Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 25. Аңына килгәндә, алар тирәсендә кызыл фуражкалы кешеләр пәйда булган иде. Менә аны фотога төшерделәр. Аннан, торгызып, кулына кысып тотылган пычакны алдылар. Серенасын кычкыртып, «ашыгыч ярдәм» машинасы килеп туктады. Машинадан ак халатлы ике кеше чыгып, носилкаларына кемнедер салдылар. Кызыл фуражкалы кешеләрнең берсе ак халатлыларга аны карарга кушты. Ул иелеп кенә аның йөзенә карады һәм: «Лыкма исерек бит бу!» – диде. Ә Ризван берни дә аңламады. Бик каты итеп башы авырта һәм муены әйбәт кенә шешеп, бөтенләй дә борылмый иде. Аның кулын артка каерып бәйләделәр дә милициягә алып китеп яптылар. Күпмедер вакыттан соң сорау ала башладылар. Сорау алучыларның берсе шушы Мансур иде. Ул аннан кайда, ничек, кемнәр белән аракы эчкәнен, нигә теге егет белән сугышканын һәм ни өчен аны пычак кадап үтергәнен сорады. Бу сораулардан Ризванның йөрәге жу итеп китте. Ничек, кайчан, кем белән сугышкан, әле кеше дә үтергән. Ул берни дә аңламады һәм аның исенә дә бернәрсә төшмәде. Ә Мансур һаман сорады һәм нәрсәдер язып барды. Иптәшләре дүрт-биш кеше белән бик каты эчкәннәр һәм исерек килеш теге егет белән бик каты кычкырышып, бәйләнешеп киткәннәр. Араларында бер кыз тавышы да булган. Аларның кычкырышкан тавышларыннан бөтен җир яңгырап торган. Милиция килгәндә, теге егет каны күп китүдән үлгән, ә ул койма кырыенда пычагын тоткан килеш йоклап яткан. Ул үзе берни дә хәтерләми. Мансурның сөйләгәннәренә гаҗәпләнде генә. «Нигә мин аны үтердем икән, нәрсә өчен?» – дип уйлый башлады. Ләкин берни дә аңламады һәм, Мансурның әйткән сүзләренә ышана башлап, беркетмәгә кулын куйды. Икенче көнне аны тагын сорау алырга чакырдылар. Иптәшләренең кемнәр икәнен сорадылар. Ул берни дип тә җавап бирә алмады. Шул чакта Мансур аннан: «Үзеңнең кемне үтергәнеңне беләсеңме?» – дип сорады. Ул кабат бернәрсә дә әйтә алмады. Мансур, аңа ярдәмгә килеп: «Ул – кунакка кайткан зур гына җитәкче малае», – диде. Ә кызының сөйләве буенча, егет аны өенә хәтле озатып куйган һәм ул өенә кереп киткән. Егет өенә кайтып барганда, Ризван, аның каршына чыгып, араларын ачыклый башлаган. Үзара килешә алмагач, җаен туры китереп, ул аңа арт яктан пычак белән кадаган. Каты исерек булудан абынып егылган да йокыга да киткән. «Дөрес сөйлиләрдер инде, шуңа күрә дә алар тикшерүчеләр бит», – дип уйлады Ризван. Ләкин аның күңелен теге кыз турындагы сүз борчыды. Нинди кыз турында сөйлиләр алар? Аның яраткан хатыны, бәләкәй малае бар. Ә ул кызлар өчен кеше үтерә. Бу хәл аның башына сыймый иде. Ләкин, күпме генә азапланса да, берни дә исенә төшерә алмады. Берничә көннән соң аны, бөтен вакыйганы яңадан ачыклап фотога төшерер өчен, кеше үтерелгән җиргә алып бардылар. Менә шул вакытта аның аңында узган вакыйгалар бөтен ачыклыгы белән яңарды. Ул кабат Мансурга акча алганнан соң кемнәр белән эчеп утыруын, ничек өенә турыдан кайтырга уйлавын һәм кайтканда бу яшьләрнең очравын, аларның ничек талашып, сугышып китүләрен, ничек берсе теге егеткә чәнчүен һәм ул егеттән пычакны алганда, аңа арт яктан сугуларын – барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Мансур аның әйткәннәрен язып алса да ышанмады. Кабаттан вакыйга булган көндә төшерелгән фотолар белән бу эксперимент көнне төшерелгән фотоларны карый башлагач, Мансур бер җирдә зур аерма тапты. Аркадагы пычак ярасы белән Ризванның йодрыгындагы пычакның ятышы бер-берсенә каршы килә. Пычакны кулда бу килеш тотып, аркадагы яраны ясап булмый иде. Экспертлар әйтүенчә, пычак Ризван кулына ничек эләксә, аны алар шул килеш алганнар. Димәк, пычак Ризван кулы белән кадалмаган. Кабаттан Мансур, теге кыз аша табып, егетләрне Ризванга күрсәтте һәм ул аларны таныды. Мансур мастерскойга килеп кергәндә, Камил машинасын ремонтка алып килгән агай белән бик бәхәсләшеп, машинаны карыйлар иде. Ул, Мансурны күрүгә, үзе белән бәхәсләшкән агайга: «Ярар, мин риза!» – дип кулын бирде дә Мансурга таба атлады.