Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 15. Мансур, әтисе сөйләве буенча, бу сазлык күленең зур булганын, аның утрау кебек коры җирендә, имәнлектә кабаннарның ял итүләрен һәм аның тирәсендәге сазлыкның бик хәтәр икәнен белә иде. Ләкин үзенең анда беркайчан да барганы булмады. Аның уйлавынча, егерьның югалуы, үләксә калдыклары һәм күл тирәсендәге киселгән наратлар – болар барысы да бер йомгак кебек тоелды. Егерь югалгач, булачак тикшерүчеләр итеп, аларның бөтен группаларын билгеләнгән җирләрне тикшереп чыгарга җибәрделәр. Алар, төркемнәргә бүленеп, урманнарны, ерганакларны карап чыктылар. Ләкин бер җирдә бернинди эз тапмадылар. Соңрак кына шушы урманнан ерак түгел елгачыкта бер балыкчы су эченнән аның мотоциклын тапты. Ул вакытта инде бу эшне япканнар иде. Мансур кабат-кабат уйлады, бу йомгакны сүтәсе килде. Аның үзенә, нинди эшкә алынмасын, бөтенесен дә яртылаш кына башкарган кебек тоела иде. Әгәр ул киләчәктә дә шулай итеп эшләрен ярты юлда калдыра икән, аңа тикшерүче булып эшләвенең зыяннан кала файдасы булмасын аңлый иде. Аның гаебе белән бер гөнаһсыз кешеләр зыян күрәчәк. Уендагы йомгакны сүтәргә уйлады ул. Беренче эш итеп бу үләксә калдыкларын каян кем алып китереп ташлаганын ачыкларга кирәк иде. Шул уй белән ул, аучылар берлегенә кереп, кемнәрдә мылтык барлыгын белеште. Алар авылында алты кешедә булып, шуның берсе Наилнең әтисе иде. Наилдән сорагач, ул: «Бернинди дә мылтык күргәнем юк, әти күптән саткандыр», – диде. Ул аның сүзенә ышанмады. Башка кешеләрдән дә белешер өчен, мәктәп җитәкчесеннән якшәмбегә авылына кайтырга дип ял сорап алды. Аның төп исәбе Фирүзәне күреп сөйләшү һәм, әгәр мылтыклары булса, аларның мылтыгын тикшерү иде. Фирүзә килгән атнасында ике имтихан тапшырып, өченчесен ялдан соң бирергә тиеш иде. Ул, бу көннәрдә монда нишлим дип, авылына кайтып китәргә булды. Өйләренә кайтса, Фирүзә аптырады. Капка төпләрендә бер эз дә күренмәде. Ачкыч та урынында иде. Нәрсә булган бу Наилгә? Әллә өенә дә кайтмыйча эчәме? Шундый уйлар белән ишекне ачып керсә, бөтенләй аптырап калды. Өй бөтенләй дип әйтерлек ягылмаган, суык, инде күптән беркем дә ашарга пешермәгән. Күрәсең, Нәзирә апасы гына килеп-китеп, азрак мичкә ягып ала. Ул тиз генә өстен алыштырды да, аягына мал караганда кия торган сүчинкәсен киеп, абзарга малларын карарга чыгып китте. Анда аны ата каз ыслап каршы алды. Ул, әллә хуҗа апаларын танып, әллә җылысын әрәм итмәскә тырышып, башын кабат канат астына тыкты һәм тынып калды. Сыер белән сарыклар торган сарайның ишеген ачуга, аның йөзенә мал абзарында була торган ис белән буталган җылы пар бөркелде. Сыер да, сарыклар да башларын борып карадылар. Сыер, авыр гына мышнап, эченнән эшкәртелмәгән азыгын чыгарды да хуҗа хатынга игътибар да бирмичә күши башлады. Ә сарыклар, яшел күзләрен бүлтәйтеп, берсеннән берсе уздырырга тырышып сагыз чәйнәүләрен белделәр. Малларны Нәзирә апасы карый, ахры. Алар тук иде. Фирүзә, бу суык өйдә куна алмаячагын аңлап, әнисенә китте. Әсмабикә әле йокларга ятмаган. Кызының болай соң йөрүенә бик аптырап, аны җәлләп куйды. – Кызым, нигә шулай бик соң йөрисең? Кайчан кайттың? – дип, Фирүзәне кочаклап алды. Аның күзләрендә яшь күренде. Яшь тамчылары, аның йөзеннән агып, кызының битләрен чылата иде. Күпме татыды инде ул бу тоз тәмен. Әнисенең аны күз яшьләре белән каршы алуы кайчан бетәр икән инде? «Кайчан ул мине көлеп каршы алыр икән? Булырмы икән андый көннәр? Әйе шул, балалар бәхете – ана бәхете. Юк, булыр ул минем бәхетем! Түзәргә генә кирәк», – дип сөйләнде Фирүзәнең иреннәре, әнисенә ишетелмәслек итеп кенә. Аның да күңеле йомшарып, күзләреннән яшь бәреп чыкты. Алар шулай беркавым басып тордылар да, аннан әнисе, беренче исенә килеп, кызын тагын да кочагына кысып, тирә-як ишетмәсен дигәндәй, колагына пышылдады.