минем өчен дөньяда аннан башка якын кеше булмады. Артык яратуым һәм үземнең мин-минлеге...
минем өчен дөньяда аннан башка якын кеше булмады. Артык яратуым һәм үземнең мин-минлегем аркасында мин аның чын йөзен күрмәгәнмен. Ә ул, моннан бик яхшы файдаланып, ике хатынга берьюлы өйләнгән. Аның икебездә дә кызы бар. Ләкин бер кызы да аны әтисе дип белми. Хәзерге вакытта ул кабат олы яшьтәге бай хатынга өйләнгән. Балалары юк һәм хәзер аларга бала кирәк. Менә шуның өчен дә инде ул, хәзерге ирем каршында шушы фотолар белән мине куркытып, кызымны аңа бирүемне, йә, бирмәсәм, аның өчен акча түләвемне сорый. – Ярар, булган эш булган инде. Хәзер үкенеп утырудан файда юк! Син миңа шуны әйт әле: сиңа бу фотоларны күрсәткәнче, сез аның белән күрешеп сөйләшкән идегезме? – Әйе. Мин Мәскәүдән кызымны күрергә дип әниләргә кайткач, әллә очраклы рәвештә, әллә инде безне күзәтеп йөреп, кичкә таба кызым белән урамда чакта ул безне очратты һәм турыдан-туры кызымны аңа бирүемне сорады, – дип, Светлана ул көнне алар арасында ниләр булганын җентекләп сөйләп бирде. – Үзенең максатына ирешү өчен, аның теләсә нинди пычрак эшләргә барасын мин аңлаган идем инде. Ләкин бу хәтле үк булыр дип уйламадым. Бу фотоларны ясар өчен, ул әллә кайдан кеше ялламагандыр. Мондагы кеше булырга тиеш! – Сез, Светлана, әгәр тагын аның белән очрашырга туры килсә, берни дә сиздермәгез. Ә акчаны барыбер әзерләргә туры килер! Артык борчылмагыз, барысы да әйбәт булыр! Бер атна вакыт биреп дөрес эшләгәнсез. Шул вакыт эчендә без әзерләнеп өлгерергә тиешбез. Тагын бер кат сорыйм, үзегездә бернинди дә үзгәреш күрсәтмәгез! – Мансур, урыныннан торып, китәргә җыенды. – Бер касә булса да чәй эчегез инде! – Светлана беседканың бер почмагындагы тумбочка өстендә утырган электр самавырыннан кайнар чәй агызды. – Безгә килеп бер касә чәй дә эчмәгәч, татарчасы инде «сине гаепләп йөрү» дип атала түгелме? Шуның өчен ашыкма, безнең эшләр уңай булсын дисәң, чәй эчәсең! Өеңә хатының кайтып җитмәгәндер әле, отчёт алмас. – Отчёт алучым юк әле. – Мансур кырыйга карады. Әллә шушы яшенә җитеп һаман да өйләнмәгәненә оялдымы, әллә инде чит кеше алдында авызыннан чыккан сүзләргә ачуы килдеме, аңа уңайсыз булып китте. – Начар, Мансур! Шушындый чибәр, карап торырга тәртипле күренгән егетнең буйдак булып йөрүе начар. Нигә, кызлар таба алмыйсыңмы? Беткәнме инде алар! – Әйе шул, Светлана, минем өчен юк кызлар. Мәктәп елларыннан яраткан кызым миңа хыянәт итте. Дөресрәге, мин үзем гаепле. Ул миннән ярдәм сорады, ә мин аны, аңларга да теләмичә, язмыш кочагына ыргыттым. Менә әле һаман аннан башканы таба алмыйм! Ә аңа барып баш ияргә ихтыяр көчем җитми. Ул, миннән көлеп, куып җибәрер кебек тоела. – Әйе, язмыш! Нәкъ шундый сүзләрне иптәш кызым сөйләгән иде. Әгәр аны чынлап яратсаң, янына барып, башыңны иярсең. Ул сине күптән инде кичергәндер, син белмисең генә бит. Синең тормышыңа тыгылган өчен мине гафу ит инде, Мансур! – Чәең һәм киңәшең өчен рәхмәт! Миңа китәргә кирәк. Вакыт санаулы, өлгерергә иде. – Мансур, урыныннан торып, капкага таба атлады. Светлананың соңгы сүзләреннән соң аңа ничектер җиңел булып киткән кебек тоелды. Бәлки инде, ул аны күптән гафу да иткәндер. Ә ул Фирүзә янына барырга куркып йөри. Юк, берәр уңайлы сәбәп булганда, барыбер теге вакытта язган хатым өчен аның белән тагын бер кат сөйләшергә һәм аңлашырга кирәк! Бәлки, ул мине һаман да онытмагандыр. «Их, Фирүзә, үлеп сагындым бит инде үзеңне! Кайчан да булса аңларсыңмы икән? Ул шулай уйланып эш урынына килеп җиткәнен дә сизми калды. Бүлекләренең ишеген ачып керүгә, күңел кичерешләрен бер кырыйга куеп, бөтен уйларын эшенә күчерде. Фото, фотомонтаж, фотограф! Кем булыр бу фотограф? Шушы атна эчендә бу кешене табып куярга кирәк. Эзләнүне каян башларга? Фотосалонга кереп чыгарга кирәк. Бәлки, анда берәр нәрсә ачыкланыр. Ул тиз генә фатирына кайтып өстен алыштырды да фотосалонга китте. Ул килгәндә, анда клиентлар юк иде. Фотограф реклама өчен төрле жанрларда ясалган фотоларны стендка җыеп утыра. Ул үз эшенә шулхәтле бирелгән, хәтта Мансурның исәнләшүенә дә башын күтәрмәде. Аның каршына килеп утыргач кына, башын күтәреп, әз генә