Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 10. – Әнә, кичә кич минем кайда булганымны хатыннан сорагыз. – Ярар, бар эшеңә! Мансур, син хәзер аларның өйләренә бар, аның хатыны сыер сава бугай. Ул хәзер өендә булырга тиеш, һәм монда сөйләшкәннәрнең барысын да ачыкла! Мин үзем директордан сорыйм әле. Ул берәрсеннән шикләнми микән... Мансур Наилләргә кергәндә, Фирүзә ишегалдында чебешләр ашатып йөри иде. Ул, Фирүзәне күрүгә, бер мизгелгә югалып калды. Аны электр тогы белән тоткан кебек, беркая кузгала алмыйча, үзенең нигә кергәнен дә онытты. Шул минутта күз алдына ялварып, ярдәм сорап язган хат килеп басты. Ул вакытта дөрес эшләмәде бугай. Ә хәзер аңа теге көн өчен бик тә уңайсыз иде. Аның Фирүзәне чыгарылыш кичәсендәге таңнан бирле күргәне юк инде. Авыл хатыннары кебек киенсә дә, шул ук күзләр, шул ук толымнар. Кара-кучкылга әйләнеп беткән беләкләре, аяклары – барысы да аның каршында ул яраткан Фирүзәнең басып торуын әйтә иде. – Исәнме, Фирүзә! – дип исәнләште Мансур, үзен кулга алып. – Ничек яшисең, сыер савасыңмы? Бай егеткә кияүгә чыктың инде. Бу сүзләреннән аның үз-үзенә ачуы килә башлады. «Әллә нәрсәләр сөйлим бит әле. Мин аңа башка сүзләр әйтәсе идем». Аның кабат ачуы, теге көн өчен туган уңайсызлануын басып, күңелендә яңа нәфрәтле үчкә әйләнде. Аның хәзер Фирүзәгә йөрәген ярып керерлек мәсхәрә сүзләр әйтәсе килде. «Ул мине кемгә алыштырды. Нәрсәсен яратты икән ул аның?! Ярар инде, башка бер уңайлы вакытта әйтермен әле», – дип, кире уйлап куйды Мансур, нигә килгәнен исенә төшереп. Аның исәнләшүенә каршы Фирүзә бер сүз дә дәшмәде. Ул, аның йөзенә карап, соңгы вакытта аңа язган кәгазьдәге сүзләрне искә төшерде. «Нинди кара эчле кеше булган икән бу Мансур. Шулхәтле икейөзле. Юк, икейөзле түгел, ә артык мин-минлекле. Шул мин-минлеге аркасында ул мине аңламагандыр да инде. Ә мин аны ничек яраттым! Әллә, башка егетләр белән дуслашмаганга, миңа шулай гына тоелдымы? Әллә ул яшьлекнең бер вакытында ташып чыга торган тойгыларының кая килеп бәрелергә белмәгән чорына туры килдеме? Әйе, әле минем беркемне дә яратканым юк иде. Сөю-сөелүнең ни икәнен дә белми идем шул. Анда да шул ук тойгылар булгандыр. Чөнки без дуслар булып йөрдек. Әле дуслыкның да ни икәнен аңламаганбыз, ахры. Ул минем өчен иң авыр минутларда, мине коткарырга да уйламыйча, мәсхәрә итеп ташлады». – Нәрсә, телеңне йоттыңмы әллә?! Хәзер минем ишеләр белән сөйләшергә дә теләмисеңме? – Әйе, синең ишеләр белән сөйләшәсем килми! Синең ишеләр үзләрен генә беләләр. Якын-тирәләр алар өчен чүп кенә! – Нәрсә сөйлисең син?! Кем булдың шулхәтле? Ярар, кем булсаң, шул булгансыңдыр, анда минем эшем юк. Син минем сорауларга җавап бир! Кичә Наилең кич белән кайда булды һәм сәгать ничәдә йокларга ятты? – Нәрсә булган Наилгә? Без сәгать унда йокларга ятабыз. – Ул, төнлә белән торып, берәр кая чыгып китмәдеме? – Юк, кая барсын ул! Иртә белән мин эшкә киткәндә, урынында йоклап ята иде. – Сез нәрсә, бергә йокламыйсызмыни? – Анда синең ни эшең бар?! – Минем эшем юк та, ләкин миңа бүген эш буенча белергә кирәк. – Үзеннән сора, ул өйдә йоклады. Мансур Фирүзә әйткәннәрне тиз генә язып алды да аңа кул куярга сузды. – Менә монда ике урынга кул куй! – Синең нәрсә язганыңны мин каян белим. – Белмәсәң укы, мәктәпне бергә бетердек бит. Фирүзә протоколга кул куюга, Мансур чыгып китте. Аның Фирүзә яныннан тизрәк китәсе килде. Тагын әллә нинди сүзләр әйтеп ташлавыннан курыкты. Күңеле тыныч түгел иде. «Юк, Фирүзә, мин сине онытып бетерә алмыйм, ахры, – дип уйлады ул. Аның исенә кабат Фирүзәнең ярдәм сорап язган хаты төште. Ник ялгышты ул вакытта? Кызулык белән Фирүзәне гаепләде. – Нигә? Ул бит әйбәтләп язган иде: «Мине урладылар, мин аны яратмыйм. Коткар мине!» Нигә мин бу сүзләрнең чын мәгънәсен аңламадым. Күңелем китеклеге аркасында барысы да. Мин аны, яратмасам да, бу газаптан коткарырга тиеш идем. Ә мин кеше сүзеннән, авылда даным чыгудан курыктым. Аның миңа булган ышанычын чын хыянәтчеләр кебек таптадым. Бу куркаклыгым һәм вак җанлылыгым өчен кем кичерер мине?!»