Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН vk.ru/club223866279 70. Мансур аны өенә озата кайтканда, аларда ут яна иде әле. Өйләренә килеп җиткәнче машинасын туктатып, арттан килүче Нәфисәнең каршына чыкты. Нәфисә, машинасыннан төшмичә генә ишеген ачып, Мансурга бүгенге очрашу өчен рәхмәт әйтте. – Синең, Мансур, миннән сорыйсың киләдер инде, яратаммы мин сине. Ачуың килсә-килмәсә дә, мин сиңа «юк» дип җавап бирәм. Кайбер чакларда кеше күңелендә ниндидер күңел бушлыклары барлыкка килә. Шул бушлыкларны тутырыр өчен, кеше, хисләнеп, үзенең тойгыларының чәчәк аткан мизгелләрен исенә төшерә һәм, шул гына җитмәгән кебек, ул кабат аңа омтыла. Теге очрашудан соң мин бик еш кына үземә сорау бирдем. Ялгышмадыммы мин сине кире кагып. Юктыр! Чөнки син көнче һәм күбрәк үз-үзеңне яратасың! Бүгенге очрашуга син күңелең буталып һәм Фирүзәгә ниндидер үчлек белән килдең. Әйе, Мансур, мин дә идеаль түгел! Фаилнең хыянәте миндә аңа карата үчлек уятты. Һәм мин аннан бәби алып кайтырга берничек тә үземдә көч таба алмадым. Теге вакыттагы мизгелләрне искә алдым. Ә менә бүген мин үземне синең белән мәңгелеккә бәйләдем. Мине Фаил ярата, ә сине – Фирүзәң! Син аны үзең дә яратасың! Мин-минлекле булып көнләшмә генә! – Нәфисә, тиз генә машинасыннан төшеп, аның сүзләреннән аптырап карап торучы Мансурга асылынып, иреннәреннән суырып үпте. – Рәхмәт сиңа, Мансур! Бу безнең соңгы очрашу булыр. Ачуланма! Ул, машинасына утырып, өйләренә китеп барды. «Әйе, ут бу Нәфисә! Ә шулай да дөрес сөйли. «Сез бер-берегезне яратасыз, син – көнче», – ди. Әни дә шулай ди бит. Чыннан да, аларның араларында берни дә юктыр! Эш бит инде ул! Кешене беркайчан да робот белән чагыштырып булмый. Төрле чаклар була. Кешегә ягымлы караш ташларга, мөлаем сүзләр дә әйтелергә мөмкин, шуның өчен күңелеңдә әллә нинди уйдырмалар уйлап чыгарып көнләшергәме? Безнең ялгыш менә шундадыр! Юк, Фирүзә белән аңлашырга кирәк!» – дип, Мансур үзенә сүз бирде... Бүген Фирүзә кичкә, гаиләсе белән җыелышып, ял итәргә барырга уйлаган иде. Ул турыда иртә белән Мансурга әйтә алмады. Аннан, мин аңа искитмәле кич оештырам, су буенда шашлык һәм балык ашы пешерербез, дип уйлады. Көндез ул аңа шалтыратып карады, әмма таба алмады. Кичкә барлык әйберләрне җыеп, аны көттеләр. Соңга калу түгел, Мансур кунарга да кайтмады. Фирүзә иртәнге нәрәден уздырды да Мансур бүлекчәсенә китте. Ул конторда юк иде. Иртә белән иртүк кереп чыккан һәм басуларны әйләнеп чыгам дип китеп барган. Фирүзә кичә алар бүлекчәсендә ул-бу булу-булмавын белеште. Аңа кичә сөтләрендә антибиотик табылуы турында Нәфисә шалтыратканын әйттеләр. Контордан барысы кайтып киткәндә, Мансурны Нәфисә көтеп калган. «Димәк, алар бергә булганнар» дигән уй Фирүзәнең бөтен күңелен кыеп уйды. Тагын Нәфисә! Нәрсә бар боларның араларында?! Мәхәббәтме? Юк, булырга мөмкин түгел! Ул аларның икесен дә бик яхшы белә. Алар икесе ике төрле характерлы. Нәрсә тарта аларны бер-берләренә? Кайчандыр араларында булып узган онытылмаслык ләззәт хатирәләреме? Бүгенге көндәге рәхәтлек алар өчен михнәткә әйләнүе бар! Фирүзә бүлекчәдән шәһәргә Нәфисә янына китте. Ул килеп кергәндә, Нәфисә кибетләрнең көнлек отчётларын тикшереп утыра иде. Фирүзәнең исәнләшүенә сискәнеп китте. Ләкин үзен бик тиз кулга алып торып басты һәм аңа каршы атлады. – Фирүзә Борһановна, исәнмесез! Нинди җилләр белән килеп чыктыгыз әле, хәбәр дә итмичә? – Нәфисә, балакаем! Мин сиңа кайчан киләсемне әйтеп торырга тиешмени? Әйтеп тормадым әле, килдем! Ничек, әйберләр сатыламы? Европалылар белән төзелгән контрактларның хәлләре ничек, үтәләме? Сөт фронтында хәлләр ничек? – Фирүзә, коры гына сораулар яудырып, күрешергә кулын сузды. Нәфисә Фирүзә апасы белән нәрсә турында сөйләшәчәкләрен хәзер аңлады инде. «Булган – беткән! Хәзер аның каршында мескенләнеп булмас. Ничек булган, шулай калсын!» – дип уйлады ул, Фирүзәнең кулын кысып.