эзли. Менә шунда без ялгышабыздыр.
эзли. Менә шунда без ялгышабыздыр. – Әйе, Флүрә, синең дә яшьлегең кеше кызыгырлык булып узмаган. Хәер, яшьлектә булган хатирәләр белән генә сөенеп яисә көенеп кенә яшәп булмый инде. Яшәргә телисең икән, тормышның эченә кереп кайнарга кирәк. Шунда ул яшәүнең рәхәте дә, михнәте дә, сине үзенә алып, яшәү дәрте тудыра. Ярар, артык фәлсәфәгә бирелдек, ахры. Син дөрес әйтәсең, кайбер чакларда үзеңне ике юл чатында калгандай хис итәсең. Кайсы юл синеке?! Бу минутларда, минемчә, йөрәк кушуы буенча хәл итәргә кирәктер. Әмма йөрәгең кушуы синең арттагы һәм алдагы тормышыңа нигезләнергә тиештер дип уйлыйм. Син, Флүрә, мине гафу ит! Мин синең тормышыңа тыгылырга җыенмыйм, ләкин шуны гына әйтәсем килә, миңа Салих бик ошады. Ул чын ир булырга тиеш! Ул сине ярата. Син үзең дә аңа битараф түгел дип уйлыйм. – Фирүзә алдына куйган ризыкларны әкрен генә ашавын дәвам итеп, ягымлы гына Флүрәгә карады. Ул аны бик ихтирам итә иде. Светлана белән араларында булып узган вакыйгалар, бер-берләреннән читләштермичә, киресенчә апалы-сеңелле итте. Светлана, ресторан хуҗасы буларак, Флүрәгә ышана. Ә ул, аның ышанычын акларга тырышып, бөтен эшләргә җавап бирә. – Мин үзем дә шулай уйлыйм! Төпле иргә охшаган. Кызым да аңа ияләште. Бәлкем, озакламый туй да ясарбыздыр инде! – Флүрәнең күзләрендәге моң, сагышның эзе дә калмыйча, алар ничектер очкынланалар иде. Ул Фирүзә ашап бетергәнче аның янында утырды. Бер-берләре белән булган төрле кызык хәлләр турында сөйләштеләр. Соңгы вакытларда Светлана бөтен күңелен турбаза оештыруга бирде. Июнь аеның беренче көннәреннән аларга туристларның тәүге партияләре килергә тиеш. Ул көн дә, иртә белән торгач, беренче эш итеп күңелендә бүген эшләнәсе эшләрен барлап чыга. Бер уйлаганда, барысы да әзер кебек. Әмма, һәр эшне барлап чыкканда, кабаттан ни дә булса ошамый башлый. Үзеңә ошамаганны башкаларга тәкъдим итеп булмый бит инде. Хәзер туристлар өчен кунакханә әзер дисәң дә була. Шунда ук ашханә. Анда хәзер эшләрне төгәлләп киләләр. Ә менә бер партиялек авыл кухнясы белән авылча яшәешле төркемнең хәйран гына эшләнеп бетәсе эшләре бар иде әле. Бүген Фирүзәне күреп, ул турыда сөйләшәсе булыр, дип уйлады ул. Светлана, кунакханә мөдирен күреп, аның белән кабаттан барлык ял итү бүлмәләрен, ашау бүлмәсен карап чыкты. Хәзер аның күңеле әз генә булса да тынычланган кебек иде. Димәк, билгеләнгән вакытка туристларны кабул итәчәкләр. Кунакханәдән соң ул әтисе янына керде. – Әйдә, кызым, уз! – дип каршы алды аны әтисе. – Соңгы вакытларда без синең белән сирәк күрешәбез. Юкка мин сиңа машина йөртергә таныклык алырга булыштым. Хәзер сине сирәк күрәм. Кичләрен Казанга Адел янына кайтып китәсең! Ә монда әниең белән кызыңны күрергә кергәндә, мин һәрвакыт эштә булам. Ә шулай да мин сиңа мең рәхмәтле! Син минем хыялымны тормышка ашырасың. Илебезнең төрле почмактагы кешеләрен туристлар путёвкасы белән безнең бәләкәй генә шәһәребезгә чакырып, даныбызны еракларга таратачаксың. Бездә аларга ял итү өчен, районыбыздагы төрле милләт халкының гореф-гадәтләрен, фольклорын һәм үзенчәлекле милли көнкүрешен өйрәнергә бөтен мөмкинлекләр бар. Район администрациясе бу турыда сиңа ярдәм итәчәк. Ә син сораган су трамвае бер-ике көннән бездә булачак. Бу синең өчен генә түгел, ә район администрациясе өчен дә бик кирәк әйбер. Урыслар әйтмешли, «по рукам»! Кызым, бу мәсьәлә буенча нинди ярдәм кирәк булса да мин сиңа булышачакмын! – Александр Петровичның күңеле шатлыктан яна иде. Ул балкыган йөзләре белән кызы янына килеп утырды. – Ничек анда Адел, эшләре барамы? Кызым Зарина ничек? – Барысы да әйбәт! Мәскәүгә барганда, кызым, вокзалдан каршы алып, турыдан-туры «әнием, сине сагындым» дип кочагыма атылды. Менә озакламый уку елы бетә, һәм балалар бергә Казанга күчәчәкләр. Ә Адел безгә, Фирүзә белән икебезгә, бер хәзинә генә. Хәзер Фирүзә үзенең бөтен финанс эшләрен аның банкы аша башкара. Әгәр аның банкы булмаса, мин бу туристлар базасы буенча берни дә эшли алмаган булыр идем.