Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 24. Фирүзәнең әйткән сүзләре Заһрыйда зур кызыксыну һәм гаҗәпләнү тудырды. «Ничек аңлы һәм акыллы фикер йөртә», – дип уйлап утырды ул аның турында. Дөрес сүзгә җавап юк, чынлап та, хәзер халык урманчылыкта эшләргә бик ашкынып тормый. Ә эшне алып барырга кирәк. Бүгенге эш иртәгегә соңга кала. – Син үткен һәм чая кызга охшагансың. Кем кызы син, мин беләм микән синең әтиеңне? – Юк, Заһрый абый! Сез аны белмисездер. Мин аны үзем дә бөтенләй белмим. Мин тууга, ул безне ташлап киткән. Әнинең аның турында беркайчан да сөйләгәне юк. «Әйбәт, көчле характерлы, ләкин артык горур кеше иде», – ди. – Заһрый абый, кирәкми бу турыда сөйләшү. Сез миңа әйтегез генә, сез ризамы? Фирүзә, әзрәк кенә нервыланып, вакытын бушка уздыруына борчыла башлады. – Син, сеңлем, әзрәк нервыңны сакла! Юк кына эш тә кнопкага басу белән генә килеп чыкмый. Мондый зур планнар белән сиңа әле әллә кемнәр белән очрашырга туры килер. Шуңа күрә, кирәкле кешең белән сөйләшкәндә, үзеңне әзрәк авызлыклый бел! – диде Заһрый, Фирүзәнең түземлеге бетә барганын сизеп. – Мин риза сезнең фирмагыз белән килешеп эшләргә. Ләкин безнең ул пилорам, ташландык хәлдә булса да, әле баланстан төшмәгән, димәк, без аны сезгә сатып бирергә тиеш булабыз. – Мин аны сездән бушлай сорамыйм. Сез атлар үрчетәсез, мин сезгә атлар бирермен, – диде Фирүзә, елмаеп кына. – Менә шулай, әзрәк кенә булса да елмаебрак сөйләш! Алайса, син үз ягыңны гына уйлап сөйләшәсең. Каршыңда синең кебек үк кеше утыра. Ярар, өч бия алып килерсең. – Заһрый абый, безнең үзебезнең дә бияләребез юк дип әйтерлек. Без сезгә өч яшьлек ике баш алып килербез, – дип, Фирүзә Заһрый абыйсына кулын сузды. – Син, Фирүзә, әле чегән кызы да икәнсең! Ничек шундый кешеләр белән эшләп карамаска! – Ул, килешүен белгертеп, каты гына итеп Фирүзәнең кулын кысып куйды. Озакламый язгы кыр эшләре башланып китәргә тиеш. Тау битләрендә инде кар эреп, урыны-урыны белән яшел чирәм эзләре дә күренә башлады. Механизаторлар басуга чыгарган тырма һәм чәчкеч агрегатларын җыялар. Тагын бер-ике көннән яңгыр явып, кояш чыкса, алар инде күпьеллыкка кереп тә китәрләр иде. Ләкин күк йөзе һаман болытлы, һәм җир өсте юеш тора. Фирүзә, язгы кыр эшләренә ныклап кереп киткәнче, халыкка хезмәт хакын түләсәң әйбәт булыр иде, дип уйлап куйды. Ул акча белән эш итүче кешеләргә бу турыда күптән әйтеп куйды һәм үзе дә, һәр тиеннең исәбен алып, блокнотына язып барды. Конторга кергәч, блокнотын алып исәпләп карады, әз генә җитми. Аннан ул, хисапчыны чакырып, җитмәгән сумманы теләсә кайдан булса да табып, хезмәт хакын бирергә кушты. Бу – халык өчен зур вакыйга булды. Кешеләрнең телендә Фирүзә генә иде. Алар бер-ике көн аның турында гына сөйләделәр. «Үткен, уңган һәм башлы кыз. Үзе дә армый-талмый чаба, кешеләрен дә эшләтә. Савылган сөтне, суелган малны, беркая әрәм-шәрәм иттермичә, үзебезнең кибеттә саттыра. Участоктагы пилорамны, арзанга гына сатып алып, эшләтеп җибәрде. Хәзер анда халык такта ярдырырга чират тора. Элеккеге складларында столярлык цехы ачып, анда халыкка заказ белән өй төзү әйберләре, хәтта ит һәм балык комбинатлары өчен агач мичкәләр ясаячаклар. Әле, хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп, биш мең башлык сөт комплексы төзеп, анда чит илдән кайтарган сөтле сыерларын тотмакчы була, ди. Әй Ходаем, сәламәтлек кенә бирсен инде үзенә», – дип теләделәр. Фирүзәгә халыкның аның турыда шулай сөйләве бер яктан күңелле дә, ләкин, икенче яктан, халык теленә кереп, бу хыялы буш куык булып калмасын өчен, аңа әле бик күп оешмаларга чабып, күп кенә түрәләрнең вәгъдәләрен тыңларга туры киләчәген аңлый иде. Ул һәрвакыт: «Артка юл юк, ә алга таба Ходаем ярдәм итәр әле», – дип, үзен тынычландырды. Арып эштән өенә кайтканда, аны әнисе белән улы Ильяс көтеп ала. Ул ишектән атлап керүгә, Ильясы муенына килеп асылына һәм әбисе белән көне буе нәрсәләр эшләгәнен сөйли. Аннан әнисен тагын да катырак кочып, битеннән үбеп ала һәм колагына гына: «Әнием, мин сине көтеп арыдым, чөнки сагындым инде!» – ди. Андый вакытларда