Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 39. – Дөрес әйтәсең! Андый уйларны эчтә тоту бик авыр. Мин аны сиңа әйтмәм дә дигән идем, ләкин булдыра алмамдыр. Син мине дөрес аңларсың дип уйлыйм. Адел мине Мәскәүгә миннән акча таләп итәр өчен чакырган. Аның сөйләвенчә, аларның анда минем кебекләргә булышучы «ярдәм фондлары» бар. Шул фонд аша кирәкле кешеләрне күреп, безнең бизнес-планнарны алга этәрәләр. Һәм тендер откан кешеләр алачак ссуданың ике процентын шул фондның счётына күчерергә тиешләр. Ул күчерелгән акчаны соңыннан әкренләп безгә федераль бюджеттан дотация итеп кайтарачаклар. Уйлап кара, федераль бюджеттан! Бу бит турыдан-туры дәүләт кесәсенә керү. Синең Аделең белән аның әтисе дәүләт җилеменнән үзләренә менә дигән имчәк тапканнар. Син, Светлана, тагын бер кат гафу ит инде! Аделгә күңелем суынды һәм менә күләгәсе сиңа төшә. Мин моны беркемгә дә сөйләмәячәкмен, ләкин утырган юшкынны чыгару авыр шул инде. Син миңа үпкәләрсең дә, нишлим соң инде. Безнең дуслыгыбыз турында үзеңә кара. – Фирүзә карашын Светланадан алып кабат офыкка юнәлтте. Бу турыда сөйләгәч җиңелрәк булып калыр дип уйлаган иде, ләкин киресенчә килеп чыкты. Аның күңеле тагын да авырайды. Хәзер инде сөйләгәненә үкенә дә башлады. «Светланага бу сүзләрне сөйләмәсәм дә була иде инде. Ул мин әйткәнне дөрес аңлармы икән? Аңламаса, безнең дуслык юкка чыгачак, һәм мин аны югалтачакмын. Югалтсам югалтырмын инде. Дустым янында икейөзле булып йөргәнче, аның булмавы хәерлерәк» дигән уйлар белән Фирүзә, офыкта нидер тапкандай, күзләрен каядыр текәп тынып калды. Фирүзәнең сөйләгән сүзләре Светлананың бөтен күңелен актарып ташлады. Ул аңа ышанырга да, ышанмаска да белмәде. «Нинди югары культуралы кешеләр ничек шундый түбәнлеккә барырга мөмкиннәр?! Кешенең сәләтен уңай яки тискәре як белән бәяләмичә, үзләренең файдаларын гына уйлап, аның язмышына кул куялар! Менә шуның өчен дә без күп очракта, алга китә алмыйча, бер урында күбрәк таптанабыз да инде», – дип уйлады Светлана. Адел дә һәр уңай очракта үзләренә файда эзләүчеләр рәтеннән микәнни? Бәлки, шулайдыр да! Хәзерге минутта Фирүзәне тынычландырырга һәм алга таба бу галәмәтне ачыкларга кирәк дип, ул әкрен генә аның иңнәреннән кочып алды. – Бу сүзләрне башка берәү сөйләсә ышанмаган да булыр идем, ләкин мин сиңа ышанырга тырышам. Син, Фирүзә, бу хәлләрне шулхәтле күңелеңә алма инде. Мин аның белән сөйләшермен, ул синнән бер тиен дә алмас! – Ярар бу турыда! Чынлап та, шулай кирәктер инде. Син аңа бу турыда бер сүз дә сөйләмә! Дуслыгыбызны тиеннәргә алыштырмыйк әле! – Фирүзә, китәргә җыенганын белгертеп, аңа кулын сузды һәм, шаян гына күз кысып: – Безне беркем дә бөгә алмас, Светлана, без синең белән андыйлардан түгел! – диде дә, Светлананы җиңелчә генә кочаклап, нык адымнар белән ишеккә юнәлде. Урамга чыккач, Фирүзә тагын бер кат үзгәртеп корган биналарына борылып күз салды. «Нинди матур бина барлыкка килде!» дип сокланып куйды ул. Улы һәм әнисе белән булып узган хәлләр аркасында Фирүзә, Мәскәүдән кайткач, Александр Петровичны күрмәгән иде әле. Ул аның янына китте. Кабул итү бүлмәсенә килеп керүгә, Фирүзәне сәркатип кыз, Александр Петровичның кабинет ишеген ачып, эчкә уздырды. Кабинетында ул үзе генә иде. Ишектән Фирүзә күренүгә, урыныннан торып, аңа каршы атлады. – Әй Фирүзә! Ялындырып кына йөрисең дә инде. Мәскәүдән кайтуыңа инде ничә көн, әле син һаман минем яныма кереп чыгарга вакыт таба алмыйсың. Үзем чакыртмаган булсам, уеңда да юк! – Шулай булып чыкты инде. Гафу итегез! – диде Фирүзә, ике куллап күрешеп. – Ярар, бик борчылма инде! Гаиләгездә булып узган хәлләр турында мин ишеттем. Хәзер рәтләнәләрдер бит? – Әйе, хәзер әйбәт! Бала-чага, нишлисең инде. Малай аркасында чүт әнине чирләтмәдем. – Ярар-ярар, тынычлан! Мәскәүдә ничек анда, юлың уңдымы? Нәрсәдән тотынмакчы буласың? Әйдә, барысын да әйбәтләп уйлап планлаштырыйк әле.