– Исәнмесез! – дип исәнләште Фирүзә бик әдәпле, үзенә килешле генә кара костюм-чалбар к...
– Исәнмесез! – дип исәнләште Фирүзә бик әдәпле, үзенә килешле генә кара костюм-чалбар кигән, ак күлмәгенә кара галстук таккан, кулына роза букеты тоткан уртача гәүдәле ир-егет белән. – Исәнмесез! Мин сезне шулай чибәр, ләкин көчле, кырыс ихтыярлы хатын-кыз дип уйлаган идем. Барысы да туры килә, әмма сез артык чибәр һәм яшь күренәсез! – дип, кулындагы букетын аңа сузды. – Сезнең монда якыннарыгыз юктыр, шуңа күрә мин сезне кунакханәгә урнаштырам. Әле, урнашканчы, берәр җирдә ашап алырбыз! Кайбер нәрсәләр турында сөйләшеп тә куярга кирәк. – Адел, минем турыда шулай кайгыртуыгыз өчен рәхмәт! Мөмкин булса, бүген тиз генә эшләремне бетерер идем дә кире кайтып китәр идем. – Ник шулай бик ашыгасыз, өлгерерсез әле авылыгызга! Нигә һаман басып торабыз соң әле без?! Әйдәгез, машинага утырабыз да берәр ресторанга туктарбыз. Адел аны ерак түгел генә куелган машинасына алып китте. Машинада барганда, бөтен игътибарын юлга бирсә дә, Фирүзә белән сөйләшүен туктатмады. – Бер-ике көнгә калырга иде. Әзрәк ял да итәр идегез! Сезнең анда – авылда – ял да юктыр инде?! – Юк инде, дөрес әйтәсез! Мәктәп бетергәннән бирле мин ялның нәрсә икәнен дә белмим. Бәйрәмнәр, ял көннәрендә җитәкче кеше өчен бигрәк тә авыр, чөнки андый көннәрдә нинди дә булса планлаштырылмаган эш килеп чыга. Авыл җирендә бүген эшләнәсе эш иртәгә калырга тиеш түгел, чөнки иртәгә башка эшләр көтеп тора. – Ярар, сезнеңчә булсын! Мин шушындый чибәр кыз белән бер генә мәртәбә булса да кичке ресторанда утырырмын дип уйлаган идем. Нишлисең инде, руслар әйтмешли, не повезло, – дип куйды Адел, игътибар белән юлны карап барган килеш, җилкәсе аша Фирүзәгә карап. – Гел эш турында сөйлибез! Нишли анда Светлана? Аның сөйләве буенча, сез дуслар бит. Әллә гел кайтырга да уйламый инде ул. Монда инде без аны сагынып беттек, ә ул уйламый да, ахры. Зарина көн дә: «Әни кайчан кайта?» – дип сорый. Без нәрсә дип җавап бирәбез инде әнисе өчен?! Беркөнне, телефоннан сөйләшкәндә, кызулык белән ачуланып та аттым инде. Һаман Марина ди. Ә Зарина сагынса да ярый! – Маринасы да аның кызы бит инде. Быел укырга керә. Беренче сентябрьгә кызын үзе озатмакчы буладыр. Соңыннан инде мәктәпкә әбисе йөртә торган булачак, дип әйтте ул миңа. – Аның сөйләгәннәре һавада асылынып калдымы, Адел, берни дә җавап бирмичә, машинасын бер ресторан каршысына китереп туктатты. Фирүзәнең әле беркайчан да ресторанда булганы юк иде. Аның өчен барысы да кызык тоелды. Әкрен генә музыка уйный. Ә кешеләр бер-берләре белән зур гына залда иркенләп сөйләшеп, ашап утыралар. Нинди иркен кешеләр бар инде. Аларның бернинди кайгылары юктыр, мөгаен. Булса, алай дөньяларын онытып, бер-берләренә карап утырмаслар иде. Хәер, төрле өстәлдә төрлечә утыралар. Әнә егет белән кыз бер-берләреннән күзләрен ала алмыйлар. Ә бер өстәлдә ике ир кеше бер-берләренә ачулы караш белән нәрсәгәдер сатулаша. Аның карашы кешеләрдән ресторанның матурлыгына күчте. Борынгы биналарның берсе, ахры. Аның эчке ягын күптән түгел генә яңартканнары күренеп тора. Юк инде, Светлананыкы белән чагыштырып булмый. Аның эчке матурлыгы бу залдан күпкә аерылып тора. Әйе, Светлана матурлыкны күрә һәм тоя белә шул. Ул үзенең матурлык салонын ачканда да: «Кешеләр, анда кергәч, күңелләрен гүзәллектә хис итсеннәр», – дип сөйләгән иде. Үз ресторанының эчен Европаның иң матур рестораннары белән чагыштырырлык итеп бизәргә тырышты. Кеше, ял итәргә, күңел ачарга килгәч, барлык мәшәкатьләрен онытып, күңел хисләре белән генә калсын өчен, аңа сый-хөрмәте, анда уйнаган музыка гына түгел, зал эчендәге гүзәллек тә күзләрен әсир итеп, аны иркенлектә калдырсын дип омтылды. – Адел, безнең ресторан моның белән чагыштырганда күпкә матуррак. Ачылу тантанасына килегез! Сезгә бик ошар дип ышанам! Аннан соң, ул бит әле сезнең гаиләгезнеке. Светлана сезне, Зарина белән икегезне дә бик сагынды инде. Заринаның да әле апасын күргәне юк бит. Танышырлар, бергәләп уйнарлар! Балаларның үз дөньялары бит. (Дәвамы бар.)