– О, данлыклы мент! Нинди язмышлар китерде сине безнең тирәгә? Хәтерем ялгышмаса, безне...
– О, данлыклы мент! Нинди язмышлар китерде сине безнең тирәгә? Хәтерем ялгышмаса, безнең бернинди кыек эшләребез юк иде бугай. Ярар, хуш, үзегез сөйләрсез әле, – диде Камил бераз гаҗәпләнгән тон белән. Аның ул гаҗәпләнүендә Мансурга карата ихтирамлык билгеләре сизелә иде. – Исәнме, Камил! – дип, исәнләшергә кулын сузды Мансур. – Мин башта Мамай дигән кешене ничек табарга дип аптырап калган идем. Мамай белән Камилнең бер кеше икәнен белгәч, күңелемә җылы кереп китте. Ышанасыңмы, чынлап та шулай! Начальникның сүзе миңа закон. Ул миңа кичә кич безнең агрофирма кибетенә кергән егетләрне табып, аларның җитәкчеләре белән сөйләшергә кушты. Ә аларның җитәкчесе – Мамай! Ә Мамай ул – син! – Мансур, Камилнең кулын кысып, ычкындырырга ашыкмыйча, берничә мәртәбә тарткалап куйды. – Камил, кичә, кибетчене куркытып, синең егетләр әйбәт кенә суммада акча сораганнар. Сез ул кибетне берәр авыл баеныкы дип уйлагансыздыр инде. Мин сезнең эшегезгә тыгылмыйм, тыгылырга тиеш булсам да. Ләкин бу очракта мин башкача булдыра алмыйм. Алар бит, Камил, анда саткан сөтне, итне граммлап җыялар һәм, шуларны сатканнан кергән акчаны җыеп барып, ай ахырында эшчеләренә хезмәт хакы түлиләр. Ә сез шул граммнарга кулыгызны сузмакчы буласыз. Калдырыгыз аларны! Сезгә алардан башка да хезмәт куймыйча баючылар җитәрлек. – Әйе, булды андый хәл! Чынлап та, без аны берәр авыл баеның кибетедер дип уйлаган идек. Егетләр кайтып әйткәч, мин аны ахырына хәтле белештем һәм шуның өчен дә бу кибеткә тимәскә куштым. Син, Мансур, «тимәскә» дигән сүзгә бәйләнмә инде. Үзең әйтмешли, бик күп шул бер хезмәт тә куймыйча балда йөзүчеләр. Бер җирдән өч тиенгә алалар да икенче җиргә алып барып биш тиенгә саталар. Элек аларны спекулянт дип хөкемгә тарталар иде, ә хәзер – законлы сатучы. Ягъни гади халыкның юк акчасын суыручы! – Бу сүзләрдән соң Камилнең йөзе җитдиләнеп һәм усалланып китте. – Без гади халыкны беркайчан да рәнҗетергә тырышмыйбыз! Камил, бөркетнеке кебек үткен карашы белән Мансурның күзләренә туры карап, үзенең хаклылыгын исбатлыйсы итте. – Мин шәһәрдәге криминоген хәлләрнең торышын яхшы беләм һәм криминалистиканы авызлыклап торучыларны күп еллар төрмәдә утырып чыккан авторитетлар дип уйлый идем. Аларның хөкемнәре һәрвакыт гадел була. Шуның өчен дә күп вакыт без аларның эшләренә бик тыгылмый идек. – Мансур аның сүзләренең гадел икәнлегенә шөбһәсе юклыгын белдереп елмаеп куйды. – Син үзең дә чын, гадел тикшерүче! Синең кебекләр күбрәк булса иде. Кайбер адашкан язмышлар тизрәк үзләренең дөрес юлларын табарлар иде! – Камил, бераз күңеле йомшый төшеп, Мансурның җилкәсенә бер кулын салып, икенче кулы белән аны үзенең эш бүлмәсенә ишарәләде. – Әйдә, Мансур, минем «берлога»га, танышу хөрмәтенә берәр рюмка коньяк та җибәрербез! Кечкенә генә бу бүлмәдә барысы да тәртипләп урнаштырылган, ул запас җайланмалар тутырылган тартмалар белән тулган. Бер почмакта бәләкәй генә түгәрәк өстәл һәм өч кәнәфи урнаштырылган. Камил, үзе өстәл артындагы кәнәфигә утырып, Мансурга каршысыннан урын тәкъдим итте. Стенага элеп куелган шкафтан бер шешә әрмән шәрабы һәм ике рюмка чыгарып, аларны тутырды да берсен Мансурга сузды. – Әйдә, гаделлек өчен һәм киләчәктә бер-беребезне аңлап эшләр өчен! – Камил, Мансур белән рюмкасын чәкештереп, йотып куйды. Мансур башта эчмәскә дип уйлаган иде, ләкин Камилнең чын күңелдән әйткән сүзләре аңа тәэсир итте, һәм ул шәрабын эчеп куйды. Мансур, Камил белән сөйләшеп кайтканнан соң, кичкә кадәр үзенең эш кәгазьләрен тәртипкә китереп утырды. Кибет ябылыр вакыт җиткәндә, сүз биргәнчә, Нәфисәне өенә хәтле озатып куярга җыенды. «Әйбәт кызга охшаган, үзе чибәр, акыллы күренә. Хәер, әти-әнисе дә әйбәт кешеләр шул аның, – дип уйлады Мансур, юлда барганда. – Аның егете бармы икән соң? Нишләп булмасын инде шундый кызның! Ул үзе дә сизмәстән, күңелендә Нәфисәгә карата җылы хисләр уяна башлады. Кибеткә килеп җиткәч, үзен тынычландырырга тырышып, ишек төбендә беразга туктап калды. Ләкин дулкынлануын берничек тә туктата алмады. Ишекне ачып кергәндә, кибеттән ит алып чыгып килүче