«Монысы чынлап та шулай булырга мөмкин. Икесе дә бер-берсенә торырлык. Юк, булмастыр!» ...
«Монысы чынлап та шулай булырга мөмкин. Икесе дә бер-берсенә торырлык. Юк, булмастыр!» Ул бу уйларын тиз генә күңеленнән чыгарып ташларга тырышты. Фирүзә, аның нинди хәлдә калганын аңлап: – Светлана, тынычлан! Күңелеңдә әллә нәрсәләр уйлап бетермә әле. Мин Аделне күрдем, ул синең турыда сорады һәм эшләреңне бетереп тизрәк әйләнеп кайтуыңны көтә. Сагынганнар инде алар сине, кызыңны да. Аңа зур рәхмәт! Тендер отарга әгәр ул булышмаса, мин үзем генә берни дә эшли алмаган булыр идем. Хәзер минем алда зур горизонт! Ялгышып адашмаска гына кирәк. Үзем сызасы буразнаны дөрес сызып, як-якка тайпылмыйча, алга таба гына барырга! Миңа зур ышаныч һәм авыр йөк йөкләделәр. Минем арттан башкалар иярергә тиеш! Шул чагында без илебездә, бер урында таптанмыйча, азык-төлек мәсьәләсен чит илләргә бәйле булмыйча хәл итәчәкбез! Инде гасырлар буе килгән авыл һәм шәһәр тормышының аермасын якынайтачакбыз! – диде. – Син, Фирүзә, үзеңнең хыялыңны тормышка ашырырсың, чөнки син көчле! – Әйе, Светлана! Хәзерге заманда үзләре юл ерып баручылар гына уңышка ирешәчәк. Син рестораныңны ачу көнен билгелә. Шушы көннәрдә мин дә кафе белән «Авыл әйберләре» кибетенең иркенрәген ачам. Әллә ул көн икебезнең дә бәйрәм көне булсынмы? Якыннарны, дус-ишләрне чакырырбыз һәм, ачылу тантанасы беткәч, синең ресторанда бәйрәм кичәсе оештырырбыз. – Мин бишкуллап риза! Башта ук сиңа ул турыда әйтәсе идем, – диде Светлана, балаларча куанып. Хәзергә синең агрофирмаңда эш күптер. Шуның өчен бу эшләрне үзем оештырам. – Мин сиңа мең рәхмәтлемен! Беләсеңме, Светлана, – диде Фирүзә, аны ресторанның ачык балконына чакырып. – Бу тирәне безгә яшьләр үзәгенә әйләндерергә кирәк! Кара әле син тегендәрәк! – Ул каршыда торган ике катлы агач йортның түбәсе аша, җәелеп аккан елгага, аның ар ягында елтырап яткан күлләре, чәчәкле болыннары белән еракларга сузылган әрәмәлеккә күрсәтте. – Менә хәзер бу җирдән ул агач йортны алып ташлап, бу матурлыкның күренешен юкка чыгармыйча, кунакханә белән яшьләр клубы салып куйсак, ярның бу ягында балалар өчен төрле кызыклы салоннар һәм җәйге чор өчен яшьләргә бию мәйданчыгы да булдырсак, ял итүче бөтен шәһәр халкы монда булачак! Әйе, әлегә бу – хыял. Ләкин, тырышсак, без моны эшли алачакбыз! Светлана аны зур кызыксыну белән тыңлап торды. Әле тормышында бер дә юньле нәрсә күрмәгән гади авыл кызының матурлыкны тоя белеп һәм тирәнтен фикер йөртеп, шуны башкаларга бүләк итәргә тырышуы зур гаҗәпләнү тудырды. «Шундый дустың булу минем өчен зур бәхет! Ләкин нигә соң әле ул, сине югалтсам, диде?» Ул басып торган җиреннән әкрен генә Фирүзәгә борылды. Аның карашы әле һаман еракка, офыкка барып тоташкан әрәмә, урман буйларына юнәлгән. Ул инде анда берни дә күрми, ә күзләре белән бер ноктага гына тукталып, күңеле белән нидер уйлый иде. Светлананың соравына ул борылып та карамады. Аның күңелен тышка чыгарасы килмәгән авыр уйлар биләгәне сизелеп тора. Дустының шундый уйларга бирелүе Светлананың күңелен тагын да авырайтып, үзенең соравына кызыксынуын арттыра төште. Ул кабат соравын кабатлады: – Фирүзә, яшермә, нәрсә булды? Сиңа ничектер авыр, һаман шул турыда уйлыйсың, ахры. Бәлки, шулхәтле үк авыр да түгелдер, сине билгесезлек борчыйдыр. Мин дә белсәм, ул авырлык икебезгә дә тигез төшәр, һәм бер-беребезне тизрәк аңлашырга тырышырбыз. (Дәвамы бар.)