Ул, тездән сулы инешне ерып, тау итәгенә чыкты.
Ул, тездән сулы инешне ерып, тау итәгенә чыкты. Нәфисәнең беренче очрашуда алган рәхәт мизгелләрне кабат татыйсы килде. Ул вакытта алган рәхәтлекне беркайчан да оныта алмады. Юк, ул аны яратуга юрамады. Ул аны кеше тормышында очрый торган кыргый бер эчке канәгатьләнүгә тиңләде. Менә тагын күңелен талкытып йөргән хисләр ташып чыгарга әзерләнә. Ә ул аларны йөгәнләргә җыенмый. Ә нигә йөгәнләргә?! Үз-үзеңне андый мизгелләрдә йөгәнләү хисләреңне хөрмәт итмәү булыр иде. Ә син, хисләреңне хөрмәт итмәсәң, бер тупас тумранга әйләнәсеңне сизми дә калуың мөмкиндер. – Мансур, син мине, шулай күтәреп, җир читенә алып барыр идеңме? – Нәфисә аның иреннәренә үрелде һәм, соравына җавап та көтмичә, яшен тизлеге белән үбеп алып, аның кочагыннан сикереп җиргә төште. – Кара нинди матурлык! Тау бите буйлап җиләк чәчәк атарга җыена. Ә без синең белән, шушы матурлыкны күрмичә, үзебезгә әллә нинди мәшәкатьләр уйлап чыгарып, дөнья куабыз! – Нәфисә, тауны кочып алырга җыенгандай, кулларын югары күтәреп, карашын офыкка таба юнәлтте. Аның күзләрендә сихри очкыннар елтырый иде. Бу минутларда Мансур, берни дә уйлый алмыйча, Нәфисәне генә күрде. Менә ул ут кыз тагын аның белән! Ул, үзен-үзе белештермичә, Нәфисәне кочаклап алып, аның иреннәреннән, ачык муеннарыннан, әле бала да суырмаган йомры күкрәкләреннән үбә башлады. Нәфисә бу мизгелләрне көткән иде, ахры, ул карышмады. Аңа рәхәт иде. Менә шушы минутлардыр инде кеше гомерендә бик сирәк була, үзеңне исертә торган ләззәтне тату... Авыл беткәч, чишмәсе дә моңсуланып, картаеп калгандай, әкрен генә йөгерек тавыш белән тау астыннан чыгып, тирә-юненә үскән тал, гөлҗимеш агачлары арасыннан, аларга үзенең язмышын сөйләгәндәй, бәрелеп-сугылып, тамчылар чәчрәтеп инешкә ага. Аның янына килеп тә булмый. Кайчандыр булган улагы, язгы ташулар вакытында ләм бөялеп, аста калган. Боларны күреп, Нәфисәнең күзләреннән яшь килде. «Кешеләр нинди мәрхәмәтсез, үзләрен туендырып торган гасырлар чишмәсен ачы язмышка дучар итәләр. Аның, бәлки, исеме дә бардыр. Ә хәзер аны барысы да оныткан! Юк, онытмаска кирәк аларны! Исәпкә алып, аларны карау буенча ниндидер фонд оештырырга кирәктер» дигән уйлар йөгереп узды аның күңеленнән. – Мансур, әйдә инештә генә битләребезне юып алабыз. Чишмәгә якын да килеп булмый бит. – Нәфисә учына су алып, Мансурга койды. Аңа шул гына кирәк булган, ахры. Ул әле суынып бетмәгән кайнарлыгы белән Нәфисәне кочагына күтәреп алды. – Мин сине хәзер инештә чайкап алам, бөтен гөнаһларың юылып төшәр! – дип, аны су өстенә күтәрде. – Мансур, син мине җибәр, мин үзем юынам! – дип, Нәфисә капыл гына Мансурның иреннәреннән үбеп алды да, икесенең дә өсләренә су чәчрәтеп, аның кочагыннан инешкә сикерде. Әле җылынырга өлгермәгән инеш суы икесенең дә киемнәрен тәннәренә ябыштырды. Бөтен гәүдәләренә чирканчык салкын йөгерде. Көн кояшлы булса да, Нәфисәнең беләкләрендә каз тәннәре бүртеп чыкты. Мансур өстендәге пиджагын аның иңнәренә салды. – Нәфисә, сиңа туңарга ярамый! Ки минем пиджакны. Алайса, бәби дә китерә алмассың! Ярый, әз генә булса да җылытам да үзеңне, аннан өскә менәбез, – дип, ул аны кочаклап алды. – Күптән шулай кирәк иде! Мине туңдырып, чирләшкәгә әйләндерәсең дип торам. Ә бәби булачак! Гел синең төсле, һәм минем кителгән күңелем бер җөйсез урынына ябышачак! – диде Нәфисә, Мансурга сыенып. Аның тәнен кайнарлык били башлады. – Нәфисә, ни сөйлисең син? Нинди миңа охшаган бәби?! – Мансур, курыкма! Мин уйнап кына әйттем. Ә шулай да мин бәхетле. Ишетәсезме, ташландык авыл, тау буйлары, салкын чишмә! Мин бәхетле! – дип кычкырды Нәфисә, Мансурның кочагыннан чыгып. Аның йөзе кайнарланып, күзләрендә шатлык уйный иде... Мансур авылга кайтканда, вакыт соң, таң атып килә иде инде. Ул Фирүзә белән очрашырга базмады. Аңа уңайсыз булып китте. Фирүзәнең хисләренә төкерә түгелме? «Юк, төкерми! Бәлки, шулай кирәктер дә. Беренче булып ул төкерде бит! Ә бәлки, хәзер дә ул аннан көлеп йөридер. Әнә бит Нәзирә нәрсә ди! Юк, ничек булса да, мин бүген, аның янына кайтып, ниндидер уйдырмалы ялган сөйли алмыйм, – дип уйлады