– Әгәр эшеннән җибәрсәләр, бәлки, кайтыр да, – диде ул, улының күңелендә нинди дә булса...
– Әгәр эшеннән җибәрсәләр, бәлки, кайтыр да, – диде ул, улының күңелендә нинди дә булса ышаныч уятырга тырышып. – Улым, мин сиңа Мәскәүдән мәктәп формасы, китап-дәфтәрләреңне тутырып йөртер өчен, аркага аса торган букча алдым. Ходаем кушып рәтләнеп кайткач, барысын да карарсың. – Аңа улы белән бу темага сөйләшү авыр иде һәм ул аның уйларын икенчегә күчерергә тырышты. – Син әзрәк ятып тор, мин әбиеңнең хәлен белеп төшим әле. – Фирүзә малаеның чәчләреннән йомшак кына сыйпап куйды да әнисе янына икенче катка менеп китте. Аны әнисе янына кертмәделәр, хәзер инде хәле рәтләнеп килгәнен, әздән генә инсульт булмый калганын хәбәр иттеләр... Мансурны кичә җитәкчеләре хастаханәгә, аягына арматура чыбык кадалган малайны тикшерергә җибәрде. Ул дежур табибтан малай турында үзенә кирәкле мәгълүматны белеште дә аның үзен күреп сөйләшү нияте белән палатага керде. Анда йоклап ятучы малай янында авылдашы Әсмабикәне күреп аптырап калды. – Исәнме, Әсмабикә апа! Нишләп утырасың монда? Аягын авырттырган малай сезнекеме әллә? Ничек алай булган, хәзер хәле ничек соң? Кыска гына әйтеп кит әле, мине монда бу очракны тикшерергә дип җибәргәннәр иде. – Мансур, сумкасыннан протокол кәгазе чыгарып, язарга әзерләнде. Әсмабикә оныгы белән булган хәлне елый-елый сөйләп бирде. Хәзерге минутларда оныгының хәле бик авыр булуы, аңына килә алмыйча ятуы турында әйтте. – Канны бик күп югалткан, ярый әле исән калган, вакытында табып алганнар. Аңа хәзер кан бирергә кирәк, ә яраклы кан бүлнистә юк, ди. Нишләргә инде, әнисе дә өйдә түгел. – Әсмабикә апа, мин табибларны күрим әле. Минеке ярамый микән? Синең әйтүеңчә, аның группасы минеке белән туры килә. – Мансур, тиз генә протоколын кесәсенә тыгып, палатадан туры лабораториягә узды. Ул үзенең канын теге малайга бирүләрен сорады. Лаборанткалар тиз генә анализ ясады. Кан группалары чагыша иде. Мансурны малай белән янәшә яткырып, кан тамырларын бергә тоташтырдылар. «Менә Фирүзәнең нинди улы бар. Кызык та инде бу дөнья, – дип уйлады Мансур. Әгәр теге вакытта мин аның турыда начар уйламыйча, Наилдән тартып алган булсам, бу малай, бәлки, минеке булган булыр иде. Ә хәзер аның улына мин кан бирәм. Ярар инде, аның әнисе белән булган яшьлек ялгышуында бу баланың бернинди гаебе юк. Рәтләнсен генә, алайса, Фирүзәгә нинди зур кайгы килер иде» дигән уйлар белән әкрен генә йокыга китте. Бүген Мансур хастаханәгә юл буе Фирүзә белән булачак сөйләшү турында уйлап килде. Ничек кенә булса да, аннан тагын бер кат гафу үтенергә, дип, күңеленә ныгытып куйды. Ә ничек килеп чыкты! Аның бөтен өметләрен юкка чыгарып, куып чыгарды. Ул аны беркайчан да кичермәстер! «Син, Мансур, юкка гына үз-үзеңне алдап йөрисеңдер. Ул сине инде күптән күңеленнән сызып ташлагандыр. Чыннан да, шул төрмәдәге ирен көтәме икән? Малаеның атасы бит! Әллә башканы ярата башлаганмы? Аның артыннан, бөтен дөньясын онытып, энергетиклары Николай «Мин барыбер аңа өйләнәм, аны беркемгә дә бирмим» дип чаба, ди. Ә Николайның артыннан чибәр хисапчы кыз Алия калмый. Берни дә аңлап булмый. Хәер, монда аңламаслык берни дә юк инде. Бәлки, Фирүзә үзе аңа бу сүзләрне әйтерлек өмет биргәндер», – дип уйланып, Мансур бүлекләренә кайтып җиткәнен сизми дә калды. Иртәгесе көнне аңа Питерга командировкага китәргә кирәк иде. Светлана, Адел белән сөйләшүне онытырга теләп, бөтен күңелен ресторан ачу әзерлегенә бирде. Залның кайбер урыннарында эшләнеп бетмәгән җирләр булып, ул эшчеләрне кызулатты. Алар инде болай да соңга калып эшлиләр. Светлананың нервысын бетереп аларга тиктомалга кычкыргалавына ачулары да килә башлады. Беркөнне эш ахырында материаллары бетте. Светлана тагын ачулана башлаган иде, аны ремонтны алып баручы мастер туктатты. – Сез, Светлана Александровна, мине гафу итегез! Ләкин мин сезгә әйтми булдыра алмыйм. Эшләгән кешеләрнең нервыларында уйнап, үзегезнең начар кәефегезне аларга чыгармагыз. Киресенчә, эшләрен бәяләп, эшләнеп бетмәгәннәрен аңлатыгыз гына. Алар аңларлар! Гади эшче дигәч тә, алар – үз эшләренең осталары! Әгәр материал белән бүгенге кебек өзеклек булмаса, сез