике учы белән аны үзенә тартты. Бөтенесе дә аларга карап торганга, Фирүзә, аны кочаклаган кебек итеп, Наилнең авызына иреннәрен куйды. Аның авызыннан әле ул беркайчан тоймаган әшәке ис килә иде. Ул көчкә косып җибәрмәде. Наил аны үпкәндә, чытырдатып күзләрен йомды һәм бөтен тәнен карыштырып түзде. (Дәвамы бар.)