Чит кан (хикәя)
Чит кан (хикәя) Амур ФӘЛӘХ 3. (Ахыры.) Көннәрдән бер көнне, чираттагы архив папкасын тикшергәндә алтмышынчы елларда чыккан иске газета тегелмәсенә тап булды. Газетаның саргаеп беткән битләрен караганда игътибарын зур булмаган мәкаләдәге фамилия җәлеп итте: «Хезмәт алдынгысы, «Родина» кинотеатры киномеханигы Рафис Низамович Галиев шәһәр башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде...» Кызның йөрәге сикереп куйды. Шәһәрнең хезмәт алдынгылары исемлеге күрсәтелгән мәкаләне кат-кат укыды ул. «Табыш бит бу! Әти бөтенләй диярлек сөйләмәгән чор, аның яшьлеге турында!...» Света, кыймылдарга да куркып, үткән заманның шаһитын – инде вакыт галиҗәнапләре таралыр дәрәҗәгә җиткергән сары газетаны тотып, озак утырды. Һәм кинәт үзенең әтисе турында берни дә белмәвен ачык аңлады. Аның хыялларын, аны нәрсәләр борчыганын, аларны ташлап киткән хатынга булган мәхәббәтен. Ул әтисен бер генә яктан белә – аның Светага карата булган чиксез ярату хисен генә... Кинәт аны сагыну хисе биләп алды, әтисен бик нык күрәсе килә башлады. Кыз бала буларак түгел, аңлый, кабул итә, хатирәләр йөген уртаклашырга сәләтле өлкән кеше буларак. Җыенды да ял көнендә Калмашка кайтып китте. Юл буе калтыранып кайтты. Аны авылда нәрсә көтә? Әтисе аны ничек каршы алыр? Рәнҗемәдеме икән? Оныттымы икән? Йорт кызны шомлы тынлык белән каршы алды. Өй түрендәге кечкенә бакчаны чүп баскан, тәрәзә капкачлары ябык. Светаның йөрәге ачытып куйды. Саклык белән генә ишекне шакыды. Ишекне Мөнирә ачты. Картайган, сулган. Башта Светаны танымыйча торды. – Сиңа нәрсә кирәк? – дип мыгырдады ул, кояш яктысына күзен кыса төшеп. – Мин әти янына, Рафис Низамовичка. Мөнирә, сүзсез генә артка чигенеп, Светаны өйалдына үткәрде. Өй эченә дару һәм ялгызлык исе сеңгән. – Аның бөтенләй көче юк. Гел ятып кына тора диярлек. Күзләрен генә йөртә. Света түргә узды. Әтисе, иске юрганга төренеп, тәрәзә янындагы караватта ята. Йөзе балавыздай үтә күренмәле, күзләре йомык. Света кулына әкрен генә кагылуга, ул күзләрен ачты. Һәм шундук таныды. – Карлыгачым... минем... – дип пышылдады ул, һәм аның сүнеп баручы күзләрендә Света балачактан ук хәтерләгән яктылык кабынып китте. Света, әтисенең караваты янына тезләнеп, яңагы белән аның учына сыенды. Сүзсез, тавыш-тынсыз гына елады. Рафис көчсез кулы белән аның чәченнән сыйпады. – Кичер мине... Кызым. Саклап кала алмадым сине... – Мин үзем киттем, әти. Мин гаепле. Миңа бик кызганыч... Ул сизелер-сизелмәс кенә башын чайкады. – Юк, балам... Мин... булдыра алмадым... сиңа чын йорт, чын гаилә бирергә... Света әтисе янында өч көн торды. Аны кашыктан ашатты, кычкырып газеталар укыды, Чиләбедәге тормышы, эше турында сөйләде. Рафис, бер сүзне дә игътибарсыз калдырмаска тырышып, Светага яратып бакты. Мөнирә, аларны каш астыннан күзәтеп, читтәрәк йөрде. Ләкин аның да күз карашында элекке ачу юк, бары тик арыганлык, язмышка буйсыну гына иде инде. Китәр алдыннан Света ишек алдында өелеп яткан иске чүп-чардан учак ягып җибәрде. Иске-москы әйберләрне берәм-берәм утка ташлаганда кинәт өр-яңа диярлек, һәрхәлдә бер дә киелмәгән ситсы күлмәкне күреп алды. Мөнирә кайчандыр кабул итмәгән бүләк иде ул. Аны да учакка атарга җыенган иде инде, нәрсәдер туктатты. Үзеннән-үзе дигәндәй күлмәк кесәсенә кереп киткән кулына берничә тапкыр бөкләнгән кәгазь ияреп чыкты. Вакыт узу белән саргайган, читләре ертылган хат иде ул. Кайчандыр аның бала юрганында яткан кәгазь кисәге иде ул. «Зинһар, аның турында кайгыртыгыз. Исемен Света дип кушыгыз. 12 сентябрьдә туды. Әнисе вафат. Минем аны үстерергә мөмкинлегем юк. Кичерегез». Света койма буена каплап куелган тагарак өстенә акрын гына килеп утырды. Үзенең балалар йортыннан алынганлыгы хакында әтисе авызыннан ишеткән иде инде ул. Бу көнгә кадәр ул үзен кем дә булса тәрбияләргә теләмәве, битарафлыгы аркасында ташлап калдырган дип уйлый иде. Ә чынлыкта менә ничек булып чыкты... Аны бит коткарырга тырышып караганнар. Бәлки, берәр игелекле җан үзенә алса, яхшырак тормыш насыйп булыр дигәннәр...