Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН vk.ru/club223866279 69. Иртәнге белән кичке смена арасындагы буш вакыт булу сәбәпле, фермада мөдир генә иде. Мансур аның белән кырыс кына исәнләшеп, хәлләрен сорады. – Хатип абый, нәрсә, фермада тәртип беттеме әллә? Әнә сату директоры Нәфисә шалтырата. Бүген сөттә антибиотик тапканнар. Нинди хәл бу? Соңгы вакытларда сөтегез пычрак килә, ди. – Без шулай уйлаган идек инде. Тәки бу бициллин шешәсе, азыкка буталып, сыер авызына эләккән. Фельдшер кызның кесәсеннән төшеп калган булган. Без аны эзләдек, ләкин таба алмадык. Хәзер инде маллар арасында сумкасыз йөрмәскә куштым. Ә пычрак хакында, бу слесарь Ризванның мине тыңлап бетерәсе килми. Савым аппаратларын начар юдыра. Сөт чистарту аппаратын бик сирәк сүтә, – дип сөйләп китте мөдир. – Хатип абый, синең сөйләвең буенча, бөтен гаеп үзеңдә. Коллектив каршында нәрсә дип җавап бирерсең, әмма сез бушка эшләдегез! Әгәр кабат бу хәл кабатлана икән, мин сезне эшегездән азат итәчәкмен. Эшчең сине тыңламый икән, аның урынына үзең эшлә! Башка юл юк! Бүгеннән алып сөт аппаратларын сыер савучылар үзләре чистарта, ә савым агрегатының төзеклеген, чисталыгын үзең карыйсың! Тирес чыгаруны мал ашатучыларга тапшырасың. Иртәгә мин сиңа машина һәм трактор бирәм. Азык әзерләү компаниясенә кереп киткәнче, фермадагы тиресләрне чыгарып бетер! – диде Мансур. Конторга кайтып кергәндә, аны Нәфисә көтеп утыра иде. Ул ишектән күренүгә, урыныннан торып, аңа каршы атлады. – Исәнме, Мансур! Минем дә сине күрер вакытларым бар икән! – Нәфисә, аңа туры карап, үзенең буялган озын тырнаклы кулларын сузды. – Ходаем, начар сәбәп белән булса да, мине синең белән очраштырырга насыйп итте. Ничек эшләрең, ияләндеңме инде ферма сазына?! Ул ягымлы гына итеп, серле генә көлемсерәп куйды. – Мин бик шат синең белән очрашуга! Теләсәң нишләт! Сүгәсеңме, әллә инде чыбыркы белән сыртны каезлыйсыңмы, мин барысына да риза. Чөнки мин пар атта йөри белмим, ахры. Берсен тотам, икенчесе кырыйга талпына! – диде Мансур, Нәфисәнең күрешергә сузган кулларын җибәрмичә. Шул ук кайнар куллар! Шул ук үткен караш, сөйкемле күзләр. Ничек онытасың аларны, ул еракта калган мизгелләрне. Ул, үзе дә сизмәстән, Нәфисәнең күрешергә сузган кулларын кисәк кенә үзенә тартып, аны кочаклап алды. – Сагынганга юнь юк, диләр! Үпкәләмә, мин дусларча гына! Кеше барлык авырлыкларга ияләшә. Чөнки яшәргә тели! Мин дә инде ияләндем. Әмма шул авырлыклар белән көрәшергә әле ияләнеп җитә алмыйм, ахры. Йә монда, йә тегендә нәрсә булса да килеп чыга. Ярар, фәлсәфә! Тамагыңа ашадыңмы? Әйдә, ашханәгә кереп ашап чыгабыз! – Мансур, синең оятың бармы? Күпме еллардан соң бер очрашып, син миңа агрофирма хисабыннан әбәт ашатмакчы буласыңмы? Әгәр хәлеңнән килмәсә, минем машинада бар нәрсә дә бар. Хәер, мин бит әле торгаш директоры. Әйдә, кайда берәр матур аланмы, яланмы беләсеңме, киттек шунда! – Нәфисә, уенын-чынын бергә кушып, шаркылдап көлеп җибәрде. Аның көлүендә үзенә генә аңлаешлы нидер чагылып китте. – Син дөрес әйтәсең, Нәфисә! Ашханәдә пышыгып утырганчы, табигать кочагына барып утырыйк. Мин хәзер тиз генә кибеткә кереп чыгам да, китәбез! – Мансур, тарткалашып торырга син базарда түгелсең. Мин сиңа әйттем бит инде, миндә бар нәрсә дә бар, дип. Әйдә, син – алдан, мин – синең артыңнан. Түлке чытырлыкка гына алып барма. Хәзер агачлыкта урман бете кайнаша. – Булды, аңлашылды! Мин – алдан, син – минем артымнан. Кая гына илтсәм дә, димәк, син риза! Конторда беркем дә юк иде инде. Мансур, аны бикләп, машинасына утырды. Башта трасса буйлап бардылар. Аннан басу юлына чыктылар. Озакламый җимерек чиркәүле, ташландык бер рус авылына килеп җиттеләр. Заманында ул зур авыл булган. Хәзер инде йә җимерек йорт калдыклары, йә, йорт булганын белгертеп, ялгыз капка баганалары моңаеп утыра. Аларны әйләндереп алган, корып агарган кычыткан, әрекмән, кәҗә сакалы һәм урыны белән кыяклы печән сабаклары әкрен генә искән җилдә шыгырдап алалар. Аларның төпләреннән чыккан яшел үрентеләр, әле монда без дә бар дигәндәй, өскә таба калыкканнар. Кайбер