әйткән көнгә эшебезне бетерәбез!
әйткән көнгә эшебезне бетерәбез! Светлана мастерның бу сүзләреннән әзрәк суынып, уйланып куйды. «Чынлап та, нигә аларга кычкырып, тик торганда күңелләрен төшерәм әле мин?» Ул үзенең барысына да өлгерә алмаганын болай да аңлый иде. Җитмәсә, Адел белән булган сөйләшү, Маринасын һаман үз янына ала алмыйча, монда, әнисе янында укырга калуына борчылу аның күңелен төшерә иде. Ремонт эшләре бетеп, җиһазлар урнаштыра башлагач, ул баш пешекче итеп Флүрәне чакырды һәм үзенә ярдәм итүен сорады. – Флүрә, теге вакытта мин сиңа, рестораным ачылганда эшкә алам, дигән идем. Риза булсаң, мин сине үземнең ярдәмчем, баш пешекче итеп куям. Клиентларның тәмле ашка тартылулары синнән торачак. Балаларның да бер мәктәптә, бер партада утырып, дус булып үсүләрен телим! – дип, Светлана аңа кулын бирде. – Мин сиңа мең рәхмәтле, Светлана! Синең миңа булган шундый ышанычың шатлыгымнан күкләргә менгерә. Мин синең ярдәмчең булырга, эшемдә бөтен көчемне куярга тырышачакмын! – дип, Флүрә аның кулын кысты. «Ничек ялгышканмын икән мин аның турында, зур җитәкче кызы булгач, артык тәкәббер, иркә, үзеннән түбән кешеләрне аңламыйдыр дип уйлаган идем, ләкин ялгышканмын. Мин бит Русланның аннан көлеп йөргәнен белдем, әмма бу турыда бер сүз дә әйтмәдем. Үземнең дә аны түбәнсетәсем килде. Шул вакытта үземне үзем кимсетүемне уйлый алмаганмын. Русланның икебезгә дә көлеп караганын, максатына ирешү юлында безне сазлыктагы түмгәк кенә итеп тиңләгәнен сизмәгәнмен», – дип уйлап алды Флүрә шул минутларда. – Балалар турында дөрес әйтәсең! Аталары шундый булганга алар гаепле түгел. Ләкин алар – туганнар! Шулай булып үссеннәр дә инде. Ә без, бер-беребезне аңлап, үзара ярдәмләшеп яшәрбез! – Дөрес әйтәсең, Флүрә! Миңа синең ярдәмең бик тә кирәк булачак, сөйләштек! Ә хәзер син, үзеңнең хуҗалыгыңа хуҗа булып, тәртип урнаштыр! – диде Светлана, боерган тон белән ягымлы гына. «Флүрә белән ялгышмаска тиешмен, инде күпме авырлыклар күрде ул. Ә менә хәзер аңа яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр ачыла, аңласын гына», – дип уйлады Светлана, аның һаман да чибәрлеген югалтмаган йөзенә карап. – Ярар, мин киттем! Ходаебызга тапшырабыз инде! – Флүрә, эченнән генә нидер сөйләнеп, Светлананың кабинетыннан пешекчеләр залына, плитәләр урнаштыручы эшчеләр янына китте. Озакламый ресторан ачылуга әзерләнеп бетте һәм аны ачу тантанасын Фирүзә белән киңәшләшеп, әтисе белән билгелисе генә калды. Светлана Фирүзәне әтисе аша үзенә чакыртып алды. Аның вакыты бик аз иде, ахры. Килүгә кочаклашып күреште дә тизрәк кайту ягын карый башлады. Светлананың аның белән киңәшеп дип әйтерлек әйткән ресторанны ачу тантанасы көненә бер дә исе китмәгән кыяфәт белән җавап бирде. «Нәрсә булган моңа? Нинди ярамаган эш эшләп хәтерен калдырдым икән?» – дип уйлады Светлана, бөтенләй аптырашта калып. Ул әле Мәскәүгә барып Аделне күреп кайтырга тиеш иде. Аның турында да бер сүз дә юк. – Фирүзә, нәрсә булды, бер дә кәефең юк! Авыртмыйсыңдыр бит? Минем сине инде күптән күргәнем юк. Син бит әле Мәскәүгә дә барып кайттың. Аделне дә күргәнсеңдер инде. Нәрсә булды? Юлың уңмадымы әллә? – Светлана, аның кулларыннан алып, уйчанланып калган күзләренә карады. Аларда ниндидер салкынлык бар иде. – Юлым уңды, барысы да әйбәт! – дип, гамьсез генә җавап бирде Фирүзә, күзләрен яшереп. – Ә Аделне күргәнсеңдер бит. Ничек ул?! Мине сорадымы? – Светлана, син мине гафу ит инде. Бу көннәрдә нинди генә вакыйгалар булып узмады башымнан. – Ул аңа малае белән булган хәлләрне, әнисенә авыр сүз әйтеп, аздан гына инсульт булмый калганын, улына кан биргән кешене ничек кыерсытып палатадан куып чыгарганын – барысын да эчке бер көрсенү белән сөйләп бирде. – Син мине тагын бер кат гафу ит инде! Синнән башка минем бер якын кешем дә юк. Сине дә югалтсам, нишләрмен мин! – Фирүзә, башын иеп, күзләрен Светланадан яшерде. – Нәрсә сөйлисең син, Фирүзә?! Без ничек бер-беребезне югалтырга тиеш! – Светлана да аңа аптырап карап калды. – Безнең арада бернинди дә бер-беребезгә үпкәләрлек хәлләр булмады бит. Мәскәүдә Адел белән нәрсә дә булса гына инде.