бер хатынны аздан гына бәреп екмады.
бер хатынны аздан гына бәреп екмады. – Мин Мамайны таптым! Ул сине башка борчымаячак! Аның егетләре бу тирәдә бөтенләй күренмәячәк. Син хәзер кич белән рәхәтләнеп үзең генә өеңә кайта алачаксың, – диде Мансур, шатлыктан балкыган күзләрен Нәфисәгә төбәп. – Рәхмәт, Мансур абый! – Нәфисә күзләрен аска таба яшерде. – Озатып куярга дип сезне борчыганым өчен гафу итегез инде. Алай булгач, мин инде үзем генә курыкмыйча кайта алам! – Юк, Нәфисә! Мин сине көн дә озатып куям. Мамайлылар башка килмәячәк! Әмма башкалар килергә мөмкин. – Мансур хәзер генә үзенең нәрсә әйткәнен аңлады. – Юк инде, Мансур абый! Минем сезгә йөк булып тагыласым килми. Минем өчен борчылып, вакытыгызны бушка уздырмагыз! – Нәфисә, еларга җитешеп, йөзен борып, киштәдәге әйберләргә куелган бәя кәгазьләрен рәтләргә кереште. Ул бүген нигәдер эш вакытының ахырын түземсезләнеп көтте. Кичәге теге егетләрнең аны куркытып алулары да онытылып калды. Кибеткә керүчеләрдән дә аларга ни кирәк булуын кабатлап сорады. Бер ападан, әйберләре өчен акчасын алып та, кабат аннан түләвен үтенде. Тегесе аны дөньядагы әшәке сүз белән сүгеп ташлагач кына, аңына килеп, гафу үтенде. Нигә түземсезләнеп көтте соң ул бу кичне, үзе дә аңламады. Мансур гаеплеме? Ул нигә гаепле булсын инде?! Ул бит аңа беркем дә түгел, авылдашы гына. Аның үзенең дә егете бар бит. Тик ул еракта, диңгездә балык тотуда. Әзрәк акча эшләрмен дип, ялланып китте. Инде хәзер ничә ел узды, ул әле һаман кайта алмый. Аның сөеләсе, назланасы килә, ә яшьлеге мыштым гына яныннан узып бара. Ул бүген шул хисләргә бирелдеме? Авылдашы Мансурда күптән уянып дөрләргә җыенган хисләренә җавап таптымы, ул аны әле тәгаен генә аңлый алмады. Менә ул кич тә җитте! Ә нәрсәсе шатлык китерде?! Киресенчә, бүген көне буе язгы шытымнарның беренче җылы яңгырдан соң кисәк кенә күтәрелергә өметләнгәннәре кебек, аның күңелендәге хисләре дә уянып китәргә өмет итеп тә, кырауга эләккән шытымнар кебек сулып калдылар. – Ничек инде борчылмаска, сезгә бөтен агрофирма карап тора. Сез бит әле минем авылдаш та, безнең урам кызы. Әйдәгез, кибетегезне бикләгез дә, мин сезне урамда көтеп торам! – Мансур күңелсезләнеп калган Нәфисәнең йөзендәге үзгәрешне күреп аптырады. Ниндидер авыр сүз ычкындыруын ул инде төшенде, ләкин нинди сүз икәнен генә аңламады. Әйе шул, ул аны әллә нинди акылсыз сүзләр белән шатландырырга уйлады. Имештер, Мамайдан башка курыкмасын. Ул хәзер үзе генә дә өенә кайта ала. Ә үзе аны озатып куярга, аның белән якыннанрак танышырга теләде. Менә шулдыр инде ул үзең утырган ботакны чабу! Ул урамда, үз-үзенә ачуланып, Нәфисәнең кибеттән чыкканын көтеп торды. Алар башта сүзсез бардылар. Икесенең дә күңел түрендә бер-берләренә карата очкын чаткылары елтырый һәм ниндидер җиңеллек, очыну хисләре уйларын үзләренә әсир иткән иде. Икесе дә, шул әсирлектән исереп, бер-берләренә сүз башларга уйласалар да, бернинди сүз таба алмадылар. Кинәт юлларын кара мәче кисеп үтте. Нәфисә, әллә инде чынлап та куркып, әллә инде күз буяр өченме, кырыйга тайпылды. – Ой, кара мәче! – дип кычкырды Нәфисә. – Аларны яратмыйм мин! Кара мәче очраса, юлым уңмый, гел киресе була! – Ә минем киресенчә, әгәр дә берәр җирендә бармак очы тикле генә агы булса, минем юлым уңай була. – Ә аның, чынлап та, тамак төбендә әз генә агы бар иде. Син бәхетле, ахры! – Нәфисә шаркылдап көлеп җибәрде. Аның күзләреннән шатлык нурлары, йөзеннән алсулык балкыды. – Син, Мансур абый, – дип сүзен дәвам итте ул тагын да көчлерәк яңгыравыклы көлү белән. – Беркайчан да курыкмыйсың инде кара мәчеләрдән, хәтта алар сиңа кара төндә очрасалар да. – Ул бөтен гәүдәсе белән Мансурга борылды һәм, үзе дә сизмәстән, аның кулларыннан алды. – Ә ак мәчеләр сиңа килешмимени? Беләсеңме, Мансур абый! Әйдә иртәгә, син мине озатырга килгәндә, үзең белән ак мәче ал, ә мин – кара мәче, әзрәк агы белән. Без, кайтканда, юл чатында аларның икесен дә берьюлы җибәрәбез, һәм кайсысы безнең юлны кисеп чыгар, ул бу кичне үзен бәхетле санаячак. Менә инде иң кызыгы шул: бәхетле бәхетсезгә нәрсә дә булса юраячак һәм бәхетсез