Бала хакы (хикәя)
Бала хакы (хикәя) Амур ФӘЛӘХ 1. — Сәлам, тетя Зоя! Килеп җиттем мин... Ишектән Илдусның ахирие Иван килеп кергәч, Зифа шатланырга да, борчылырга да белми югалып калды. Ул бүген кунак көтми иде. Озак вакыт күрешмәгән дусларын колач җәеп каршы алырлар дип өметләнгән булса кирәк, Иван бераз үпкәләгән кыяфәт чыгарды. — Ну, нәрсә инде бу, кунакны шулай каршылыйлармыни? — диде ул һәм кулындагы хризантемалар бәйләмен Зифага сузды. — Бәйрәмең белән, тетя Зоя! «Ничек шул гомер минем туган көнемне хәтерендә тоткан бу Ваня? Хәтта минем нәкъ менә хризантемалар яратуымны да онытмаган... Кызганыч, бәйрәмем булса да, кәефсезләнеп утырырга гына калды шул...» Йөзенә елмайган төс кертеп, чәчәкләрне кабул итеп алса да, Зифаның күзләрендәге сагыш тышка бәреп чыккан иде. — Тетя Зоя дигәнгә үпкәләдеңме әллә, Зифа апа? — Иван аңа элегрәк шулай дип дәшә иде. Аның кәефе күтәренке, үзенчә шаярырга, хуҗабикәнең кәефен күтәрергә тырышты. — Вакытсызрак килдемме әллә? Алайса... — Ул ишеккә таба кире баргандай итте. — Юк, юк, Ваня, — дип, аны туктатырга ашыкты Зифа. — Зинһар, үпкәли күрмә. Мин сине күрүемә чиксез шат. Уз әйдә. Иван кабат берни булмагандай шаяра, көлә башлады. Кулларын угалап, туп-туры түргә, зал ягына атлады. Зал ишеген шакыды: — Ку-ку, мөмкинме? Ишекне акрын гына ачты да, башын гына тыгып, залга күз ташлады. Анда беркем дә юк иде. — Бәтәч, хуҗа өйдә юкмыни? Әй, кая качтың, Илдус? — дип кычкырды Иван буш залга. — Ул... өйдә юк, Ваня, — диде Зифа тыныч кына һәм, бәллүр вазага су салып, Иван алып килгән чәчәкләрне шунда утыртып куйды. — Тр-р, тетя Зоя, туктале. Ничек була инде бу? Шулай ярыймыни инде? Ул бит мине үзе чакырды. «Кил кунакка, әнием дә шат булыр», — дигән иде... Кая китте инде? Зифаның йөзендә бернинди үзгәреш тә сизелмәде. Иван да җитдиләнеп калды. — Тәк, сөйлә әле, нәрсә булды? Зифа апа, әллә әйткәләшкән идегезме?... Була торган хәл инде... Салган вакытларында холкы хәтәр инде аның... Зифа диван читенә генә утырды да... үксеп елап җибәрде. Бу хәл Иванның да кәефен төшерде, килеп кергәндәге күтәренке кәефтән җилләр искән иде инде. Ул югалып ук калды. Зифа елап туктаганчы бер сүз дә дәшмәде. Ул күзләрен ашъяулыгы читенә сөртеп алгач кына соравын кабатлады: — Зифа апа, сөйлә инде. Хуҗабикәнең карашы идән паласында катып калды. — Кайда Илдус? — Иванның да түземлеге чигенә җитте. Шуңадырмы «Катырак кычкырып җибәрмәдемме икән?» дип, Зифага сораулы караш ташлады. — Ул... милициядә, — диде инде тәмам тынычланган, үз-үзен кулга алган Зифа коры гына. — Ничего себе! — Көтелмәгән яңалыктан Иван сызгырып ук куйды. — Төрмәдә?! — Әйе, кулга алдылар. Наркоман бит ул... Иванның күзләре шар булды: — Кем? Илдусмы?! Нәрсә сөйлисең син? — Иван сикереп торып ишекле-түрле йөренә башлады. — Соң... сау-сәламәт ир иде ләбаса ул... Ыс-ыс... Вәт сиңа кирәк булса! Шул пычрак юлга бастымы? Нишләптер ышанасы килми бит әле мондый хәлгә. — Килми дә бит... Нишләмәк кирәк... — Үзе белән сөйләшә алдыңмы соң? — Сүзләре борчылып әйтелгәндәй булса да, әллә нишләп Зифага Иванның йөзендә ахирие язмышы өчен ихластан кайгыру чаткылары бар кебек тоелмады. — Үзе нәрсә дисен инде, әйтми, кысылма, — ди. Зифа кабат ачыргаланып елый башлады. — Ходаем! Ояты ни тора! Кеше күзенә ничек күреним, Раббым? ...Зифаны, йокыдан уянганнан бирле, уңышсызлыклар сагалап кына торды. Имеш-мимешләргә моңа кадәр әллә ни исе китмәсә дә, бүген, юыну бүлмәсенә аяк басуга, сөлге элгеч ишелеп төшкәч, кәефе кырылды. «Аһ, шайтан, бүген юлым уңмас микәнни?» дигән уй башыннан йөгереп узды. Юраганы юш килде. Инде тамак ялгап эшкә дип чыгып киткән җиреннән, автобус тукталышыннан кире борылырга мәҗбүр булды Зифа — газ плитәсен сүндерми калдыргандыр кебек тоелды. Плитә, әлбәттә, сүндерелгән, форточкалар ныклап ябылган, өй тәртипкә китерелгән иде. Бер сәбәпсез эшкә соңга калуын аңлап, Зифа гарьлегеннән елар дәрәҗәгә җитте. Эшенең дә рәте булмады, әллә ничә хата җибәрде, җитәкчесе белән әйткәләште, тиктомалга хезмәттәшләренә җикерде... Улы Илдус турындагы уй көне буе газаплады аны.