– Шулай, кызым, беркайчан да, тормышыңдагы ялгышларны төбенә төшеп өйрәнмичә, тиз арада...
– Шулай, кызым, беркайчан да, тормышыңдагы ялгышларны төбенә төшеп өйрәнмичә, тиз арада үзеңчә генә нәтиҗә ясап, аларны төзәтеп булмый. Ә киресенчә, күңел түземлеге белән, вакытка ирек биреп, сабыр итәргә кирәк. Шул чакта вакыт сиңа, ялгышларыңның уңай яисә кире якларын күрсәтеп, дөрес нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирер! Ходаем, гаиләң шулай бергә оешса иде инде! – дип, Александр Петрович Светлананың маңгаеннан үбеп куйды. – Барысы өчен дә, әтием, рәхмәт инде сиңа! – Светлана, урыныннан торып, китәргә җыенды. – Мин китәм инде. Әле Фирүзәне күрәсем бар. Безнең «Авылча яшәү рәвеше» төркеменең кайбер мәсьәләләре хәл ителеп бетмәгән. Аның белән бу мәсьәләләрне тизләтергә кирәк. – Светлана тиз генә әтисен кочаклап алды да аның белән саубуллашып чыгып китте. Уңай юл һәрвакыт уңай була, диләр. Светлана ресторан ишеге төбендә аннан чыгып килүче Фирүзә белән очрашты. – Фирүзә, синме бу?! Хәзер генә сине эзләргә дигән исәп бар иде. Менә әйбәт булды әле. Ничек хәлләрең? Хәер, бу турыда соңыннан, иркенләп! – Светлана, аны сораулары белән күмеп, кочаклап алды. – Исәнме, Светлана! Мин сине эзләп кергән идем, сине кунакханәгә ремонтны карарга китте, диделәр. Бер кергәч, Флүрәдән ашатуын сорадым, һәм аның белән сөйләшеп утырдык. Минем дә күңелем белән кара урманда адашкан чагым. Хәзер инде юлымны аңыша башладым бугай. – Соңгы вакытларда бөтен күңелен язгы кыр эшләренә биреп, аның Светлананы күптән күргәне юк иде инде. Бу очрашуга ул бик шат булды. – Фирүзә, сөйләшәсе сүзләр бар. Әйдә, кабат эчкә керәбезме, әллә инде әнә беседкага барып утырабызмы? – Светлана ресторан каршындагы бәләкәй бакчадагы беседкага күрсәтте. (Дәвамы бар.)